Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Укытучы – иң мөһим һәм изге хезмәтләрнең берсе

Укытучылар көне - мәгариф хезмәткәрләренә генә кагылмый, ул бөтенхалык бәйрәме булып санала. Бу юлы исә музыкаль программада беренчеләрдән булып Бөреле балалар музыка мәк-тәбеннән скрипкачылар һәм педагоглар ансамбле чыгыш ясады. Аннары залдагылар «Балкыш» балалар иҗат йорты коллективының җыр һәм биюле чыгышларына кул чаптылар. Билгеле булганча, мәктәп укытучылары - тирән белемле, күп...

Укытучылар көне - мәгариф хезмәткәрләренә генә кагылмый, ул бөтенхалык бәйрәме булып санала.

Бу юлы исә музыкаль программада беренчеләрдән булып Бөреле балалар музыка мәк-тәбеннән скрипкачылар һәм педагоглар ансамбле чыгыш ясады. Аннары залдагылар «Балкыш» балалар иҗат йорты коллективының җыр һәм биюле чыгышларына кул чаптылар.

Билгеле булганча, мәктәп укытучылары - тирән белемле, күп төрле сәләткә ия кешеләр. Коркачык урта мәктәбе директоры Рүзәл Шәйдуллин башкаруындагы җырны тыңлап, тамашачылар да, хезмәттәшләре дә моның нәкъ менә шулай икәнлегенә инандылар. Һәрвакыттагыча, Дөбъяз музыка мәктәбенең балалар хореография коллективы үзенчәлекле номерлары белән сөендерде.

Ел саен һөнәри бәйрәм-нәрендә укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирелә. Быел да шулай булды. Суыксу урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Нурислам кызы Сәйфуллинага "Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдә эшләүче мактаулы хезмәткәре" дигән исем бирелде.

Рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре дә укытучының эш сыйфаты турында сөйли. Алар республика һәм Россия күрсәткечләреннән югарырак. Укытучының БДИ буенча үз күрсәткече - 92 балл. 2009 елда Гүзәл Нурислам кызы "Мәгариф" өстенлекле милли проектында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсында, 2012, 2013 елда "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика грантында җиңү яулады. БДИ һәм Дәүләтнең йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Г.Н.Сәйфуллинаның исеме соңгы 5 елда ел саен Татарстанның иң яхшы укытучыларының аналитик җыентыгына кертелә.

"Балаларга аң-белем бирү үзәге - "Сандугач" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Гөлнур Исмәгыйль кызы Зиннурова Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөлнур Исмәгыйль кызы - югары квалификацияле җитәкче, инициативалы һәм тәҗрибәле оештыручы. 2002 елдан ул районда методик кабинет мөдире, 2007 елдан район мәгариф бүлегенең мәгълү-мат-методик үзәге директоры булып эшләде.

Г.И.Зиннурова җитәкчелегендә стажировка үтү мәйданчыклары - компетенция үзәге мәктәбе, Өстенлек мәктәбе, техник иҗат буенча база мәйданчыгы, ике телдә тәрбияләүче балалар бакчасы, яңа ФГОС үзләштерүче балалар бакчасы эше җайга салынды. Уздырыла торган эш югары нәтиҗәләр китерә: районда белем бирү системасында уңай үзгәрешләр күзәтелә, грант конкурсларында җиңүчеләр саны арта.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына Күлле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Рашат кызы Нургазизова лаек булды. Гүзәлия Рашат кызының педагоглык эшчәнлегенә яңалыкка омтылу, эш алымнарын һәрдаим яңартып тору хас. Ул балаларны ихлас күңеленнән яратуы, тырышлыгы бәрабәренә район, республика һәм Россия күләмендәге олимпиада-конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәктәп тәмамлаучыларның әзерлек дәрәҗәсе һәм сыйфаты дәүләтнең белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә, 2012-2013 нче уку елында белемнең сыйфаты 75%, өлгереш 100% тәшкил итте. Һөнәри осталык конкурсларындагы җиңүләр педагогның ни дәрәҗәдә тырыш булуын тагын бер тапкыр раслый.

Бу көнне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Разия Нәбиулла кызы Мышакка да бирелде.

Разия Нәбиулла кызы 37 еллык хезмәт стажына ия. Ул - иҗади эшләүче, талантлы, югары һөнәри осталыкка ирешкән инициативалы укытучы. Укучылар коллективын оештыра һәм җитәкли белә.Разия Нәбиулла кызы - үз һөнәренә гашыйк кеше, иҗади шәхес. Мәктәп тәмамлаучылар, укучылар укытучылары, сыйныф җитәкчеләрен хөрмәт итәләр. Әти-әниләр исә таләпчәнлеге, итагатьлелеге, сизгер күңелле булуы өчен яраталар.

Чыпчык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мәхмүт кызы Хәкимуллина һәм "ТУЛПАР" мәк-тәптән тыш эш үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гомәр Ибраһим улы Гыйниятов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Эльмира Мәхмүт кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 26 ел эшли. Дәресләрендә интернет ресурсларыннан киң файдалана, балаларны белемне мөстәкыйль үзләштерергә өйрәтә. Аның укучылары - әдәбият яңалыкларын күзәтеп баручы актив укучылар, классик әдәбиятны яхшы беләләр, Туган тел көнендә район күләмендәге иҗади конкурсларда күп тапкырлар җиңү яуладылар. Эльмира Мәхмүт кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе, "Эшлекле татар теле" электив курсы программасы авторы.

Гомәр Ибраһим улының педагоглык стажы - 24 ел, гомуми стажы - 43 ел. Ул энтузиаст, укытуда һәм тәрбияләүдә заман юнәлешләрен куллануга өстенлек бирүче. Гомәр Ибраһим улының укучылары - Милләтләр кроссы, Россия чаңгы юлы, "Куркынычсызлык мәк-тәбе" район ярышлары, "Россия патриотларын тәрбиялибез" кебек район һәм республика ярышларында актив катнашучылар һәм җиңүчеләр. Ул "Сәләт" Халыкара форумында, "ТатЧуМар" төбәкара туристлык ярышларында, республика күләмендәге Авыл уеннарында катнашты.

Район мәктәпләрендә югары бүләкләргә лаеклы тәҗрибәле педагоглар аз түгел. Укыту-тәрбия эшен оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары, укучыларны гамәли яктан әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертүе, озак еллар һәм нәтиҗәле эшләүләре өчен берничә укытучы һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләре район башлыгының, шулай ук мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләк-ләнделәр.

Биектау муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы хезмәттәшләрен ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Укыту-тәрбия эшен оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, укучыларны гамәли яктан әзерләүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре, озак еллар нәтиҗәле эшләүләре өчен бер төркем укытучыларга һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләренә мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Бәйрәмдә шулай ук район башлыгының да Мактау грамоталары тапшырылды.

Гадәт буенча һөнәри бәйрәм көнендә гомерләренең күп елларын балалар тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаган, педагоглар коллективына җитәкчелек иткән укытучылар - юбилярларны хөрмәтлиләр. Аларның күпчелеге бүген дә нәтиҗәле эшләвен дәвам иттерә. Район җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре Фәрит Касыйм улы Хәлиуллинны, Валентина Александровна Егошинаны, Наилә Мансур кызы Сафиуллинаны, Наилә Наил кызы Насыйбуллинаны, Мария Константиновна Данилованы, Татьяна Борисовна Гришинаны, Розалия Нури кызы Хәнәфиеваны, Зөмәрә Кадыйр кызы Шәрәфетдинованы, Лена Фариль кызы Фәләхованы, Ринат Бари улы Хәсәновны, Зөлфия Шамил кызы Гыйззәтуллинаны, Рәзидә Рәшит кызы Әгълуллинаны һәм Зөбәрҗәт Хәмит кызы Каюмованы котладылар.

Барысы да җылы мактау сүзләренә лаек булсалар да, бары берсе турында гына сөйләп үтәбез. Бу - 3 нче Биектау урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лена Фариль кызы Фәләхова - "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантында ике тапкыр җиңү яулаучы. Ул зур нәтиҗәгә ирешеп эшләргә омтылуы, кадрларның һөнәри осталыгын камилләштерергә тырышуы, яшь сыйныф җитәкчеләрен тәҗрибә туплауга юнәлтүе белән аерылып тора. Лена Фариль кызының укучылары - муниципаль һәм республика дәрәҗә-сендә ел да уздырыла торган фән олимпиадаларында призлы урыннарны яулаучылар. Аның укучысы Алсу Хәсәнова рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды һәм хәзер укуын медицина университетында дәвам иттерә. Тагын 7 укучы аның фәне буенча 90 һәм 98 балл җыйдылар. Лена Фариль кызы мәктәп эшен патриотик һәм рухи-әхлакый, спорт-сәламәтләндерү һәм хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешләре буенча оештыра, балигъ булмаганнар белән профилактик эш уздыра.

Нәкъ менә шундый укытучылар яшьләрнең остазлары була. Быелгы уку елында район мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына 12 яшь белгеч - 5 укытучы һәм 7 тәрбияче килде. Өлкән хезмәттәшләре алдында алар һөнәргә тугры булырбыз, дип сүз бирә-ләр: тырышып эшләргә, уйланырга, укырга, дуслашырга, хыялланырга, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт табарбыз, дип вәгъдә итәләр. Яшь белгечнең, күп еллар узгач, ышанычлы, тәҗрибәле һәм талантлы педагогка әверелүен күрүе бик күңелле. Укытучылык эше менә шулай буыннан буынга тапшырыла да инде ул.

Бәйрәм гадәт буенча туган телгә тугрылык һәм аны ярату, белемгә омтылу символына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Галимнәр үзләренең ачышлары белән нигезле горурлансыннар, медицина хезмәткәрләре яки дәүләт эшлеклеләре үзләренең бурычларын аеруча мөһиме дип санасыннар, әмма класска укытучы аяк басса һәм анда дәрес дип атала торган изге эш башланса, планета һәм кешелек язмышы, аның киләчәге - нәкъ менә укытучы кулына күчә! Тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да хезмәтләренең изге һәм җәмгыять өчен бик тә кирәкле булуына инанып эшләүләрен телисе килә.

Мәктәп инде үсеп, балигъ булган, һөнәр үзләштергән, хәзерге вакытта балалар үстерүче кешеләрнең дә әле һаман туган йорты булып тора. Бүген алар әлеге могҗизалы, кызыклы һәм мавыктыргыч мәктәп иленә балалары белән киләләр. Бер генә һөнәр вәкиле дә үз бәйрәмендә шуның кадәрле котлаулар ишетми, аңа шулкадәрле чәчәкләр бүләк итмиләр.

Быел 8 октябрьдә Усад мәдәният йортында Укытучылар көненә багышлап уздырылган район бәйрәме дә нәкъ менә котлаулар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырудан башланды. Аның иркен һәм якты залына мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, башлангыч сыйныфларда эшләүчеләр, фән нигезләренә төшендерүчеләр, китапханәчеләр, балалар бакчалары мөдирләре, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары, ветераннар, яшь белгечләр җыелды.

Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрне һәм педагоглык хезмәте ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады.

- Бүгенге көндә мәгариф дәүләт сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бөтен тырышлык сыйфат ягыннан яңа мәгариф системасын булдыруга юнәлтелә, - дип сөйләде Рөстәм Галиулла улы. - Бу, һичшиксез, укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары эшенә турыдан-туры йогынты ясый - таләпләр арта, эш кызыклырак була башлый. Сез ару-талуны белми эшләвегез һәм һөнәри мәсьәлә-ләрдә даими эзләнүегез нәтиҗәсендә туасы көнгә нигез саласыз. Районның үсеп килүче буыны, Татарстан Республикасының киләчәгенең ни дәрәҗәдә белемле һәм рухи яктан бай булуы гомумән алганда педагоглар берлегеннән дә, шулай ук һәр укытучы, тәрбиячедән дә тора. Һөнәри бәйрәмегездә сезгә сайлаган хезмәтегезгә тугры калуыгыз, зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәх-мәт белдерәм. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык һәм татулык телим.

Гадәттәгечә укытучылар бәйрәме матур концерт номерлары, балалар коллективларының күңелле чыгышлары белән бергә үрелеп барды.

Бу юлы исә музыкаль программада беренчеләрдән булып Бөреле балалар музыка мәктәбеннән скрипкачылар һәм педагоглар ансамбле чыгыш ясады. Аннары залдагылар «Балкыш» балалар иҗат йорты коллективының җыр һәм биюле чыгышларына кул чаптылар.

Билгеле булганча, мәктәп укытучылары - тирән белемле, күп төрле сәләткә ия кешеләр. Коркачык урта мәктәбе директоры Рүзәл Шәйдуллин башкаруындагы җырны тыңлап, тамашачылар да, хезмәттәшләре дә моның нәкъ менә шулай икәнлегенә инандылар. Һәрвакыттагыча, Дөбъяз музыка мәктәбенең балалар хореография коллективы үзенчәлекле номерлары белән сөендерде.

Ел саен һөнәри бәйрәм-нәрендә укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирелә. Быел да шулай булды. Суыксу урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Нурислам кызы Сәйфуллинага "Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдә эшләүче мактаулы хезмәткәре" дигән исем бирелде.

Рус теле һәм әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре дә укытучының эш сыйфаты турында сөйли. Алар республика һәм Россия күрсәткечләреннән югарырак. Укытучының БДИ буенча үз күрсәткече - 92 балл. 2009 елда Гүзәл Нурислам кызы "Мәгариф" өстенлекле милли проектында Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсында, 2012, 2013 елда "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика грантында җиңү яулады. БДИ һәм Дәүләтнең йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Г.Н.Сәйфуллинаның исеме соңгы 5 елда ел саен Татарстанның иң яхшы укытучыларының аналитик җыентыгына кертелә.

"Балаларга аң-белем бирү үзәге - "Сандугач" балалар бакчасы мәк-тәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Гөлнур Исмәгыйль кызы Зиннурова Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөлнур Исмәгыйль кызы - югары квалификацияле җитәкче, инициативалы һәм тәҗрибәле оештыручы. 2002 елдан ул районда методик кабинет мөдире, 2007 елдан район мәгариф бүлегенең мәгълү-мат-методик үзәге директоры булып эшләде.

Г.И.Зиннурова җитәкчелегендә стажировка үтү мәйданчыклары - компетенция үзәге мәктәбе, Өстенлек мәктәбе, техник иҗат буенча база мәйданчыгы, ике телдә тәрбияләүче балалар бакчасы, яңа ФГОС үзләштерүче балалар бакчасы эше җайга салынды. Уздырыла торган эш югары нәтиҗәләр китерә: районда белем бирү системасында уңай үзгәрешләр күзәтелә, грант конкурсларында җиңүчеләр саны арта.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына Күлле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Рашат кызы Нургазизова лаек булды. Гүзәлия Рашат кызының педагоглык эшчәнлегенә яңалыкка омтылу, эш алымнарын һәрдаим яңартып тору хас. Ул балаларны ихлас күңеленнән яратуы, тырышлыгы бәрабәренә район, республика һәм Россия күләмендәге олимпиада-конкурсларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәктәп тәмамлаучыларның әзерлек дәрәҗәсе һәм сыйфаты дәүләтнең белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә, 2012-2013 нче уку елында белемнең сыйфаты 75%, өлгереш 100% тәшкил итте. Һөнәри осталык конкурсларындагы җиңүләр педагогның ни дәрәҗәдә тырыш булуын тагын бер тапкыр раслый.

Бу көнне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Разия Нәбиулла кызы Мышакка да бирелде.

Разия Нәбиулла кызы 37 еллык хезмәт стажына ия. Ул - иҗади эшләүче, талантлы, югары һөнәри осталыкка ирешкән инициативалы укытучы. Укучылар коллективын оештыра һәм җитәкли белә.Разия Нәбиулла кызы - үз һөнәренә гашыйк кеше, иҗади шәхес. Мәктәп тәмамлаучылар, укучылар укытучылары, сыйныф җитәкчеләрен хөрмәт итәләр. Әти-әниләр исә таләпчәнлеге, итагатьлелеге, сизгер күңелле булуы өчен яраталар.

Чыпчык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мәхмүт кызы Хәкимуллина һәм "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эш үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Гомәр Ибраһим улы Гыйниятов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Эльмира Мәхмүт кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 26 ел эшли. Дәресләрендә интернет ресурсларыннан киң файдалана, балаларны белемне мөстәкыйль үзләштерергә өйрәтә. Аның укучылары - әдәбият яңалыкларын күзәтеп баручы актив укучылар, классик әдәбиятны яхшы беләләр, Туган тел көнендә район күләмендәге иҗади конкурсларда күп тапкырлар җиңү яуладылар. Эльмира Мәхмүт кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе, "Эшлекле татар теле" электив курсы программасы авторы.

Гомәр Ибраһим улының педагоглык стажы - 24 ел, гомуми стажы - 43 ел. Ул энтузиаст, укытуда һәм тәрбияләүдә заман юнәлешләрен куллануга өстенлек бирүче. Гомәр Ибраһим улының укучылары - Милләтләр кроссы, Россия чаңгы юлы, "Куркынычсызлык мәктәбе" район ярышлары, "Россия патриотларын тәрбиялибез" кебек район һәм республика ярышларында актив катнашучылар һәм җиңүчеләр. Ул "Сәләт" Халыкара форумында, "ТатЧуМар" төбәкара туристлык ярышларында, республика күләмендәге Авыл уеннарында катнашты.

Район мәктәпләрендә югары бүләкләргә лаеклы тәҗрибәле педагоглар аз түгел. Укыту-тәрбия эшен оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары, укучыларны гамәли яктан әзерләүгә үзеннән зур өлеш кертүе, озак еллар һәм нәтиҗәле эшләүләре өчен берничә укытучы һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләре район башлыгының, шулай ук мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләк-ләнделәр.

Биектау муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы хезмәттәшләрен ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады. Укыту-тәрбия эшен оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, укучыларны гамәли яктан әзерләүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре, озак еллар нәтиҗәле эшләүләре өчен бер төркем укытучыларга һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләренә мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды. Бәйрәмдә шулай ук район башлыгының да Мактау грамоталары тапшырылды.

Гадәт буенча һөнәри бәйрәм көнендә гомерләренең күп елларын балалар тәрбияләүгә һәм укытуга багышлаган, педагоглар коллективына җитәкчелек иткән укытучылар - юбилярларны хөрмәтлиләр. Аларның күпчелеге бүген дә нәтиҗәле эшләвен дәвам иттерә. Район җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре Фәрит Касыйм улы Хәлиуллинны, Валентина Александровна Егошинаны, Наилә Мансур кызы Сафиуллинаны, Наилә Наил кызы Насыйбуллинаны, Мария Константиновна Данилованы, Татьяна Борисовна Гришинаны, Розалия Нури кызы Хәнәфиеваны, Зөмәрә Кадыйр кызы Шәрәфетдинованы, Лена Фариль кызы Фәләхованы, Ринат Бари улы Хәсәновны, Зөлфия Шамил кызы Гыйззәтуллинаны, Рәзидә Рәшит кызы Әгълуллинаны һәм Зөбәрҗәт Хәмит кызы Каюмованы котладылар.

Барысы да җылы мактау сүзләренә лаек булсалар да, бары берсе турында гына сөйләп үтәбез. Бу - 3 нче Биектау урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лена Фариль кызы Фәләхова - "Безнең иң яхшы укытучыбыз" грантында ике тапкыр җиңү яулаучы. Ул зур нәтиҗәгә ирешеп эшләргә омтылуы, кадрларның һөнәри осталыгын камилләштерергә тырышуы, яшь сыйныф җитәкчеләрен тәҗрибә туплауга юнәлтүе белән аерылып тора. Лена Фариль кызының укучылары - муниципаль һәм республика дәрәҗә-сендә ел да уздырыла торган фән олимпиадаларында призлы урыннарны яулаучылар. Аның укучысы Алсу Хәсәнова рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды һәм хәзер укуын медицина университетында дәвам иттерә. Тагын 7 укучы аның фәне буенча 90 һәм 98 балл җыйдылар. Лена Фариль кызы мәктәп эшен патриотик һәм рухи-әхлакый, спорт-сәламәтләндерү һәм хезмәт тәрбиясе бирү юнәлешләре буенча оештыра, балигъ булмаганнар белән профилактик эш уздыра.

Нәкъ менә шундый укытучылар яшьләрнең остазлары була. Быелгы уку елында район мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына 12 яшь белгеч - 5 укытучы һәм 7 тәрбияче килде. Өлкән хезмәттәшләре алдында алар һөнәргә тугры булырбыз, дип сүз бирәләр: тырышып эшләргә, уйланырга, укырга, дуслашырга, хыялланырга, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт табарбыз, дип вәгъдә итәләр. Яшь белгечнең, күп еллар узгач, ышанычлы, тәҗрибәле һәм талантлы педагогка әверелүен күрүе бик күңелле. Укытучылык эше менә шулай буыннан буынга тапшырыла да инде ул.

Бәйрәм гадәт буенча туган телгә тугрылык һәм аны ярату, белемгә омтылу символына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Галимнәр үзләренең ачышлары белән нигезле горурлансыннар, медицина хезмәткәрләре яки дәүләт эшлеклеләре үзләренең бурычларын аеруча мөһиме дип санасыннар, әмма класска укытучы аяк басса һәм анда дәрес дип атала торган изге эш башланса, планета һәм кешелек язмышы, аның киләчәге - нәкъ менә укытучы кулына күчә! Тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да хезмәтләренең изге һәм җәмгыять өчен бик тә кирәкле булуына инанып эшләүләрен телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев