Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Яңа балалар бакчасы – әниләргә зур бүләк

Әниләр көнендә безне дөньяга китерүче иң газиз кешеләребезгә бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Ә Ана өчен бәхет нәрсә ул? Ана бәхете - бала. Баласы сау-сәламәт һәм ышанычлы кулларда икән, бу - Ана өчен иң зур шатлык. Бүгенге көндә әниләргә мондый шатлыкны балалар бакчалары бүләк итә. Ниһаять, без, Ямаширмә авылы әниләре...

Әниләр көнендә безне дөньяга китерүче иң газиз кешеләребезгә бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Ә Ана өчен бәхет нәрсә ул? Ана бәхете - бала. Баласы сау-сәламәт һәм ышанычлы кулларда икән, бу - Ана өчен иң зур шатлык.

Бүгенге көндә әниләргә мондый шатлыкны балалар бакчалары бүләк итә. Ниһаять, без, Ямаширмә авылы әниләре дә бу бәхеткә лаек булдык. Авылыбыз зур, балалар күп, ләкин бар нарасыйга да җитәрлек урыны булган балалар бакчасы юк иде. Быел авылыбыз уртасында ике катлы гүзәл бина калыкты. Менә инде бер ай буе ул үзенә кечкенә хуҗаларын кабул итә. 80 урынлы яңа балалар бакчасында Ямаширмә авылы балалары гына түгел, күрше Коркачык, Әйшә, Югары Ия авылларыннан да сабыйлар йөри.
Балалар бакчасының капкасына якынаюга, әкият дөньясына кергәндәй буласың. Чыршылар белән әйләндерелгән зур бакчада төрле җанвар сыннары һәм агачтан ясалган кое белән тегермән каршы ала. Түрдәрәк балалар өчен уен мәйданчыклары һәм беседкалар урнашкан. Бинаның эченә керүгә пөхтә, зәвык белән бизәлгән холлга узасың. Коридорларның диварларын искиткеч гүзәл рәсемнәр бизи. "Йолдыз" балалар бакчасында дүрт төркем эшли.

Һәр төркем өчен иркен киенү-чишенү бүлмәсе, якты уен залы, уңайлы йокы бүлмәсе, барлык шартларга туры китерелгән юыну бүлмәсе бирелгән. Балалар бакчасының һәр почмагында гөлләр һәм әкият геройларының сыннары. Бию, музыка белән шөгыль-ләнү өчен махсус зур зал, логопед, медицина бүлмәсе, ашханә дә бар биредә. Балаларыбыз яңа бакчага бик теләп йөри. Монда аларны ягымлы тәрбиячеләр, үз эшләренең осталары каршы ала.

Безгә яңа балалар бакчасы бүләк иткәннәре һәм шундый тиз арада сафка бастырганнары өчен, президентыбыз Миңнеханов Рөстәм Нургали улына, Биектау муниципаль районы җитәкчесе Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улына, авыл җирлеге башлыгы Мөхтәров Фәнил Камил улына, бакчаны сафка бастыручы төзүчеләр, бизәүчеләр бригадасына, бакча мөдире Сәмигуллина Алия Әдһәм кызына һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә барлык әти-әниләр исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сабыйларга эшләгән изгелегегез үзегезгә игелек булып әйләнеп кайтсын, безнең балаларыбызның елмаюы сезнең тормышыгызда, эшегездә юлдаш булсын, уңыш алып килсен, аналарның рәхмәте авыр вакытларыгызда таяныч булсын иде дигән теләктә калабыз. "Йолдыз" балалар бакчасы хезмәткәрләрен, бераз соңарып булса да, Әниләр көне белән котлыйбыз. Безнең нарасыйларыбызны үз балалары кебек караганнары өчен, аларга гаилә бәхете, сәламәтлек, озын гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев