Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

КӨЗ БӘЙРӘМЕ

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылында мәктәптә Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. Бәйрәмне уздыру өчен 9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Чулпан Камил кызы Гыйльфанова җитәкчелегендә мәктәпнең актлар залын бик матур итеп бизәделәр. Бар җиргә сары яфраклардан гирляндалар, төрле төстәге шарлар эленде. Стенага...

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылында мәктәптә Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде.
Бәйрәмне уздыру өчен 9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Чулпан Камил кызы Гыйльфанова җитәкчелегендә мәктәпнең актлар залын бик матур итеп бизәделәр. Бар җиргә сары яфраклардан гирляндалар, төрле төстәге шарлар эленде. Стенага "Көз бизәкләре" темасына рәсемнәр куелды.
Башлангыч һәм урта сыйныфларда Уңыш бәйрәме уздырылды. Сыйныфларның командалары үзара ярышты. "Көзге прическа", "Көзге миниатюралар театры", "Яшелчәне презентацияләү", "Капитаннарның алма ярышы" кебек һәм башка кызыклы конкурслар узды. Җанатарлар концерт номерлары күрсәтте, табышмаклар чиште. Конкурсларның нәтиҗәләренә йомгак ясап, җиңүче командаларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды, шулай ук матур рәсемнәр өчен грамоталар бирелде.
Өлкән сыйныфларда "Алма банкеты" дип аталган Көзге бал булды. Аңа гаять оригиналь исемне 9 нчы сыйныф укучылары сайлады. Шуның аркасында барлык конкурс программасы турыдан-туры алмалар белән бәйле булды, Көзге бал үзенең исемен тулысынча аклады. Чара заманча бал-дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев