Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Усад һөнәр училищесында – соңгы чыгарылыш

Һөнәри техник уку йортларында инде матур традициягә әверел-гәнчә, укучылар дәүләт аттестациясен тапшырганнан соң, чыгарылыш кичәсе үткәрелә. Ә Усадта ул күз яшьле бәйрәм булып чыкты, чөнки бу - производствога юл алучы яшь эшчеләрнең соңгы чыгарылышы. Бу чыгарылыш "Пешекче, кондитер", "Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты. "С" категорияле автомобиль йөртүчесе" һөнәрләре алган 30 яшь...

Һөнәри техник уку йортларында инде матур традициягә әверел-гәнчә, укучылар дәүләт аттестациясен тапшырганнан соң, чыгарылыш кичәсе үткәрелә. Ә Усадта ул күз яшьле бәйрәм булып чыкты, чөнки бу - производствога юл алучы яшь эшчеләрнең соңгы чыгарылышы.

Бу чыгарылыш "Пешекче, кондитер", "Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты. "С" категорияле автомобиль йөртүчесе" һөнәрләре алган 30 яшь эшчедән тора. Квалификация имтиханнарын барысы да уңышлы тапшырып, тиешле разрядларны алды. Шулардан дүртесе "Дүртенче разрядлы пешекче, дүртенче разрядлы кондитер" квалификациясенә ия. "Д" категорияле авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты" квалификациясе алган 10 егетнең куәтле тракторлар йөртү таныклыгы бар. Тәмамлаучылар барысы да район хуҗалыкларында практика үтте, уңай бәяләмәләр алды.

"Бәхетле" җәмгыятендә практика узган яшь кондитерлар да яхшы бәя алып кайтты. Балалар шундый танылган исемле предприятиеләрдә, чыннан да, күп нәрсәгә өйрәнде. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә алар кулинария-не бик яхшы белүләрен, ә гамәли имтиханда кулинариядә сәнгати могҗизалар күрсәттеләр.

Һәр яшь пешекче, кондитер бишәр ризык әзерләп, табын корды. Ризыкларның нәрсәдән һәм ничек әзерләнгәнен генә түгел, организмга файдасы турында да сөйләделәр. Ризыкны клиент өстәленә ничек дөрес һәм матур итеп китерәсен күрсәт-теләр. Пешекчеләр имтихан биргән көнне училищеның бар коллективы өчен чып-чын бәйрәм булды. Пешекчеләр, кондитерлар төркемнәренең педагогларын аерым атап үтәсе килә. Кулинария укытучысы Гөлфия Гомәр кызы Шәрәфетдинова балаларга күп көчен, сабырлыгын, белемен, яратуын бирде. Укытучы Рузалия Касыйм кызы Кулиева да үз укыту төркеме белән бик күп эшләде. Укучылары производство практикасы үткән барлык предприятиеләргә барып, практика җитәкчеләре, укучыларның әти-әниләре белән даими элемтәдә торды. Нәтиҗәсе дә сокланырлык: дәүләт имтиханы бик яхшы тапшырылды. Сыйныф җитәкчесе Владимир Владимирович Мещеряков һәрвакыт үзенең төркеме янында булды, дәүләт аттестациясенә әзерләнгәндә, ярдәм итеп торды.
"Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты" һөнәренә өйрә-нүче 32 нче номерлы уку төркемендә укыту планы шундый итеп төзелгән иде: производство практикасыннан соң балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм автомобиль йөртү буенча имтихан тапшыруга әзерләнде. ЮХИДИдә барысы да диярлек беренче тапкырдан ук сынауның теория өлешен дә, машина йөртүне дә тапшырды. Бу - укучыларның үз казанышы, әлбәттә, ләкин перспективалы яшь ЮХК укытучысы Любовь Николаевна Ракованың да роле зур. Ул укучыларга бер минут та тынгылык бирмәде. Любовь Николаевнага укучылар, ата-аналар һәм укытучылар коллективы зур рәхмәт белдерә.

Чыгарылыш кичәсенә егет-кызлар бай программа әзерләгән иде. Залны бизәгәннәр, табын әзер-ләгәннәр, концерт та күрсәттеләр. Ә педагогларның күңеленә иң хуш килгәне - һәркайсы өчен балалар шундый төгәл сүзләр тапкан, хәтта күздән яшьләр килерлек. Алар үзләренең остазлары, пешекчеләр, җыештыручылар турында шулкадәр ихтирам белән сөйләделәр, рәхмәтләрен әйттеләр. Беркемне дә онытып калдырмадылар. Ә ахырдан, барысы бергә җыелып, истәлеккә фотога төштеләр. Һавага очыртылган шарлары училище өстенә биеккә-биеккә күтәрелде, әйтерсең алар да уку йорты белән хушлаша иде. Бу күренеш күңелләрне шулкадәр йомшартты ки, балаларның да, өлкән-нәрнең дә күзләренә яшь тулды: җитештерүгә дә, авыл хуҗалыгына да бик кирәкле яшь эшчеләрнең соңгы - 79 нчы чыгарылышы...

ТАРИХКА КҮЗ САЛЫЙК

1936 нчы елның 2 нче октябрендә училище үз эшен 2 нче номерлы авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе булып башлап җибәрә. 79 ел эчендә монда төрле һөнәр ияләре булган 28 меңнән артык эшче укып чыккан. Озак вакытлар буе төп һөнәрләр, әлбәттә, механизаторлар, машина йөртүчеләр булган. Электр һәм газ белән эретеп-ябыштыручылар, хисапчылар, кассирлар, электриклар, тягач йөр-түчеләре, хәтта жокейлар да укытып чыгарганнар.

Барлык коллективлардагы шикелле, аның да түбәнгә төшкән, югарыга күтәрелгән чаклары булган. Күп нәрсә илдәге икътисади вазгыятькә, аннан да бигрәк җитәкчеләргә бәйле. Училищеның талантлы, намуслы, хезмәт сөючән җитәкчеләрен телгә алып узыйк әле. Беренче директор Василий Иванович Староверов тракторчылар әзерләү буенча укыту процессын оештыра. Ул чакта биналар да, техника да житешми, мичләргә утын ягыла. Бөек Ватан сугышы елларында директор итеп Әнвәр Шакир улы Дигитов билгеләнә. Нигездә монда хатын-кызлар һәм балалар укый. Минем әтием Иван Сергеевич та шул авыр елларны узган. Чылбырлы «ХТЗ» тракторы белән тәүлекләр буе терлек симертү совхозы җирләрен сукалаган.

Сугыштан соң, Казахстанның чирәм һәм яткын җирләрен күтәрергә дә тракторлар күп кирәк булган. Безнекеләр анда аерылып торган. Павел Петрович Постников Социалистик Хезмәт Герое Йолдызы белән бүләк-ләнгән. Безнең производствога өйрәтү мастерларыбызның күбесе чирәм җиргә берничә тапкыр барган. Владимир Кириллович Шаурбин хезмәте өчен орденнарга лаек булган. Ул - училищега 50 елга якын гомерен багышлаган талантлы мастерларның берсе. Училищены тәмамлаучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән аның алдында башыбызны иябез.

Уку йортының чәчәк атуы 1961 - 1977 нче елларга, директорлар Павел Григорьевич Панькин, Аркадий Аркадьевич Андрамонов, РФнең атказанган укытучысы Валерий Сергеевич Гусев эшләгән чорга туры килә. А.А. Андрамонов һәм В.С.Гусев - Бөек Ватан сугышында катнашкан офицерлар. Алар директор булган елларда училищеда меңгә якын кеше белем ала. Ул чакта укучыларны курсантлар дип йөртәләр, алар Усад тирәсендәге барлык торак пунктлардан килеп укый. Шушы тирәдәге механизаторлар барысы да Усад училищесында белем алган, дияргә була.

ОСТАЗЛАР

Балаларга бик күп көчләрен, энергияләрен, белемнәрен, тәҗрибәләрен, яратуларын биргән педагогларның исемнәре дә билгеле. Алар: Бөек Ватан сугышында катнашкан Ш.С.Сибгатуллин - трактор укытучысы, Ф.Ф.Садыйков - трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары укытучысы, Т.И.Зитилова - биология буенча ТАССРның атказанган укытучысы, Г.С.Кадыйров - производствога өйрәтү мастеры, РСФСР-ның производство отличнигы, П.Н.Тиханов - производствога өйрәтү мастеры, П.С.Малясов - трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары укытучысы, РСФСРның производство отличнигы, А.С.Фәизов - производствога өйрәтү мастеры. А.И.Бароматкин, Ф.Гыйльманов, А.Клинтаков та иң яхшы производствога өйрәтү мастерлары иде. РСФСРның производство отличнигы С.Г.Шәйхуллин булачак хәрби машина йөртүчеләрне укытуга үзенең бөтен гомерен багышлады. Ул үзе теләп фронтка китә. Бандерачыларга каршы сугыша.

Яшьрәк буыннан үзләрен әлеге уку йортына багышлаган гаиләләр дә бар: Роза Мөхтәсәр кызы һәм Владимир Иванович Шмагиннар - әдәбият һәм трактор укытучылары; Нурия Абдулла кызы һәм Алексей Иванович Лазаревлар - математика һәм электр техникасы укытучылары; Миңсылу Нәҗип кызы һәм Фидаил Шәң-гәрәй улы Гаделшиннар - химия-биология һәм ЮХК укытучылары; Фагыйлә Ильяс кызы һәм Әхәт Габдулла улы Шәрәфиевләр - тарих укытучысы һәм производствога өйрәтү мастеры. Роза Хәсән кызы Төхвәтуллина - физика укытучысы.

Бу педагоглар училище гөрләп торган чакта эшләде. Ул вакытта яңа уку корпуслары, остаханәләр, тулай торак төзелде. Укыту кабинетлары һәм лабораторияләргә заманча җиһазлар куелды. Училищеның зур автомобильләр, тракторлар, комбайннар паркы бар иде. Һөнәри-техник белем бирү академиясе кебек иде ул. Миңа эшемне 70 нче елларда - авыл хуҗалыгы һәм илебез бик нык үсеш алган вакытта башларга насыйп булды.

Педагоглар училищеда кырыгар-иллешәр ел эшләде. Профком рәисе Виктор Иванович Догадинны иң эшчән, иң хөрмәтле хезмәткәрләрнең берсе, дисәм дә дөрес булыр. Училищедагы хезмәте өчен күп медальләр белән бүләк-ләнгән кеше ул. Училищеның «җаны» да, укучыларның дусты да, ярдәмчесе дә булды. Кырда дисеңме, концертлардамы - һәрвакыт шулар янында. Тулай торакта тәүлекләр буе балалар белән ни дә булса эшли торган иде.

Мастер Шәрәфетдин Гарәфетдин ул Гыйльфанов училищеның легендасына әверелде. Бөтен техника аның кул астында иде. Һөнәри-техник белем бирү системасында берничә тапкыр иң яхшы өлкән мастер дип танылды ул. Тракторда да, комбайнда да эшләде, кырлардан иген дә ташыды. Ул укыткан яшьләрнең комбайннар буенча белеме республикада иң яхшылардан саналды.
Училищеның баш хисапчысы Нина Ивановна Дербышевага да рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Акчаның һәр тиене, кадакның һәр данәсе исәптә булды ул эшләгәндә. Аның таләпчәнлеге, намуслылыгы, гаделлеге ихтирамга лаек.

Безнең училище һәрвакыт чиста, матур, территориясе җыештырылган булды. Бу - Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Федорович Чашин хезмәте. Ул гомере буе училищеда эшләде, лаеклы ялга чыккач та озак вакыт ярдәм итеп торды.
Аның кул астында техничкалар А.М.Рыбакова, А.Бабушкина, М.Ш.Кадыйрова, С.Бароматкина, слесарь С.Осин тырышып эшләде, хәзерге техничкалар С.С.Латыйпова белән Э.С.Нәбиуллина да бик булдыклы.

Слесарь-моторист Н.А.Бабушкин, механик Г.А.Лазарев та монда гомер буе эшләделәр. Ремонтлау өчен махсус белемнәр һәм күнекмәләр таләп ителгән бөтен техниканы алар төзәтеп торды.

Училищеның сәркатибе Ләйсән Габидуллинаны зур хөрмәт белән телгә алабыз. Үзебезнең училищены тәмамлаган япь-яшь кыз коллективта бик тиз үз кеше булып китте. Башкаларга карата ихтирамлы, намуслы, хезмәт сөючән һәм пөхтә булуы белән үрнәк ул.
Тулай торакта эш һәрвакыт кайнап торды. Тәрбияче Наилә Фатыйх кызы Вәлиева, комендант Людмила Петровна Носова, кизү торучы Анастасия Ивановна Тихонинаның тырышлыгы белән шулай иде ул. Алар тулай торакны укучылар өчен туган йортка әверелдерде. Училищены тәмамлап, өйләренә кайтып китәр вакыт җиткәч, балалар тулай торактан аерылырга теләмичә елыйлар иде хәтта.

Производствога өйрәтү мастерлары яшь тракторчы һәм машина йөртүчеләргә тормышка юллама бирде. Укып чыгучылар остазлары М.Г.Зарипов, Х.Ш.Шәйдуллин, И.Г.Кадыйров, Ф.А.Галиев, Р.И.Нигъмәтуллин, Н.В.Хәмидуллин, Ю.Д.Голиковны бик җылы итеп искә ала.

Училищеның ахшанәсендә дә менә дигән коллектив хезмәт куйды. Ф.С.Фәизова, А.Комлева, Л.Әхмәтова, Г.Сабирова, Р.Хәкимова, Л.Солтанова ризыкларны йөрәк җылысын кушып әзерләделәр. Укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар исеменнән, авыр хезмәтләре өчен зур рәхмәт аларга.

1993 - 2005 нче еллар училище өчен иң авыр чор булгандыр, мөгаен. Ул чактагы директор Наил Нурулла улы Хәмидуллин бик күп нәрсә будырды. Акча җитмәгән 90 нчы елларда аның оста җитәкчелек итүе аркасында, бездә бөтенесе эшләп торды, алга китте. Балалар белән КВНнар, концертлар, викториналар, ярышлар уздырылды, тәрбия эше чәчәк атты. Училище тәүлегенә 24 сәгать буе шау-гөр килеп тора иде. Цирка, театрларга, концертларга, спорт ярышларына еш йөрдек. Наил Нурулла улы - талантлы җитәкче, аны бүген дә сагынабыз әле. Балаларга, педагогларга, башка хезмәткәрләргә карата хөрмәте өчен, бөтен укытучылар коллективы рәхмәтле аңа. Инде 10 еллап ул, министрлыкларда эшләсә дә, коллектив белән элемтәдә тора.

Авыл хуҗалыгы машиналары укытучысы Владимир Михайлович Ташевцев та коллективның эчендә кайнады. Ул бөтен җирдә беренче иде: кырда да, остаханәләрдә дә, укыту кабинетларында да. Авыл хуҗалыгы фәннәрен, агрономияне, техниканы камил белүче кеше булганы өчен, балалар да яратты үзен.

Укытучыларның тагын да яшьрәк буыны шулай ук аерым билгеләп үтүгә лаек. Әйтик, Рузалия Касыйм кызы Кулиева - югары квалификация категориясенә ия икътисад фәннәре укытучысы. Ул әзерләп чыгарган хисапчылар йөзләр белән исәпләнә. Аның укучылары районның һәр почмагында гына түгел, аннан еракта да тырышып эшлиләр. Аның хезмәте югары бәяләнде - исеме "Россиянең сәләтле балалары" энциклопедиясенә кертелде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аның тулай торакта балалар белән эшләгәнен, төнге сәгать уннарга кадәр кабинетында мавыктыргыч дәрес планнары төзеп утырганын күрергә була иде. "Елның иң яхшы укытучысы" республика конкурсының финалына кадәр беничә тапкыр барып җитте ул.

Электр һәм газ белән эретеп ябыштыру укытучысы Владимир Владимирович Мещеряков та бары тик мактауга гына лаек. Училищеда 10 елдан артык производствода эшләгәне өчен, аны балалар бик хөрмәт итә иде.

Җитмеш тугыз ел эшләгән училище аша нинди генә язмышлар узмады... Кешеләрнең җаннарын җылыткан шушы уку йортының ябылуы йөрәкне әрнетә. Ябарга ашыктылар бугай ла. Хәер, киләчәк күрсәтер. Ә бүген без туган йортыбыз кебек кадерле училищебыз белән хушлашабыз. Аның алдында башларыбызны иеп рәхмәт әйтәбез. Монда үткәргән бәхетле көннәр бик озак истән чыкмас әле.


Фото: Усадтагы соңгы чыгарылыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев