Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

12 июнь – Россия көнендә Казанда “Ривьера” күңел ачу комплексында “Балалар ил рәсемен ясыйлар” республика конкурсында җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучыларны бүләкләделәр

Безнең районнан конкурска "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре җибәрелде. Анда өченче урынны алу көтелмәгән күңелле яңалык булды. "Балаларның юллардагы куркынычсызлыгын пропагандалау һәм аларның имгәнүен булдырмый калу" номинациясендә Биектау муниципаль районының "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүче Бирюлева Ева өченче урынны алды. Аны кыйммәтле приз һәм диплом белән бүләкләделәр. Бу хәбәр кызның үзендә...

Безнең районнан конкурска "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре җибәрелде. Анда өченче урынны алу көтелмәгән күңелле яңалык булды. "Балаларның юллардагы куркынычсызлыгын пропагандалау һәм аларның имгәнүен булдырмый калу" номинациясендә Биектау муниципаль районының "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүче Бирюлева Ева өченче урынны алды. Аны кыйммәтле приз һәм диплом белән бүләкләделәр. Бу хәбәр кызның үзендә дә, бакчага йөрүче башка балаларда да бик күп уңай хисләр уятты. Котлау тантанасы узган "Ривьера" күңел ачу комплексы дирекциясе Еваның үзенә һәм аның әти-әнисенә аква-паркка билетлар тапшырды.

Бәйрәмдә, балалар һәм ата-аналардан тыш, Татарстанның күренекле сәясәтчеләре, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары, республика ведомстволары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, конкурста җиңүчеләрне котлаганда, балаларның әйләнә-тирә мохитне үз рәсемнәрендә ничек чагылдырганнарын күзәткәннән соң, үзебез яши торган Россия, Туган ил өчен шатлык һәм горурлык хисләре кичерәсең, диде.

Реклама

"Балалар ил рәсемен ясыйлар" конкурсы киләсе елга шундый ук исемдәге партия проекты кысаларында 10нчы тапкыр узачак. Анда, әлбәттә, "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашачак. Һәм бу киләчәктә Биектау районындагы балаларның яңадан-яңа буыннары өчен күркәм гадәткә әверелер.

Мондый чаралар балаларга үз республикаларындагы зур вакыйгаларда катнашу, аларда үзләреннән өлеш кертү мөмкинлеге тудыра.

Светлана НИКИТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев