Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Ватанны сакларга әзер!

Кадет мәктәпләре, сыйныфлары, гомуми белем бирү мәктәпләренең оборона-спорт юнәлешендәге сыйныфлары укучылары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Сугышчан дан көненә багышланган ярышлар Казанда хәрби белем бирү институты базасында узды. Бу ярышларга эләгү - һәр кадетның хыялы. Ләкин шундый дәрәҗәле бәйгедә үз районы данын яклау бәхете яхшыларның да иң яхшыларына гына эләгә....

Кадет мәктәпләре, сыйныфлары, гомуми белем бирү мәктәпләренең оборона-спорт юнәлешендәге сыйныфлары укучылары арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Сугышчан дан көненә багышланган ярышлар Казанда хәрби белем бирү институты базасында узды.

Бу ярышларга эләгү - һәр кадетның хыялы. Ләкин шундый дәрәҗәле бәйгедә үз районы данын яклау бәхете яхшыларның да иң яхшыларына гына эләгә. Биектау районыннан анда Дөбъяз мәктәбе кадетлары катнашты.

Кадетлар сыйныфы - аерым дөнья, анда катгый тәртип хөкем сөрә, ә укучылар, киләчәктә хәрби булсалар да, гадәти гражданнар булсалар да, файдалы кешеләр булып үсү турында хыяллана. Дөбъяз мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре (ТИН) укытучысы Радик Җиһаншин, укучылар белән эшләгәндә, һәрвакыт физик әзерлеккә һәм хәрби-патриотик тәрбиягә аеруча игътибар итә.
Бу юлы Казанга Тәтеш, Васильево, Мамадыш, Кукмара, Биләр, Яшел Үзән, Чистай һәм Казаннан иң көчле командалар килгән иде. Әмма Дөбъяз кадетлары мондый ярышларда чыгыш ясап өй-рәнгән инде, тәҗрибәләре бар. Үз көчләренә ышану да барлык этапларда тиешенчә чыгыш ясарга ярдәм итә.

Кече калибрлы винтовкадан ату - малайлар һәм кызларның иң яраткан шөгыльләреннән берсе. Кулны күнектерергә тренировкалар булыша. Нәтиҗәсе дә шәп: мишеньнең нәкъ үзәгенә тидерәләр.

Аннан соңгы бирем - Калашников автоматын өлешчә сүтү, аннары аны җыю. Монда коралны мөмкин кадәр тизрәк сүтү, барлык частьларын өстәлгә пөхтә итеп тезеп кую мөһим. Аларны киредән тиз-тиз җыясы да бар бит әле. "Коралны җыя башларга!" дигән команда яңгырагач, кадетлар биремне үтәргә керешә. Кызганыч ки, кайберәүләр дулкынлануын җиңә алмый, шуңа күрә автоматның өлешләре өстәлдән төшеп тә киткәли. Ә моның өчен штраф - өч секунд вакыт өстәлә. Шәхси беренчелектә бу этапта өченче урынны Дөбъяз мәктәбе укучысы Регина Әхмәтшина яулады. Дөбъязлылар биремне бик тыныч, яхшы күрсәткеч белән үти алды: сугыш коралын сүтеп җыю буенча командалар арасында - өченче урын.

Противогаз яки респиратор кия белү тыныч тормышта кирәк тә булмас, бәлки. Ә гадәттән тыш хәлдә, мәсәлән, янгын вакытында, бу күнекмә кешеләрнең гомерен коткарып калуда зур роль уйнарга мөмкин. "Газлар!" командасы яңгырап, берничә секунд үтүгә, ярышта катнашучылар барысы да противогаз кигән килеш басып тора иде инде. Ләкин хаталардан бөтенләй үк котыла алмадылар. Ялгышкан өчен судьялар - Казан технология-тикшеренү университеты укытучылары штраф вакытын бер дә жәлләми, секундларны өстәп кенә тора. Шәхси саклану чараларын кию буенча икенче урынны Дөбъяз мәктәбе укучысы Ленар Халитов яулады, ә кызлар арасында өченче урын - безнең Эльвира Габдрахмановада. Бу этапның гомуми зачетында дөбъязлылар командасы мактаулы икенче урынга лаек булды.

Кадетларга атом шартлавы вакытында нинди гамәлләр кылачакларын да күрсәтергә туры килде. ТИН дәресләрендә укытучылары монысын да өйрәткән иде.

Кадет сыйныфлары укучылары күп вакытларын физик әзерлеккә багышлый. Мәктәптә, спорт секцияләрендә дә, мөстә-кыйль дә шөгыльләнәләр. Шуңа күрә тизлек, җитезлек һәм көчне күрсәтүгә исәпләнгән этаплар - йөгерү, турникта тартылу балаларның күңелләрен генә күтәрде. Йөгерү ярышында икенче урынны Дөбъяз мәктәбе укучысы Айтуган Батырханов алды. Командадагы башка балалар да әйбәт чыгыш ясады: бу төрдә командалар арасында дөбъязлылар - икенче.

Ярышларның "сафта йөрү" этабы иң матуры һәм күз явын алырлык булды. Тигез колонналар булып, командирның боерыкларын тел тидермәслек итеп башкарып, төз атлап баручы командаларны карап тору да рәхәт иде.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә, спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Ватанны яклаучылар көненә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышларда Дөбъяз гомуми белем бирү мәктәбе кадетлары командасы, күп кенә шәһәр командаларын артта калдырып, дәрәҗәле өченче урынга лаек булды. Шулай дәвам иттерегез, кадетлар! Русча әйтсәк, молодцы! Уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев