Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Без бу кешелек дөньясын сакларга тиеш”

Әлдермеш мәктәбендә "Дружба-Дуслык" балалар иҗтимагый оешмасы һәм "Биектау" балалар район думасы укучылар үзидарәсе органнарының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Без бу кешелек дөньясын сакларга тиеш" дигән слеты булды. Әлеге күңелләрне җилкендерә торган чарага Биектауның 3 нче, Әлдермеш, Айбаш, Мүлмә, Коркачык, Чыпчык урта мәктәпләреннән смотр-конкурс финалына чыгучылар һәм активистлар җыелды. Балалар...

Әлдермеш мәктәбендә "Дружба-Дуслык" балалар иҗтимагый оешмасы һәм "Биектау" балалар район думасы укучылар үзидарәсе органнарының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Без бу кешелек дөньясын сакларга тиеш" дигән слеты булды.

Әлеге күңелләрне җилкендерә торган чарага Биектауның 3 нче, Әлдермеш, Айбаш, Мүлмә, Коркачык, Чыпчык урта мәктәпләреннән смотр-конкурс финалына чыгучылар һәм активистлар җыелды.

Балалар иҗтимагый оешмасы аларга мәгълүм тормыш тәҗрибәсе тупларга, үзен, мөмкинлекләрен һәм кылган гамәлләрен дөрес бәяләргә мөмкинлек бирә. Өстәвенә укучыларны уртак кызыксынулар, яңа идеяләр белән уртаклашу һәм аралашу мөмкинлеге булу да берләштерә.

Балаларга танып-белү ягыннан да, күңел ачу өчен дә төрле конкурслардан торган гаять кызыклы программа әзер-ләнгән иде. "Изге эшләргә барыбызны да хыял чакыра" дигән таныштыру (визит) өлешендә слетта катнашучылар үз оешмаларындагы уңай тәҗрибә белән уртаклаштылар, кызыклы идеяләр һәм башлангычлар тәкъдим иттеләр, җырладылар.

Тамашачылар арасында оештырылган "Танцуй добро!" флеш-мобы үзе генә дә ни тора! Чыгышны әзерләү өчен бирелгән 15 минутта балалар бик күп нәрсәләргә өлгергән булып чыктылар. Үзләренең дәртле биюләре белән алар бөтен кешенең күңелләрен җилкендерделәр.

Конкурста катнашучылар артистлык сәләтен "Оешма тормышыннан бер көн" дигән иҗади конкурста бик инандыргыч итеп ачтылар. Тамашачылар һәм жюри әгъзалары берничә минутта шатлыклары һәм борчулары, ыгы-зыгысы һәм киеренкелеге белән аерылып торган мәктәп тормышына "кереп киттеләр"...

Залга җыелган кешеләр белән аралашу осталыгының балаларга йомгаклау конкурсында - тамашачылар белән уйнаганда да кирәге чыкты. Кемдер интеллектуаль тел чарлату (разминка) әзерләгән, ә кемдер теләге булучыларны стена газетасы чыгаруда катнашырга - ватман кәгазенә үзенең учын төшереп, аны яраткан төсләргә буярга тәкъдим итте.

Слетның пленар өлешендә балалар оешмасының агымдагы уку елындагы эшенә йомгак ясалды, слет резолюциясе кабул ителде.

Слетны оештыручылар файдалы итеп аралашу һәм эш тәҗрибәсе уртаклашу, укучылар арасында дуслык җепләре сузу, шулай ук аларда лидерлык сыйфатлары булдыру, иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар тудыра алды. Балалар җәмәгать оешмаларының Әлдермешкә җыелган вәкилләре үзләренең талантлы гына түгел, ә кызыксынучан да булуларын расладылар.
"Иң яхшы балалар оешмасы" номинациясендә слет йомгаклары буенча беренче урын Әлдермеш мәктәбенә бирелде. Икенче урында - Биектауның 3 нче, өченчедә - Коркачык мәктәпләре. Шулай ук район активистлары да билгеләп үтелде.

Слет, мондый чараларда гадәткә кергәнчә, түгә-рәккә тезелеп басып, күмәк җырлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев