Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Туган якны яратып үссеннәр

Ватанга мәхәббәт - коры сүз генә түгел. Дөресрәге, коры сүз генә булып калырга тиеш түгел. Кеше кечкенәдән үк үзен гражданин итеп тойсын өчен нишләргә? Әлбәттә, монда гаиләнең роле бик зур, ләкин мәктәп тә ватанпәрвәрлек тәрбияләү белән шөгыльләнә бит. Учхоз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ирина Анатольевна Гаранина белән Гүзәлия Гаптелислам кызы...

Ватанга мәхәббәт - коры сүз генә түгел. Дөресрәге, коры сүз генә булып калырга тиеш түгел. Кеше кечкенәдән үк үзен гражданин итеп тойсын өчен нишләргә?

Әлбәттә, монда гаиләнең роле бик зур, ләкин мәктәп тә ватанпәрвәрлек тәрбияләү белән шөгыльләнә бит. Учхоз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Ирина Анатольевна Гаранина белән Гүзәлия Гаптелислам кызы Сафина шактый кызыклы проект уйлап таптылар һәм аны гамәлгә дә ашырдылар.

Җәйге каникул вакытында мәктәпнең беренче катындагы стеналарның берсе Биектау районы картасына әверелде. Анда барлык торак пунктлар күрсәтелде. Район тормышы турында стенаның түбәнге өлешенә пөхтәләп урнаштырылган брошюралар сөйли. Картаны бизәп торучы символлар - Биектау районының гербы һәм әләме. Бу картага карагач, балалар районның чикләрен һәм урнашкан урынын гына түгел, аның ничек яшәвен, нинди уңышларга ирешкәнен дә исендә калдырачак. Яратыр өчен, башта өйрәнергә һәм белергә кирәк бит. Иртәме-соңмы, алар үз-үзләренә: "Ә мин кем? Үз районым, үз Ватаным өчен нәрсә эшли алам?" - дигән сорауны куячак. Ватанпәрвәрлекнең башы әнә шулдыр, мөгаен.

Реклама

Бу балалар әти-әниләренекенә караганда да әһәмиятлерәк күркәм гамәлләр кылырга сә-ләтле, ихтирамга лаек кешеләр булып үсеп җитәр, дип өметләнәбез. Укучыларның әти-әниләре, дигәннән, җәй көне алар мәктәпнең өч кабинетын төзекләндерде. Үз балаларын, мәктәпне, бистәне яратуның үрнәге инде бу. Ватанпәрвәрлек үрнәге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев