Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Укучылар шимбә ял итәргә тели – мәктәп ни дияр?

Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә укучыларны шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы, дигән сорау актуальләште. Күп кенә әти-әниләрнең бу үзәгенә үткән мәсьәлә. Олылар ял иткәндә, балалар да өйдә булса яхшы, дип саный күпләр. Бер көн эчендә баланың башы ял итәргә дә өлгерми - якшәмбесе дә өй эше хәзерләп үтә бит аның!...

Яңа уку елына аяк баскан көннәрдә укучыларны шимбә көннәрендә укыту кирәкме-юкмы, дигән сорау актуальләште. Күп кенә әти-әниләрнең бу үзәгенә үткән мәсьәлә.
Олылар ял иткәндә, балалар да өйдә булса яхшы, дип саный күпләр. Бер көн эчендә баланың башы ял итәргә дә өлгерми - якшәмбесе дә өй эше хәзерләп үтә бит аның!

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов шимбә көнен кече класслар өчен ял көне итү тәкъдиме Дәүләт Думасына кертелүе турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шимбә көнен өстәмә белем бирүгә тоту кулайрак булыр иде. 5 көнлек укудан соң, мәктәптә әти-әни һәм баланы берләштерүче, якынайтучы ниндидер спорт чаралары, түгәрәкләр оештыру һәм үткәрү яхшырак һәм файдалырак булыр иде, дип саный ул.
- Соңгы сүзне мәктәпләр әйтергә тиеш. Закон буенча һәр белем бирү учреждениесе уку программасын, дәресләр расписаниесен үзе төзи. Мин мәктәпләр бу юлдан китеп, шимбәләрне балалар һәм әти-әниләргә өстәмә белем бирүгә тотсын иде, - дип үз теләген белдерде ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов фикеренчә, чыннан да шимбә уку-укымау мәктәпләр дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәлә. Аның сүзләренчә, инде хәзер 5 көнлек уку атнасын сайлаган белем оешмалары бар.
- Укыту процессын оештыру, укыту планнарын кабул итү тулысынча мәгариф оешмасының үз карамагында. Ләкин без укыту планнарының үзенчәлеген исәптә тотып, 5 көнлек укытуга күчүне тәкъдим итмибез.Чөнки укыту көннәрен киметү исәбенә укучыларның дәресләр санын арттырырга туры киләчәк. Әмма мәктәпләр бу мәсьәләне үзләре хәл итәргә хокуклы, дип белдерде министрлык вәкиле «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда.
Укучыларның икенче сменада укырга мәҗбүр булуы да борчыган мәсьәләләрнең берсе. Республикада барлык укучыларның 8 проценты төштән соң белем ала. Монысы шулай ук әти-әниләр өчен дә, балалар өчен дә бик үк уңайлы түгел. Әмма урыннар җитмәү сәбәпле, мәктәпләр уку-укытуны шул рәвешле көйләргә мәҗбүр.
Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, бу бер безнең республикага гына хас проблема түгел. Россия күләмендә бер Санкт-Петербургта гына ике сменалы белем алу, гомумән, юк.
- Бөтен ил, кызганычка, уку-укытуны ике сменалы режимда алып бара. Ә Кавказ төбәкләрендә хәтта өченче смена да бар әле. Узган елда мәктәпләрдә өстәмә урыннар булдыру буенча федераль программа төзелде. 2025 елга кадәр Россия буенча 6 миллион яңа урын булдыру ниятләнә. Бу беренче чиратта ике сменалы режим белән бәйле, шулай ук демографик вәзгыять, балалар саны арту да, өстәмә укыту мәйданнары булдыруны таләп итә. Татарстанда да шундый ук программа булдырылды, - дип белдерде министр урынбасары.
Республиканың төрле районнарында ике сменада укучылар саны буенча вәзгыять төрле. Антирейтингта лидер буларак Чистай районы аталды. Биредә укучыларның 33 проценты 2нче сменада укый икән. Арчада да бу мәсьәлә кискен тора. Гомумән, зур шәһәрләр өчен бу гаять мөһим һәм хәл итүне таләп итә торган проблема. Әмма якындагы елларда уңай якка үзгәрешләр булыр, дип көтелә. Инде быел ук кабул ителгән программа буенча Чаллыда 800 урынлык мәктәп төзелеп, үз ишекләрен ачты. Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, бу беренче «карлыгач».
Әкрен-әкрен финанс мөмкинлекләргә карап, яңа белем оешмалары төзеләчәк. Әмма акча булганда да, бу мәсьәләне хәл итүдә башка кыенлыклар туарга мөмкин. Әйтик, зур шәһәрләрдә үзәктә (төп проблемалар да шунда) яңа мәктәпләр төзү өчен мәйданнар юк. Кайбер җирләрдә бу проблеманы янкормалар төзү юлы белән хәл итәргә җыеналар, шулай ук уңайлы инфраструктура булдырып, халыкны шәһәр читенәрәк күчерү мөмкинлекләрен дә файдаланырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев