Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Иң яхшы әйдәман”

Кем ул әйдәман? Ул нинди булырга тиеш? 2015 нче елның иң яхшы әйдәманы кем? Менә шушы һәм бик күп башка сорауларга җавапны район күлә-мендә уздырыла торган традицион "Иң яхшы әйдәман" конкурсында табарга мөмкин иде. 29 нчы гыйнвар. 1 нче Биектау урта мәктәбенең актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Залда күтәренке рух, бәйге...

Кем ул әйдәман? Ул нинди булырга тиеш? 2015 нче елның иң яхшы әйдәманы кем? Менә шушы һәм бик күп башка сорауларга җавапны район күлә-мендә уздырыла торган традицион "Иң яхшы әйдәман" конкурсында табарга мөмкин иде.

29 нчы гыйнвар. 1 нче Биектау урта мәктәбенең актлар залы бәйрәмчә бизәлгән. Залда күтәренке рух, бәйге алдыннан була торган дулкынлану сизелә. Монда конкурсның беренче этабында җиңгән иң яхшы әйдәманнар җыелган. Бу - Айбаш, Әлдермеш, Бөреле, Учхоз, Мәмдәл, Шәпше, 1 нче Биектау урта мәктәпләреннән килгән әйдәманнар һәм аларның отряд балалары.

Отрядларга үзара дүрт төрле бәйгедә көч сынашу бурычы куелды. "Таныш булыйк" бәйгесендә иң күп баллны Әлдермеш һәм Бөреле отрядлары җыйды. "Уен - бик җитди эш" бәйгесендә шулай ук Әлдермеш балалары җиңү яулады. "Әйдәманның бер көне" театральләштерелгән музыкаль бәйгедә иң зур баллга Әлдермеш, Бөреле, Мәмдәл командалары ия булса, "Капитаннар конкурсы"нда Әлдермеш һәм Учхоз мәктәбе әйдәманнары үзләренең иң тапкыр һәм белемле булуларын раслады. Шулай итеп жюри әгъзалары конкурска нәтиҗә чыгарып, җинүчеләрне игълан итте. Менә ул лидерлар:
I нче урын - 26 балл иясе, районның иң яхшы әйдәманы, Әлдермеш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы - Сабирова Илүзә;
II нче урын - 24,6 балл иясе, иң сөйкемле әйдәман, Бөреле мәктә-бенең 7 нче сыйныф укучысы - Фазылҗанова
Диана;
III нче урын - 24 балл иясе, иң мөлаем әйдәман, Мәмдәл мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы - Зәй-нуллина Аида.
"Киң күңелле, ярдәмчел әйдәман" исемен Айбаш мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Вәлиева Ләйсән алды.
"Иң акыллы әйдәман" - Учхоз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Козлова Юля.
"Иң энергияле, хәрәкәт-чән әйдәман" - 1 нче Биектау мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Баязитова Гөлзилә.
"Иң иҗади әйдәман" исеменә Шәпше мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гаврилова Екатерина лаек булды.
Балаларның барысын да уңышлары белән котлыйбыз. Алар барысы да иң яхшы, иң актив әйдәманнар, кызганычка каршы жюри бары тик бер әйдәманны гына сайлап алып республикага җибәрергә тиеш.

Гомумән алганда, әй-дәманнар бу бәйгегә әзерлек белән килгәннәр. Шулай да, күзгә күренгән кайбер кимчелекләрне әйтми булмый. Театр гардеробтан башланган кебек, отрядның да әзерлеге аларның өс киеменнән үк күренә. Әгәр бер кыз итәктән, икенчесе - чалбардан, өченчесе - джинса чалбардан килсә, бу инде команда була алмый. Барысы да бертөсле итеп киенеп килгән отрядка карап күзләр шатлана. Бу уңайдан Әлдермеш, Бөреле отрядларын билгеләп үтми мөмкин түгел. Монда мәктәпнең һәм оештыручы педагогның хезмәте чагыла.

Реклама

Кайбер әйдәманнар отрядтагы балаларны тоймый, ягъни аларның чыгышлары төрлечә, бербөтен түгел. Команда рухы сизелми. Бу исә үз чиратында мәктәпнең бу бәйгегә җиңел карашын күрсәтә. Балаларны җыеп алып китергәннәр дә конкурста катнашырга кушканнар кебек. Димәк, мәктәптә балалар оешмасы белән системалы рәвештә эш бармый. Бу бигрәк тә 1 нче Биектау мәктәбенә кагыла. Бәй-гедә катнашкан әйдәманнар барысы да әйбәтләр, тырышлар, бик активлар, бары тик мәктәпләрдә кайберләре белән тиешенчә эшләп җиткермәү сизелә.

Киләсе елларда янәдән бу бәйгегә килгәндә оештыручы педагоглар, югарыда әйтеп үтелгән кимчелекләрне исәпкә алып, аларны бетерү өстендә эшләсәләр иде.

Биектау районының "Иң яхшы әйдәманы" исеменә лаек булган Сабирова Илүзәне алда тагын да катлаулырак республика бәйгесе көтә. Аңа үзебезнең ышанычыбызны белдерәбез һәм зур җиңүләргә ирешер дип өметләнеп калабыз. Уңышлар сиңа Илүзә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев