Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Эше – һәркем үрнәк алырлык

Сентябрь аеның соңгы көннәрендә тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ямаширмәдәге «Йолдыз» балалар бакчасында 29 ел эшләүче, шу-ның 25 елында бакча мөдире булган Галиябану Сәмигуллина турында аның хезмәттәше яза. Галиябану 1960 нчы елның 27 нче июлендә, Балтач районының Карадуган авылында яшәүче Әдһәм һәм Гаданбану гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз...

Сентябрь аеның соңгы көннәрендә тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ямаширмәдәге «Йолдыз» балалар бакчасында 29 ел эшләүче, шу-ның 25 елында бакча мөдире булган Галиябану Сәмигуллина турында аның хезмәттәше яза.

Галиябану 1960 нчы елның 27 нче июлендә, Балтач районының Карадуган авылында яшәүче Әдһәм һәм Гаданбану гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. Аңа әти-әнисе Галиябану исемен бирә.

Гаиләдә 10 бала булуга карамастан, Әдһәм абый һәм Гаданбану апа балаларына төпле белем бирәләр. Әти-әнисенә куанычка туган кыз - апалары, абыйлары янәшәсендә бик тиз үсеп җитә, алардан күреп, эшкә өйрәнә, кул арасына керә башлый. Үзе өйрәнгәнне сеңелләренә дә өйрәтә. Җиде яше тулгач, Карадуганның сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган Галиябану, апасының юлын дәвам итеп, укытучы булырга дигән карарга килә. Аның хыялы Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң тормышка аша. 1979 елда яшь укытучы, Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбе бусагасын атлап керә.

Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнгән елларда Галиябану Әдһәм кызы гади укытучыдан зирәк җитәкчегә әверелә - 1986 елда Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнә. Ул гомерен сабыйларга багышлаган, бай тәҗрибә туплаган, методик осталыкның серләренә төшенгән, гаҗәеп сизгер күңелле, талантлы педагог һәм җитәкче. Җитәкче буларак, гаҗәеп тырыш, үзен тулысынча яраткан эшенә багышлаган тынгы белмәс эшсөяр икәнен күрсәтә. Балаларның яратуын, ата-аналарның хөрмәтен яулый. Коллективта һәрбер кешенең шәхси үзенчәлекләрен күздә тотып эш итә, хезмәттәшләренең көчле якларын ачыклап, аларны үстерергә ярдәм итә. «Йолдыз» балалар бакчасы белән 25 ел җи-тәкчелек итә.

Балалар бакчасы белән җитәкчелек итүдән тыш ул тәрбияче булып та эшли. Тәрбияче хезмәтенә урау юллар аша килгән Галиябану Әдһәм кызы - менә инде 29 ел дәвамында кечкенәләргә икенче әниләре, аларның күңелләренә белем орлыклары салучы. Тәрбиячеләрне мин бакчачы белән тиңләр идем. Бакчачы һәр яз Җир-анабыз куе-нына орлыклар сала, ә тәрбиячеләр - бала күңеленә белем орлыклары. Орлыклар нинди туфракка төшә бит әле! Аларның һәркайсына аерым игътибар кирәклеген аңлап эшли Галиябану Әдһәм кызы. Шуңа күрә ул белем биргән балалар апаларының тәрбиясен, тырышлыгын бик тиз эләктереп алалар. Балалар үзләренең мөстә-кыйльлекләре, тыныч, тыңлаучан, зирәк, кызыксынучан булулары белән аерылып торалар. Әл-бәттә, методиканы төгәл белгән, яңа технологияләрне кулланган, балаларга белем бирүнең төрле юлларын эзләгән тәрбияче генә шундый укучылар әзерли ала. Галиябану Әдһәм кызы - нәкъ шундый тәрбияче.

Галиябану Әдһәм кызы җитәкче генә түгел, ул сөйкемле тормыш иптәше, ана, гаиләсенә яктылык сирпүче нур да. Ире Әдһәм белән бергә алма кебек ике кыз үстерәләр. Әниләреннән үрнәк алып кызлары да тормышта уңышларга ирешәләр. Олы кызы Алия - аның горурлыгы, аның юлын дәвам итүче. Арча педагогия көллиятен тәмамлап, читтән торып Казан Дәүләт университетында югары белем ала. 6 ел укытучы булып эшлә-гәннән соң, Ямаширмәдәге «Йолдыз» балалар бакчасына тәрбияче булып кайта. Әнисенең юлын дәвам итеп, хәзерге вакытта Вәлиуллина Алия Әдһәм кызы Ямаширмәнең «Йолдыз» балалар бакчасы белән җитәкчелек итә. Икенче кызы Алсу - Казан технология институтын тәмамлый, шулай ук «Йолдыз» балалар бакчасында эшли. Хәзерге вакытта Галиябану Әдһәм кызы балалар бакчасында тәрбияче, буыннан-буынга күчүчәнлек принципларын балаларны тәрбияләүдә генә түгел, яшь кадрларны әзерләүдә дә гамәлгә ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев