Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Форпост” – горур яңгырый!

Яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен киңрәк җәелдерү, аларга патриотик тәрбия бирү, җәйге ялларын оештыру һәм Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү максатыннан, "Коркачык" аэродромы территориясендәге чатырлы лагерьда Татарстан Республикасы яшьләренең хокук саклау хәрәкәте активистлары өчен профильле республикакүләм җәйге сменаның тантаналы ачылышы булды. Смена 2015 нче елның 13 нче июлендә...

Яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен киңрәк җәелдерү, аларга патриотик тәрбия бирү, җәйге ялларын оештыру һәм Россия Федерациясенең Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү максатыннан, "Коркачык" аэродромы территориясендәге чатырлы лагерьда Татарстан Республикасы яшьләренең хокук саклау хәрәкәте активистлары өчен профильле республикакүләм җәйге сменаның тантаналы ачылышы булды.

Смена 2015 нче елның 13 нче июлендә башланды. Республика сменасында йөзгә якын активист катнашты.

Форпостчыларны "Форпост" иҗтимагый тәртип саклау буенча яшьләр формированиеләре республикакүләм үзәге директоры - Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе Андрей Рыков сәламләде. Хәзерге заманда тормышта шактый катлаулы хәлләр килеп чыга, шул вакытта батырлык, кыюлык күрсәтергә кирәк була; нәкъ менә "Форпост" отрядлары яшьләрдә шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиеш тә инде, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук сәламләү сүзләрен Тәр-типләрендә тайпылыш булган балалар һәм яшүсмерләр өчен республика гомуми белем бирү махсус мәктәбе директоры Дмитрий Кладов та җиткерде.

"Форпост"ның профиль сменасы 19 июльдә тәмамланды. Безнең районнан социаль яктан хәвефле гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә исәпкә алынган 6 укучы катнашты. Взвод командирларының берсенең элеккеге елларда Биектау районыннан актив җыеннарында катнашкан, Бөреле мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта югары уку йортында белем алучы, республиканың хокук саклау хәрәкәтендә катнашучы Драпун Руслан булуын зур горурлык хисе белән билгеләп үтәбез.

Үсмерләргә армия режимы шартларына ияләнергә туры килде: һәр көнне алар зарядкадан, бераз йөгереп алудан, сафка тезелеп басудан башладылар. Моннан соң ниләр эшләргә кирәклеген оештыручылар, шулай ук әлеге җыеннарның кураторы, һәрдаим форпостлылар янында булган Дрягалова Венера Мидхәт кызы тарафыннан алдан ук планлаштырып куелган иде. Чаралар программасы бик уйлап, кызыклы итеп төзелгән. Лагерьда булган көннәрдә анда ял итүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар, "Халык күп җыела торган чаралар вакытында җәмәгать тәртибен саклау", "Бөек Ватан сугышы чорында җәмәгать тәртибен саклау", "Ут әзерлеге" дигән темаларга лекцияләр тыңладылар. Шулай ук машина йөртү, сугыш алдыннан тактик әзерлек, кул сугышы, автоматны сүтеп-җыю, сафта йөрү, Филиппин кара-каршы көрәше, ату, гомуми физик әзерлек белән шөгыльләнделәр, җәмәгать тәртибен саклау буенча Казан шәһәре буйлап рейдка чыктылар. Балалар өчен эзләнүләр алып баручылар белән очрашулар, конкурслар, викториналар, корал күргәзмәсе, хәрбиләштерелгән уеннар, туристлык сәяхәтенә әзерлек, урманга походлар да оештырылды. "Красная горка" казаклар җыры ансамбле чыгыш ясады. Форпостлылар һәр кичне көн героен сайладылар, сугышчан листок чыгардылар һәм тематик шәмнәр "кабыздылар".

Балаларда ярыш рухы спорт бәйгеләре вакытында аеруча сизелде. Аларны уздырырга "Форпост"ның Биектаудагы үзәге директоры Ф.Зарипов, "Эдельвейс" хәрби-спорт патриотик үзәге директоры В.Лукоянов, Балтач районы белгечләре ярдәм итте.

Очрашулар вакытында форпостлылар үзләренең ни дәрәҗәдә чыдам, сабыр, кыю һәм тәртипле булуларын күрсәттеләр. Аерым-аерым да, бергә дә бары яхшы яктан гына танылдылар. "Армия тормышы"ның барлык авырлыкларына сыкранмыйча түзделәр. Алар әтиләре һәм бабалары исеменә тап төшермәсләр, дип, горурланып әйтергә була.

Смена тәмамланган көн хис-тойгыларга бай булды - балаларның бер-берсе белән аерылышасылары килмәде. Лагерьда булу истәлеге итеп, "Болар бөтенесе миннән соң калачак..." дигән видеоролик әзерләнде.

Смена тәмамланасы көнне "Форпост" муниципаль үзәкләре директорлары өчен "Гражданлык патриотлыгы - мәгълүмат сугышына каршы" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Әлеге юнәлеш буенча учреждениеләр эшчәнлегендәге катлаулы мәсьәләләр кузгатылды, шулай ук аларны хәл итү юллары каралды.

Килгән кунаклар арасында Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының социаль һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Р.Баканов; Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгындагы матбугат үзәгенең өлкән референты И.Простатов; Татарстан Республикасы Яшь-ләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының ОДО әйдәп баручы белгече Р.Йосыпов бар иде.

Чаралар уздыру барышында Россия Федера-циясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы Аида Илсур кызы Исламова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул балигъ булмаганнар арасында зур профилактик эш алып бара, шулай ук "Форпост" үзәге эшчәнлегендә дә ярдәм күрсәтә.

Смена ябылу тантанасында "Форпост" Республика үзәге директоры А.Рыков чыгыш ясады. Ул балаларга үзенең изге теләкләрен белдерде, иң актив, иң яхшы форпостлыларны, шулай ук ярышларда шәхси зачетта җиңүчеләр-не дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте.

Лагерьга килүчеләргә карата игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булганнары өчен "Коркачык" аэродромы җитәкчеләренә һәм анда эшләүчеләргә зур рәхмәт.

Балаларга исә барлык башлангычларында уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез. Ирешелгәндә туктап калмагыз, дөрес юл сайлагыз, форпостлыларның алгы сафында калыгыз һәм бу исемне горур йөртегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев