Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Законнар ничек туа?

Район мәктәпләрендә парламент сәгатьләре уздыру традициягә әверелде. Биектауның 2 нче мәктәбендә дә 9 нчы сыйныф укучылары белән "Законнар ничек туа" дип аталган эшлекле уен формасында югары дәрәҗәдә парламент сәгате уздырылды. Бу хакта мәктәпнең тарих укытучысы Наталья Сагитова сөйли. - Укучылар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, Биектау муниципаль...

Район мәктәпләрендә парламент сәгатьләре уздыру традициягә әверелде. Биектауның 2 нче мәктәбендә дә 9 нчы сыйныф укучылары белән "Законнар ничек туа" дип аталган эшлекле уен формасында югары дәрәҗәдә парламент сәгате уздырылды. Бу хакта мәктәпнең тарих укытучысы Наталья Сагитова сөйли.
- Укучылар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, район мәгариф бүлеге методисты Сәлимә Юнысова килде.
Дәүләт Советы депутаты балаларга Татарстанның законнар чыгару структурасы, властьтагы әлеге органның барлыкка килү тарихы, республикада законнарның ничек чыгарылуы, шулай ук депутатлар эше турында җентекләп, кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Разия Габделәхәт кызы укучыларның сорауларына җавап бирде, үз те-ләкләрен белдерде һәм мәктәпкә ешрак килергә вәгъдә итте.
Укучылар эшлекле уен формасында үзләрен парламентарийлар ролендә сынап кардылар - "Тарих фәне буенча БДИ формасында мәҗбүри йомгаклау аттестациясе кертү турында"гы закон чыгару өстендә эшләделәр. Депутатлар ролендә алар закон проектын тикшерделәр, законны яклаган һәм аңа каршы булган дәлилләрен китерделәр, тарих фәненең "белем һәм мәгъри-фәтчелекнең анасы, кешелекнең гомуми мәктәбе" икәнлеген, имтиханны тапшырырга кирәклеген исбатладылар. Башкалар исә имтиханны мәҗбүри бирергә кирәкми, чөнки бу бик катлаулы һәм "хәтта, ни кызганыч, сәясәтче-ләрнең дә барысы да тарихи тема буенча үз фикерләрен нигезләп әйтә алмыйлар", диделәр. Тавыш бирү нәтиҗәсендә закон проекты кире кагылды.
Мин парламент сәгатенә йомгак ясадым, актив катнашканнары өчен балаларга рәхмәт әйттем.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев