Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Тыйнак, эшчән, ярдәмчел

Хәкимуллина Мәдинә Нотфулла кызы 1960 елда Бикнарат авылында якты дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылларында ала, аннан Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлый. Мәдинә балачагыннан ук җаваплылык, тыйнаклык, эшчәнлек сыйфатларына ия булган. Мәктәптә укыган вакытта да оста итеп шәл, оекбаш, бияләйләр бәйләп, әнисенең ярдәмчесе, уң кулы булып үсә. Ул кечкенәдән тыйнак,...

Хәкимуллина Мәдинә Нотфулла кызы 1960 елда Бикнарат авылында якты дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылларында ала, аннан Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлый.

Мәдинә балачагыннан ук җаваплылык, тыйнаклык, эшчәнлек сыйфатларына ия булган. Мәктәптә укыган вакытта да оста итеп шәл, оекбаш, бияләйләр бәйләп, әнисенең ярдәмчесе, уң кулы булып үсә. Ул кечкенәдән тыйнак, тәртипле сабыр кыз булып, Дөбъяз аяк киеме артеленә эшкә килә. Үзенә бирелгән планнарын арттырып үти. Хәзерге вакытта да бергә эшләгән хезмәттәшләре Мәдинә апаны хөрмәт итеп, аның белән аралашып торалар.

Дөбъязда эшләгән вакытта Суыксу авылыннан Хәкимуллин Искәндәр дигән егетне очрата һәм аның белән дуслашып китә. 1981 нче елда алар матур гаилә корып җибәрәләр. Бүгенге көндә аларның, үзләре кебек, акыллы, тыйнак, эшчән ике балалары: кызлары һәм уллары бар. Икесе дә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары уку йортына укырга керделәр. Уллары Ирек тә, кызлары Гөлнара да укытучы һөнәрен сайлады. Хәзерге көндә алар Казан шәһәрендә эшлиләр, шунда яшиләр дә. Ял көннәрендә гел әти-әниләре янында булырга тырышалар.

Мәдинә апа озак еллар кайнанасы Суфия апа белән яшәде. Суфия апа соңгы биш елында зиһеннәрен югалтып авырды. Мәдинә апа белән Искәндәр абый аны, яшь баланы тәрбияләгән төсле карап, олылап, соңгы юлга озаттылар.

Мәдинә апа 1986-1996 нчы елга кадәр Суыксу авыл Советында баш бухгалтер булып эшләде. Бу хезмәтен дә ул зур тырышлык, төгәллек белән башкарды. 1996 елдан хәзерге көнгә кадәр Суыксу урта белем мәктәбендә техник хезмәткәр бурычын үти. Кайда гына хезмәт итмәсен, эшен бик төгәллек белән башкара. Авылдашлары аны бик ягымлы килен дип хөрмәт итәләр. Ике яктан булган туганнарын тигез күреп, хөрмәт итеп яши.

Мәдинә апа - һәрьяктан үрнәк алырлык кеше. Безнең өчен ул һәрвакыт матур үрнәк булып тора. Язның беренче аенда Мәдинә апа үзенең гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул киләчәктә дә көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булып калыр дип уйлыйбыз, чөнки аңа бу күркәм сыйфатлар ана сөте белән кергән. Мәдинә апага нык сәламәтлек, тыныч, тигез гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев