Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

“Туган телем – иркә гөлем”

21 февраль - Халыкара телләр кене. Безнең ана телебез - татар теле, Тукай теле. Моңлы да ул, җырлы да ул газиз телебез. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Өнсә башлангыч белем бирү мәктәбендә "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган бик матур кичә булып узды. Аны Өнсә китапханәсе белән берлектә башлангыч...

21 февраль - Халыкара телләр кене. Безнең ана телебез - татар теле, Тукай теле. Моңлы да ул, җырлы да ул газиз телебез.

Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Өнсә башлангыч белем бирү мәктәбендә "Туган телем - иркә гөлем" дип аталган бик матур кичә булып узды. Аны Өнсә китапханәсе белән берлектә башлангыч сыйныф укытучылары Габдуллина Люция, Һидиятуллина Дилбәр һәм "Гүзәл" балалар бакчасы тәрбиячесе Гыйниятуллина Римма әзерләделәр.

Зал бәйрәмчә матур итеп бизәлде, һәркемдә бәйрәм рухы иде. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре дә килгән иде. Укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар телендә бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Телебез турында бөек кешеләрнең фикерләрен белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Кичәнең икенче өлешендә укучылар ике командага бүленеп "Йолдызлы сәгать" уенында катнаштылар. Үзләренең телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Ике команда да сынатмады. Бәйге тигез исәп белән тәмамланды. Һәр-вакыттагыча, дуслык җиңде.

Кичә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев