Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Күңел кылларын таба белә

Һәр яктан камил укытучы... Бөек рус язучысы Лев Толстойның әлеге сүзләре Усад мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дания Мәгъсүм кызы Назарова турында әйтелгән кебек. Дания Мәгъсүм кызы - зур укытучылык тәҗрибәсенә, тирән белемгә ия. Ул укучылар белән эш-ләүгә чын мәгънәсендә иҗади, җан җылысы белән карый торган педагогларның берсе. Андый...

Һәр яктан камил укытучы... Бөек рус язучысы Лев Толстойның әлеге сүзләре Усад мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дания Мәгъсүм кызы Назарова турында әйтелгән кебек.

Дания Мәгъсүм кызы - зур укытучылык тәҗрибәсенә, тирән белемгә ия. Ул укучылар белән эш-ләүгә чын мәгънәсендә иҗади, җан җылысы белән карый торган педагогларның берсе. Андый кешеләр турында "бөтен барлыгын хезмәтенә биреп, янып эшли", диләр. Алар исемнәре зур хә-рефтән язылырга тиешле камил укытучылар.

Дания Мәгъсүм кызы 1965 елның 28 февралендә Новосибирск өл-кәсендә зур һәм тату гаи-ләдә туган. Аннары алар Биектау районына күченеп кайтканнар. Дания беренче сыйныфка Усад мәктәбенә килгән. Балачагыннан ук җаваплылык, тыйнаклык, эшчәнлек сыйфатларына ия булган. Мәктәп елларында география һәм биология укытучысы Филимонова Надежда Николаевнаның онытылмаслык дәресләренә гашыйк була. Мәктәп тәмамлаган яшь кыз, үзендә педагоглык сәләте булуын аңлап, Казан педагогия институтының табигать фәннәре-география факультетының химия-биология бүлегенә укырга керә. Шунда аның хыялы тормышка аша башлый.

1990 елда ул туган мәктәбенә биология укытучысы булып әйләнеп кайтты. Аның педагоглык стажы 27 ел тәшкил итә. 15 елдан артык тәрбия эше буенча директор урынбасары булып хезмәт куя. Берничә елдан бирле районның тәрбия эше буенча директор урынбасарлары берләшмәсенә җитәкчелек итә.

Шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, һәр укучы аның игътибар үзәгендә. Ул аларда күзәтүчәнлек тәрбияли, мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Укучылары кызыксынучанлыклары белән аерылып торалар, күп укыйлар, тикшеренү эше белән шөгыльләнергә яраталар.

Дания Мәгъсүм кызының дәресләрендә бер-береңә ышану, укытучы белән укучы арасында хөрмәт хисләре булу күзгә ташлана. Дәрестә битараф утыручы берәү дә юк.

Реклама

Аның укучылары биология буенча бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар. Муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү конкурслары, фестивальләрдә җиңеп чыгалар, призлы урыннарны яулыйлар.
М.Горький һәр баланың да күңелендә күзгә күренмәс кыллар бар, аларга дөрес кагылсаң, бу кыллар бик матур итеп яңгырый башлыйлар, дип язган. Дания Мәгъсүм кызы һәр балада менә шушы кылларны таба белә. Ул аларга бөтен күңелен, көчен һәм вакытын бирә.

Искиткеч булдыклы педагог, тәрбия эше буенча директор урынбасары, үз эшенең чын остасы, ул ничәмә-ничә буын балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләп чыгарды. Аның элекке укучылары бүген төрле урыннарда уңышлы эшлиләр һәм яраткан укытучыларын онытмыйлар. Күп укучылар өчен Дания Мәгъсүм кызының дәресләрендә алган белемнәр тормыш юлын сайлаганда төп нигез булды. Аны мәктәптә дә, районда да тирән белемле укытучы һәм методист буларак хөрмәт итәләр.

Дания Мәгъсүм кызы - яшьләргә тәҗрибәле остаз, зирәк фикерле, нәтиҗәле эшләүче педагог, бик тырыш, акыллы хезмәттәш һәм ышанычлы дус.

Дания Мәгъсүм кызының һәр көне сәгатьләп-минутлап билгеләп куелган: дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, педсоветлар, киңәшмәләр, ата-аналар җыелышы, балалар белән аерым-аерым шөгыльләнүләр. Әле бит өйдәге эшләрне дә калдырып булмый. Ул барысына да өлгерә. Искиткеч педагог һәм остаз гына түгел, уңган хуҗабикә, тормыш иптәше, әни дә әле ул. Ире Валерий Фридрихович белән бергә алар ике бала: кызлары Регина белән уллары Русланны тәрбияләп үстерделәр. Ул гаҗәеп кунакчыл да.

Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.

Дания Мәгъсүм кызы - һәрдаим эзләнүдә, һәрчак ниндидер эш белән мәшгуль. Без шундый кеше янында эшләвебез белән горурланабыз. Аның педагоглык таланты, шәфкатьлелеге һәм күңел юмартлыгы барлык укытучылар һәм укучылар өчен маяк булып тора. Ул - үрнәк алырлык кеше. Хөрмәтле коллегабызга сәламәтлек, олы бәхет һәм иминлекләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев