Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Укучыларда яңа проектлар күп

Күптән түгел Усад мәктәбендә педагог-оештыручылар һәм районның балалар активы семинар-практикумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасында балалар хәрәкәтен модернизацияләү буенча республика эш төркеме җитәкчесе "Мәктәптән тыш эш Республика үзәге" Балалар оешмасы дәүләт учреждениесенең бүлек мөдире Елена Калашникова, шушы учреждение методисты Андрей Толкачев, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Сафина катнашты. Балалар...

Күптән түгел Усад мәктәбендә педагог-оештыручылар һәм районның балалар активы семинар-практикумы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасында балалар хәрәкәтен модернизацияләү буенча республика эш төркеме җитәкчесе "Мәктәптән тыш эш Республика үзәге" Балалар оешмасы дәүләт учреждениесенең бүлек мөдире Елена Калашникова, шушы учреждение методисты Андрей Толкачев, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Зөлфия Сафина катнашты.

Балалар оешмасы тормышта яңа максатлар куйганда зур роль уйный. Җәмгыятькә үзенең хокукларын һәм бурычларын төгәл белә торган, гражданлык позициясенә ия булган социаль яктан белемле һәм мобиль шәхес кирәк.

Татарстан дәвамчылары хәрәкәте безнең республикада яшьләр арасында бик популяр. Аның төп идеясе - узгандагыларны өйрәнеп һәм файдаланып, лаеклы рәвештә алга бару, буыннар күчүчәнлегенә ярдәм итү, катнашучыларга тормыштагы мөмкинлекләр байлыгыннан файдаланырга булышу. Патриотлык һәм гражданлыкның нигезендә - ата-бабаларыбызга карата хөрмәт.

Райондагы балалар берләшмәләре үсешенә республика Мәктәптән тыш эш үзәге, районның мәгариф бүлеге, "Тулпар" мәктәптән тыш эш үзәге методистлары да, мавыгучан кешеләр дә булыша. Укучыларга өлкәннәр хәрәкәте турындагы сөйләүләрне тыңлау, кызыксындырган сорауларын бирү, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү һәм аларның киңәшләренә колак салу файдалы.

Педагог-оештыручы Татьяна Коробкова һәм 11 сыйныф укучылары Екатерина Коробкова белән Анна Васильеваның мәктәптә тормышка ашырыла торган проектлар турындагы тирән мәгънәле итеп сөйләве семинарда катнашучыларга бик ошады.

Чыпчык мәктәбенең педагог-оештыручысы А.Кәримова "Мәктәптә социаль партнерлык. Мәктәпнең социаль объектлар һәм башка белем бирү учреждениеләре белән бергә эшләве" дигән социаль проектлау эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Яшьләр - Россиянең ышанычы!" дигән 1 нче Республика форумы дипломантлары Гөлзия Баязитова, Әдилә Зиннәтуллина һәм Алексей Захаров "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы" дигән видеоролик күрсәттеләр һәм республика форумында икенче урынны алдылар.

Шушы ук көнне "Дружба-Дуслык" балалар иҗтимагый оешмасының "Биектау районында изге гамәлләр көне" дигән проекты тәкъдим ителде. Балалар районның гына түгел, ә бәлки республика, илнең җәмәгать тормышында актив катнашалар. Фикердәшләрне берләштерүче волонтерлар хәрәкәте популярлык казана. Балаларга эчке һәм хәтта тышкы яктан үзгәрергә нәкъ менә волонтерлар хезмәте ярдәм итә. Битарафлык кызыксынуга әверелә. Безнең районда волонтерлар хәрәкәтендә 1174 кеше катнаша. Нигездә болар уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары. "Биектау районында изге гамәлләр көне" проекты биш блокны күздә тота. "Шәфкатьлелек"тә балалар хәйрия эшләрнең, шәфкатьлелек, сизгерлек, кеше хәлен аңлый белүнең илебездәге иң яхшы үрнәкләрен яңарту белән шөгыльләнәчәкләр. "Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше"ндә укучылар сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүне пропагандалау һәм рекламалау белән мәшгуль булачаклар, заман җәмгыяте тормышына изгелек һәм гүзәллекне кертү, балалар һәм үсмерләрне рухи һәм физик камилләштерүгә булышлык итәрләр.
"Күргәзмә агитация" блогында волонтерлар җәмәгатьчелек игътибарын экология, әхлаклылык, рухи сәламәтлек, үзара ярдәм проблемаларына җәлеп итәчәкләр. "Иҗади блок" балалар һәм үсмерләрдә социаль-актив позиция булдыруга, аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә этәргеч ясар. "Без - җирне яклаучылар" блогында укучылар үсмерләрдә әйләнә-тирә мохитка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләчәкләр.

Елена Калашникова Татарстан Республикасында балалар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә тукталды. Ул балалар оешмаларының активлык картасын, аларның идарә, үзидарә структурасын күрсәтте, 2015-2016 нчы уку елына проектлар, акцияләр, конкурслар һәм фестивальләр белән таныштырды, балалар хәрәкәтенә яңа программалар кертү турында сөйләде.

Семинарның иң кызыклы мизгеле Казанның "Мәктәптән тыш эш республика үзәге" методистлары Елена Калашникова һәм Андрей Толкачев оештырган һәм уздырган гамәли өлеш булды. Анда балалар коллективын туплауга юнәлтелгән төрле тренинглар һәм уеннар уздырылды. Балалар һәм педагоглар рухи күтәренкелек һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар.

Семинар азагында Усад урта мәктәбеннән "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар, Халыкара әниләр көненә багышлап, "Сәламәт ана - сәламәт бала" - алкоголь һәм тәмәкенең хатын-кыз организмына тискәре йогынтысы турында республика акциясе уздырдылар. Сораштырудан соң анда катнашучылар уңдырышлылыкны гәүдәләндергән кызгылт-сары һәм мәхәббәт символы булган кызыл "йөрәкләр" алдылар. Усад мәктәбендә SMS-балалар" проектына 5-11 сыйныф укучылары - барлыгы 41 кеше керә.

- Балалар хәрәкәтендә катнашу - тулы кыйммәтле гражданлык эшчәнлегенә илтүче юл, булачак актив гражданнар, лидерлар тәрбияләү мәктәбе, - дип сөйләде Усад мәктәбенең педагог-оештыручысы Татьяна Коробкова. - Бу тормышның яңа мәгънәсен, яңа формаларын, шәфкатьлелек, мәхәббәт, гаделлек, матурлык идеалын эзләү. Башкача әйткәндә, һәр укучының үзенең мөмкинлекләрен ачуы һәм тормышка ашыруы. Безнең максат - балалар һәм үсмерләргә бүгенге көннең катлаулы шартларын аңларга булышу, кызыклы һәм үз фикерен курыкмыйча әйтә белә торган әңгәмәдәш булырга ярдәм итү, аларны аралашу әдәплелегенә, бәхәс алып барырга, яшьтәшләренә уңай йогынты ясарга өйрәтү.

Район балалар активының семинар-практикумнары бик мөһим, чөнки активистлар төрле мәктәпләрдәге яшьтәшләре белән аралаша, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнә алалар. Әйе, бергәләп эш иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев