Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Балачак планетасы»

2015 - истәлекле ел. Кешелек совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үтә. Безнең ил өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Ул - яу кырларында һәлак булганнар турында изге хәтер. Ул - безнең тарих, безнең газап, безнең өмет... Илебезнең киләчәк буыннарының төп бурычы - Бөек Ватан сугышы турындагы...

2015 - истәлекле ел. Кешелек совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үтә. Безнең ил өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Ул - яу кырларында һәлак булганнар турында изге хәтер. Ул - безнең тарих, безнең газап, безнең өмет...

Илебезнең киләчәк буыннарының төп бурычы - Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хатирәне саклау, һәлак булган бер генә солдатның да онытылуына юл куймау, сугыш һәм хезмәт фронтының хәзер исән ветераннарына Бөек Ватан сугышы елларындагы тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт уку.

Башка мәктәпләрдәге кебек, безнең мәктәптә дә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган төрле чаралар уздырыла: линейкалар, сыйныф сәгатьләре, очрашулар, митинглар, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының өйлә-ренә бару, аларга ярдәм итү, концерт программалары, Хәтер альбомнары төзү һәм башкалар.

Шундый чараларның берсе - район смотр-конкурсы кысаларында уздырылган бию марафоны. Бу чараны Коркачык урта мәктәбенең педагог-оештыручы Ләйсән Шабакаева җитәкчелегендәге "Балачак планетасы" балалар оешмасы уздырды. Мәктәп директоры Динар Зиннәтуллин чараны оештыруда матди ярдәм күрсәтте. Шулай ук Коркачык мәдәният йортына да булышканы өчен рәхмәтлебез.

Бию марафоны конкурс рәвешендә булды. Анда Коркачык урта мәктәбе һәм Чыпчык урта мәктәбе командалары ярышты (җитәкчеләре - Л.С.Шабакаева, Ә.Ә.Кәримова). Командалар өч төркем-нән тора иде (5, 6, 7 нче сыйныфлар). Һәркайсы патриотик бию, халык биюе, эстрада биюе номинацияләренең берсенә туры килүче бию әзерләде. Конкурсның соңгы номинациясе "Күмәк бию" дип аталды, анда командалар тулы составта катнашты.

Биюче командаларның чыгышларын "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең методик эш бүлеге мөдире М.Р. Сәгъдиева, Мүлмә урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Г.Х. Мәрдәнова, Мүлмә урта мәктәбе активыннан торган жюри бәяләде.

Конкурс 8 нче сыйныф укучылары Әдилә Хафизова һәм Гадилә Шакирова башкаруындагы "Пом-ни" дигән җыр белән башланып китте. Чараны Әдилә Җаббарова белән Алсу Минһаҗева алып барды. Һәр номинацияне Коркачык мәдәният йортының Н.Н.Федотова җи-тәкчелегендәге "В мире denсе" бию коллективы ачты.

"Патриотик бию" номинациясендә 7 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Коркачык командасы "Эх, путь-дорожка фронтовая!" җырына дәртле бию сәхнәләштергән иде. Азамат Хәйруллинның ялгыз чыгышы биюнең бизәге булды. Чыпчык командасы "Ах, эти тучи в голубом" җырына лирик бию башкарды.

"Халык биюе" номинация-сендә 5 нче сыйныфлар ярышты. "Каз канаты" көенә татар халык биюен Чыпчык командасы бик матур башкарды. Ә Коркачык командасы, җиренә җиткереп, "Девка по саду ходила" җырына рус халык биюен күрсәтте.

6 нчы сыйныфларга исә "Заманча бию" номина-циясе туры килде. Чыпчык командасы үз биюен бик җиңел хәрәкәтләр белән башкарды. Коркачык командасының "Чумачечая весна" бию композициясе күңелле килеп чыкты.

Марафонда катнашучыларның "Күмәк бию" номинациясендәге чыгышы командаларның ни дәрә-җәдә бердәм булуларын күрсәтте.

Бу марафон балаларның биергә, сәхнәдә булырга яратуларын, үзләренең кәефләрен, хис-тойгыларын, эчке сыйфатларын бию ярдәмендә матур итеп ачып бирергә омтылуларын күрсәтте. Тик конкурс - конкурс инде, шуңа күрә жюри җиңүчене билгеләргә тиеш. Жюри йомгак ясагач, бераз гына аерма белән Коркачык командасы җиңүче булып чыкты. Командаларның икесенә дә мультимедиа колонкалары бүләк ителде. Чара дусларча флешмоб белән тәмамланды.

Мәктәп тормышы, балалар иҗаты өчен янып-көеп йөрүче кешеләрдән башка мондый бәйрәмне оештырып булмас иде. Бу чарага әзерләнгәндә, мәктәпләрнең педагог-оештыручылары Әлфия Кәримова да, Ләйсән Шабакаева да бик зур эш башкарган. Чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан сыйныф җитәкчеләре дә рәхмәткә лаек.

Бию марафонында балалар ихластан күңел ачты, биеде, шатланды. Моның 70 ел элек яуланган Бөек Җиңү нәтиҗәсендә генә мөмкин булуын бөтенебез дә аңлыйбыз. Безнең бабайлар тыныч тормыш өчен көрәшкән. Сугышның башка беркайчан да булмаячагына ышанган алар. Ә безнең бурыч - аларның ядкарен, изге гамәлләрен, батырлыкларын хөрмәтләп искә алу.
"Балачак планетасы" балалар мәктәп оешмасы активы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев