Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Укытучыга «За возвращение Крыма» медале тапшырылды

Күлле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары көтеп алган Соңгы кыңгырау бәйрәмендәге тантаналы линейка, котлаулар, иң матур теләкләр, һавага очырылган төрле төстәге шарлар, ап-ак күгәр-ченнәр, чәчәкләр - болар барысы да мәктәпне тәмамлаучылар өчен, аларның укытучылары һәм ана-аналары өчен әзерләнде. Чыгарылыш сыйныфка хәер-фатиха бирер өчен, безнең мәктәпкә Биектау муниципаль район Советы...

Күлле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары көтеп алган Соңгы кыңгырау бәйрәмендәге тантаналы линейка, котлаулар, иң матур теләкләр, һавага очырылган төрле төстәге шарлар, ап-ак күгәр-ченнәр, чәчәкләр - болар барысы да мәктәпне тәмамлаучылар өчен, аларның укытучылары һәм ана-аналары өчен әзерләнде.

Чыгарылыш сыйныфка хәер-фатиха бирер өчен, безнең мәктәпкә Биектау муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Нияз Әнир улы Газеев килде. Ул унберенчеләр-не чын йөрәктән бәйрәм белән тәбрик итте.

Быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәме гадәти үк булмады. Нияз Әнир улы, тантаналы шартларда, мәктәбебезнең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рушан Ринат улы Миңнуллинга «За возвращение Крыма» медален тапшырды.

Рушан Ринат улы 2013 елның маеннан 2014 нче елның маена кадәр Севастополь шәһәрендә Россия Федерациясенең Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән иде. Хәрби хезмәтнең авырлыкларына бирешмичә, шул бер ел вакытын ул Кара диңгез флотының «Лиман» разведка кораблендә үткәрде. Украинадагы вакыйгалар ул хезмәт иткән вакытка туры килде. Безнең диңгезчеләр Кырым ярымутравына диңгездән килү юлларын батырларча саклады, Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына бәяләп бетергесез өлеш кертте. Өлкән матрос Рушан Ринат улы Миңнуллин да Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәде. Россия Федерациясе Оборона министры боерыгы нигезендә ул «За возвращение Крыма» медале белән бүләкләнде.

Ватанны саклаучыларның киләчәк буыны өчен безнең физик культура һәм ТИН укытучысы - ватанпәрвәрлекнең мактауга лаек үрнәге. Мәктәбебезнең һәм гаиләсенең горурлыгы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев