Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Барысын да исебездә тотабыз

Кайсы гына "Хәтер Китабы"н ачсак та, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган бик күп совет солдатының фамилиясе каршында "хәбәрсез югалды" дигән язу тора. Һәлак булган дип саналучыларның да күбесенең күмелгән урыннары билгеле түгел. Кызыл Армиянең бу сугышчылары һәм командирлары кайда үлем куып җиткән - шунда ятып калганнар: ишелгән блиндажларда, күмелгән окопларда...

Кайсы гына "Хәтер Китабы"н ачсак та, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган бик күп совет солдатының фамилиясе каршында "хәбәрсез югалды" дигән язу тора.

Һәлак булган дип саналучыларның да күбесенең күмелгән урыннары билгеле түгел. Кызыл Армиянең бу сугышчылары һәм командирлары кайда үлем куып җиткән - шунда ятып калганнар: ишелгән блиндажларда, күмелгән окопларда яки снаряд чокырларында, ә кайвакыт ачык кырда. Россиянең кырларында, урманнарында һәм сазлыкларында хәзергә кадәр ул бәрелешләрдә һәлак булган сугышчыларның билгесез гәүдә калдыклары ята. Мәетләрен эзтабарлар тапкан бик аз сугышчыларның гына исемнәрен кайтару мөмкин. Калганнары һаман да шул ерактагы дәһшәтле сугышның "Билгесез солдат"лары булып кала бирә.

1966 нчы елның 3 нче декабрендә немец гас-кәрләрен Мәскәү янында тар-мар итүнең 25 еллыгында билгесез солдатның мәете Ленинград шоссесының 41 нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән күчерелеп, тантаналы шартларда Александр бакчасында җирләнә. Аннан соңгы елда 8 нче май көнне кабер урынында "Билгесез солдат кабере" дип аталган мемориаль архитектура ансамбле ачыла, Мәңгелек ут кабызыла. 1997 нче елның 12 нче декабрендә почетлы каравылның 1 нче номерлы посты Ленин Мавзолее яныннан Билгесез солдат кабере янына күчерелә. Мемориалның үзәгендәге уемга: "Синең исемең билгесез, синең батырлыгың үлемсез", - дип язылган.

Яңа истәлекле дата - Билгесез солдат көне - хәрби бәрелешләрдә һәлак булган, исемнәре билгесез калган Россия һәм совет солдатларының истәлеген, сугышчан данын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен гамәлгә кертелде. Бу көнне районның барлык мәктәпләрендә төрле чаралар уздырылды.

Шуман мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары сыйныф сәгатендә күп нәрсә белде. Алар Ленинград халкының тиңсез батырлыгы белән, Мәскәү Кремле дивары янындагы Билгесез солдат кабере белән таныштылар.

9-11 нче сыйныфлар бергәләп бу бәйрәмнең тарихын өйрәнделәр, аның Россия өчен никадәр әһәмиятле икәнлеген аңладылар. Балалар, күзләрен дә алмыйча, блокада вакытындагы Ленинград турында презентация карадылар, Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары хакында тыңладылар, Билгесез солдат хөрмәтенә куелган бик күп һәйкәлләр турында мәгълүмат алдылар.

Күлле мәктәбендә истәлекле дата - Билгесез солдат көне уңаеннан мәктәп күләмендә линейка, "Хәтерлибез!" дип аталган батырлык дәресләре, балалар рәсемнәре конкурсы узды. Мәктәп укучылары эзләү отрядлары турында "Бер вахта көндәлеге" дигән видеофильм да карадылар. Балалар янына кунакка Күлле авыл җирлегенең Ветераннар советы рәисе Таһир Хуҗаҗан улы Галиуллин килде. Аның сөйләгәннәрен укучылар бик кызыксынып тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев