Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Үзебез дә өйрәндек, кешегә дә күрсәттек

Гыйнвар ахырында Биектауның 1 нче мәктәбендә Татарстан Республикасында мәктәп директорларының квалификациясен күтәрү һәм лидерлык потенциалын арттыру турындагы Республика Программасы кысаларында уку-укыту һәм тәҗрибә алмашу буенча семинар узды. Аның көн тәртибенә актуаль темалар куелды һәм ул 3 өлештән торды: "Кереш өлеше", "Алдынгы укучы", "Идарә аспекты". Анда Биектау районы мәктәп җитәкчеләреннән кала...

Гыйнвар ахырында Биектауның 1 нче мәктәбендә Татарстан Республикасында мәктәп директорларының квалификациясен күтәрү һәм лидерлык потенциалын арттыру турындагы Республика Программасы кысаларында уку-укыту һәм тәҗрибә алмашу буенча семинар узды.

Аның көн тәртибенә актуаль темалар куелды һәм ул 3 өлештән торды: "Кереш өлеше", "Алдынгы укучы", "Идарә аспекты". Анда Биектау районы мәктәп җитәкчеләреннән кала Кайбыч һәм Чүпрәле районы мәктәп директорлары катнашты. Семинарның җитәкчесе Г.М.Солтанова әлеге чараны уздыру урынының очраклы рәвештә сайланмавына игътибарны юнәлтеп, әлеге мәктәп төбәк мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту, уку-укытуны таләп ителгән югарылыкка кую мисалы булып тора, дип билгеләп үтте. Ул биредә белем бирү сыйфаты мәсьәләсендә күрсәткечләрнең начар булмавын, соңгы елларда аларның тагын да яхшыруын искәртте. "Соңгы елларда бу юнәлештә зур эшләр башкарылды, шартлар булдырылды, иң яхшы укытучылар һәм белгечләр эшенә этәргеч бирә торган күп кенә яңа программалар гамәлгә ашырылды", - диде.
3 көн дәвамында барган чарада федераль дәрәҗәдә куелган дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында уку-укыту системасы белән таныштылар. Монда күрсәтелгән барлык яңалык мәгариф өлкәсендә системалы эшчәнлекне гамәлдә куллануга багышланган иде. Лекцияләрдән тыш, үзләренә генә хас методика белән таныштыру максатыннан 1 мәктәп укытучылары тарафыннан мастер-класслар күрсәтелде. Инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, химия фәннәре буенча укытучылар уку-укыту дәверендә үзләре генә куллана торган алымнарны күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, алар барысы да югары профессиональ дәрәҗәдәге мастер-класслар иде. Тәҗрибә алмашу һәм өйрәнү семинарында мәктәп укытучылары тарафыннан барлык фәннәрдән һәм барлык юнәлешләрдә ачык дәресләр үткәрелде.
Мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү юнәлешендә зур эш башкарыла. Мәктәп директорлары алдында талантлы укучылар үзләренең укуда ирешкән уңышларын күрсәттеләр, классикларның һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.

Л. Мөхетдинова

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев