Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Йолдыз булып күккә атылыгыз, биеклектән курка күрмәгез!

Үткән шимбәдә районның иң зур - 762 бала укый торган 2 нче Биектау мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Мәктәпне тәмамлаучы 39 егет һәм кызны олы тормыш юлына озаттылар. Тантаналы линейка башланганчы, анда катнашучылар һәм оештыручылар белән кыскача гына әңгәмә корып алырга мөмкин булды. Мәктәп директоры Фаил Абдрахманов әйтүенчә, 2014/2015...

Үткән шимбәдә районның иң зур - 762 бала укый торган 2 нче Биектау мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Мәктәпне тәмамлаучы 39 егет һәм кызны олы тормыш юлына озаттылар.

Тантаналы линейка башланганчы, анда катнашучылар һәм оештыручылар белән кыскача гына әңгәмә корып алырга мөмкин булды. Мәктәп директоры Фаил Абдрахманов әйтүенчә, 2014/2015 нче уку елын барлыгы 39 бала укыган ике сыйныф тәмамлый икән.

- Барысы да диярлек югары белем алырга ниятли. Минемчә, күбесенең мөмкинлекләре зур. Быел өч тугызынчы сыйныфта барысы 49 бала укыды. Алар арасында да алга таба укуларын урта махсус уку йортларында дәвам иттерергә теләүчеләр бар. Балаларга тиешенчә белем һәм тәрбия бирү өчен, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре барысын да эшләде. Бүген олы тормыш юлына озатканда, мәктәбебезне тәмамлаучыларга бары тик уңышлар гына телибез, - диде Фаил Фәритович.

- Бик тә дулкынланабыз, бүгенге бәйрәм безнең өчен шатлыклы да, сагышлы да, - ди 11 нче сыйныф укучысы Алия Фәсхетдинова. - Мәктәп, сыйныфташлар, укытучылар белән аерылышу авыр. Линейкада елап җибәрмәсәк ярый инде.

- Алдыбызда әле БДИ тора. Без сынау имтиханнарын биреп карадык инде үзе, нәтиҗәләр алай начар түгел иде. Гомеребездәге иң беренче җитди имтиханда сынатмабыз, дип өметләнәм, - дип өстәде Дина Ильина.

Егетләр исә хисләрен бик ачып салмады. Әйе, бәйрәм, әйе, моңсу, тик шулай булырга тиеш инде ул, диделәр. Һөнәр сайлау турында Эмиль Галләмов кына:

- Укуымны ветеринария һәм зооинженерия буенча дәвам иттерергә җыенам, - дип өздереп җавап бирде.
Бөтен мәктәп, ата-аналар, кунаклар, Юбилейная бис-тәсендә яшәүчеләр җыелган тантаналы линейкага 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар, көчле алкышлар астында, сыйныф җитәкчеләре Елена Александровна Михайлова һәм Лилия Ирек кызы Фәсхетдинова белән бергә чыктылар.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, линейканы алып баручы Камилла Шакирова белән Ирина Апайчева сүзне мәктәп директоры Фаил Абдрахмановка бирделәр.

- Бүген бәйрәм, мәктәп кыңгыравы сезнең өчен соңгы тапкыр чыңлый, - диде ул, чыгарылыш сыйныфларга мөрәҗәгать итеп. - Әмма озаклап бәйрәм итәргә туры килмәячәк, алда сезне чыгарылыш имтиханнары көтә. Тормышыгыздагы күп нәрсәнең имтиханнар нәтиҗәсенә бәйле икәнлеген аңласагыз иде. Укытучылар белемне яхшы бирде, ә хәзер инде сезгә аны ничек үзләштерүегезне күрсәтергә кирәк.

Форсаттан файдаланып, директор мәктәп белән дус, бердәм булганнары, нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәннәре өчен, әти-әниләргә рәхмәт әйтте, аларга куанычлы ата-ана бәхете теләде.

Чыгарылыш укучыларын, укытучылар һәм ата-аналарны "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.

- Сез әле белем дөньясына илтүче озын юлның беренче баскычын гына атлап үттегез. Киләчәктә тагын озак кына укырга туры килер. Чөнки хәзерге заманда яхшы белемгә һәм профессиональлеккә ия булсаң гына, тормышта үз урыныңны табарга мөмкин. Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз, алга барыгыз. Сезгә хәерле юл телим, - диде ул.

Мәктәп тәмамлаучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән - Ләйсән Гатауллина, ата-аналар исеменнән Гөлсинә Вафина тәбрикләде. Шулай ук беренче укытучылары Наталья Буртакова һәм Людмила Богомолова, сыйныф җитәкчеләре Елена Михайлова белән Лилия Фәсхетдинова да чыгыш ясадылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына иң җылы ихлас теләкләр әйтелде.

Күңел түрләренә үтеп керерлек шигырь һәм җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композициядә егет-кызлар туган мәк-тәпләренә, кадерле укытучыларына, тугрылыклы сыйныфташларына, кайгыртучан әти-әниләренә булган олы мәхәббәт-ләрен, чиксез рәхмәтлә-рен чагылдырды. Мәктәп елларын гомер буена онытмаска вәгъдә бирде алар. Анда барысы да беренче тапкыр булган бит: беренче дәрес, беренче "бишле", беренче мәхәббәт, беренче тапкыр ялгышу... Болар һәммәсе дә - тормышның файдалы сабаклары.

Чыгарылыш сыйныфлар футбол туплары белән бергә эстафетаны беренче сыйныфларга тапшырды. Ә алар исә, бердәм рәвештә: "Мәктәп ышанычлы кулларда булачак!" - дип җавап бирде. "Соңгы кыңгырау"да гадәттәгечә вальс әйләнү дә, һавага шарлар, күгәрченнәр очыру, соклангыч фейерверк, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, күз яшьләре - барысы да булды.

Соңгы тапкыр кыңгырау шалтырар вакыт җиткәнне сизми дә калдык. Кыңгырауны чыңлату хокукы мәктәпне тәмамлаучы Аркадий Нужинга һәм беренче сыйныф укучысы Арина Романовага бирелде.

Бәйрәм тәмам... Беренче сыйныф укучыларын җитәкләгән чыгарылыш сыйныфлар музыка һәм алкышлар астында соңгы тапкыр үзләренең сыйныф бүлмәләренә кереп киттеләр.

Сыйныф җитәкчесе Лилия Фәсхетдинова белән дә сөйләшеп алырга җай чыкты.

- Сыйныфта шушы балаларым булмагач, 1 нче сентябрьдә нишләрмен, белмим... Бик тату, оешкан сыйныф иде: берәр төрле идея генә бир - аны шунда ук матур һәм заманча итеп гамәлгә ашырып та куялар. Класста район олимпиадаларында җиңүчеләр бар иде, ә Ольга Митрофанова республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында катнашты. Хоккейчыларыбыз Никита Жиленко һәм Адель Зәйнуллин белән горурландык. Бу балаларны җиденче сыйныфта алган идем. Уртак телне тиз таптык. Үз кызым да шушында укыды. Аларны бик сагынырмын инде. Ләкин шунысына күңелем тыныч: алар югалып кала торган тү-гел, тормышта үз урыннарын табачаклар, - диде Лилия Ирековна.

Шулай гына була күрсен. Хәерле юл, балалар! Уңышлар юлдаш булсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев