Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Казан арты тарихын өйрәнү дәвам итә

Узган атна азагында үзәк мәдәният йортында "Казан арты фәнни укулары" дигән икенче фәнни-гамәли конференция булды. Сания Шакирова Беренче фәнни конференция 1995 елның декабрендә уздырылып, анысы да Казан арты тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иде. Әлеге конференциядә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, музей хезмәткәрләре, тарих укытучылары катнашты, Марий...

Узган атна азагында үзәк мәдәният йортында "Казан арты фәнни укулары" дигән икенче фәнни-гамәли конференция булды.
Сания Шакирова

Беренче фәнни конференция 1995 елның декабрендә уздырылып, анысы да Казан арты тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иде. Әлеге конференциядә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, музей хезмәткәрләре, тарих укытучылары катнашты, Марий Эл Республикасыннан кунаклар килгән иде.
Җыелучыларга сәламләү-котлау сүзләре белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мөрәҗәгать итте. Ул конференцияне оештыручыларга аны уздыру урыны итеп нәкъ менә безнең районны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде, конференциядә кабул ителгән карарлар Иске-Казанны өйрәнүне дәвам иттерергә, республика халкының гына түгел, ә бәлки аның кунакларының да безнең райондагы тарихи урыннар белән кызыксынуын арттырырга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
Конференциядә катнашучылар игътибарына, инвестиция мәсьәләләрендә кызыксыну уята торган объект һәм туристлык үзәге буларак, Казан арты төбәгенең кайбер социаль-икътисади үсеш проблемалары турындагы мавыктыргыч тема тәкъдим ителде. Бу турыда икътисад фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты Вадим Хоменко сөйләде. Ул Казанның һәм аңа терәлеп урнашкан безнең районның икътисад һәм туризм мәсьәләләрендә кызыксыну уятуы турында әйтте. Вадим Васильевич Казан аша төньяк - көньяк, көнчыгыш - көнбатыш һәм Европа - Көнбатыш Кытай юнәлешләрендә өч халыкара коридор узуын ассызыклады. Соңгысы Россия, Казагыстан һәм Кытай территориясеннән 8,5 мең километр тирәсе озынлыкта уза. Ул юлдан йөкләр генә ташылмый, аннан туристлар да килә. Шуңа күрә дә җентекләп уйланылган туристлык маршрутлары булдыру гаять мөһим. Аңа безнең район һәм Иске-Казан музее да кертелергә тиеш.
Казан арты тарихына багышланган ике конференцияне дә: беренчесен дә, икенчесен дә уздыруда башлап йөрүче - Татарстан Фәннәр Академиясенең экспедицияләр җитәкчесе, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов. Иске-Казан аның күңеленә якын, чөнки ул 1995-2001 нче еллардагы экспедиция-ләрдә шәхсән үзе катнашты һәм Камаево шәһәрлеге-2 территориясендә казу эшләре белән шөгыльләнде. Ул хәзерге вакытта Иске-Казан музеенда саклана торган аеруча кыйммәтле археологик казылмалар турында сөйләде. Докладчы Казан артының тарихи һәйкәлләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән археологлар эшенә тукталды. Алар арасыннан Н.П.Рычковны, Н.Н.Бороздинны, Н.Ф.Калининны, Р.Г.Фәх-ретдиновны һәм башкаларны аерым билгеләп үтте.


- Әмма эшне дәвам иттерергә кирәк. Урмат җирлеге, Татар Әйшәсе, Камаево шәһәрлеге, Урматка елгасы әле азагына кадәр өйрәнелмәгән, - диде ул.
Казан арты тарихын өйрәнүне яңарту зарурлыгы турында сөйләгәндә А.Борһанов әлеге эштә актив катнашырга әзер булуын белдерде.
Альберт Әхмәтҗанович үзенең чыгышында музейлар эшенә игътибарлы булуы, тарихи белемнәрне пропагандалавы, Туган якны өйрәнү эшен яктыртуы, Казан арты тарихын өйрәнүгә багышланган конференцияләрнең икесен уздырганда да хезмәттәшлек иткәне өчен "Биектау хәбәрләре" район газетасын уңай яктан билгеләп үтте.
Тарих фәннәре докторы, Татарстанның Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Радик Салихов чыгышын Казан арты авыллары тарихын өй-рәнүгә багышлады, шөһрәтле якташларыбызны искә төшерде.
- Планетар тарихтан конкрет шәһәрләр, авыллар тарихына һәм аларда яшәүче кешеләр язмышына күчәр вакыт җитте. Әлеге эш белән Мәс-кәүдә, Марий Элда, Чувашиядә күптәннән шө-гыльләнәләр, бу мәсьә-ләдә без бераз артта калдык, - дип сөйләде Радик Рим улы. Ул районыбызның горурлыгы булган берничә исемгә генә тукталды. Болар - Салих Сәйдәшев, Хә-сәнгата һәм Солтан Габәши, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади һәм Садри Максудилар.
- Без бик күпләр турында күп беләбез кебек, ә белмәгәннәр әле күпмедер! - дип ассызыклады докладчы.
Тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм җыелучыларның игътибарын елъязма чыганакларны тагын да җентекләбрәк өйрәнү зарурлыгына
юнәлтте.
Тарих фәннәре докторы, профессор Раил Фәхретдиновның чыгышын рә-хәтләнеп тыңладык. Ул 60-70 нче елларда Иске- Казанның тарихи һәй-кәлләре белән бәйле тоташ разведка уздырган Равил Габдрахман улы Фәхретдиновның улы. Миңа заманында Равил Габдрахман улы белән очрашып сөйләшергә туры килгәне бар. Казу эшләре алып барганда табылган әйберләр турында, кадерле ядкарьләр буларак, сокланып-очынып сөйләгәне хәтердә.
- Равил Габдрахман улы Камаевода әйбәт, чын музей булдыру турында хыялланды. Биредә Болгар музее филиалын ачуларын үтенеп, Мәдәният министрлыгына хатлар язды, - дип сөйләде әтисенең ничек эшләвен искә төшергәндә Раил Равил улы.
Сәнгать фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова да үз әтисенең язмышы һәм тормышы турында сөйләде.
Танылган архитектор Фоат Вәлиевнең, Мәс-кәүдә туса да, әти-әнисенең төп чыгышы белән безнең районның Кече Кавал авылыннан булулары һәм аның, шушы авылны үзенең кече ватаны дип санап, бирегә еш кайтып йөрүе, мөгаен, күпләр өчен яңалык булгандыр. Аның язмышы шактый катлаулы була, архитектор хезмәтен аңа археолог эшенә алыштырырга туры килә. Ф. Вәлиевнең кандидатлык диссертациясе "Казан татарлары орнаменты" дип атала. Аннары әлеге хезмәт "Татар халык орнаменты" дигән исем белән китап итеп чыгарыла.

- Әти үзенең тикшеренүләрен Казан арты авылларында, нигездә Арча, Балтач, Биектау, Саба, Мамадыш районнарында уздырды, - диде Гүзәл Фоат кызы.
Конференциядә шулай ук Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәре Алексей Бугарчев, Саба районы укытучысы Илдар Сафин, Йошкар-Оладан Туган якны өйрәнүче Фирзия Сабир-җанова, Иске-Казан дәү-ләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Габделәхмәт Котдүсов та чыгыш ясады.
Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире, Россия Федерациясенең Хәрби-тарихи фәннәр Академиясе (АВИН) әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Черепанов чыгышына тукталмый кала алмыйм. Ул Хәтер китабын булдыру һәм Бөек Ватан сугышының билгесез геройларының исемнәрен халыкка кайтару буенча изге эшчәнлек белән шөгыль-ләнә. Ул безгә яхшы яңалык алып килгән.
- Биектау районында үзләрендә биш Советлар Союзы Герое булу белән горурланалар. Без хәзерге вакытта сер булудан туктатылган бүләкләү документларын өйрәнәбез. Менә шулардан чыгып, батырлыкларын тасвирлап, Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим ителгән тагын биш кеше булуы турында әйтә алам, - диде Михаил Валерьевич.
Һәм ул шушы солдатларның исемнәрен атады: Борисоглебское авылыннан Алексей Иванович Моисеев (1919 елда туган), Таршна авылыннан Әнвәр Галләм улы Галләмов (1923 ел), Татар Әйшәсеннән Мәгъсүм Галәветдин улы Галәветдинов (1926), Дөбъяз авылыннан Абдулла Габ-драхман улы Ибраһимов (1925) һәм Павел Артемьевич Антонов (1925). Михаил Валерьевич әлеге документларны Биектау районы музеена бирергә вәгъдә итте.
Конференциянең пленар өлеше азагында Туган як тарихын өйрәнүдә аеруча актив эшләүчеләргә Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Иске-Казан музее хезмәткәре Фәния Закирова да бар.
Тәнәфестән соң эш ике секциядә дәвам итте. Анда сүз барыннан да бигрәк Туган якны өйрәнү турында барды, галим-нәр, тарих укытучылары, мәктәп музейлары җитәкчеләре, Туган якны өй-рәнүчеләр эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Конференция резолюция кабул итү белән тәмамланды.
Конференциядә кузгатылган барлык проблемаларны бер газета мәкаләсендә генә яктыртып бетерү мөмкин түгел. Альберт Борһанов чыгышлар, беренче фәнни конференция нәтиҗәләре кебек үк, бергә тупланачак һәм аерым китап булып чыгачак, диде. Димәк, кызыксынучылар шуннан тулырак мәгълүмат ала алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев