Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Техник иҗат аша – булачак һөнәргә

Районның алты мәктәбе - Күлле, Шуман, Мүлмә, Суыксу, Айбаш һәм Биектауның 3 нче мәктәпләре 2 сентя-брьдә Казанның фәнни-тикшеренү техник университетында (КАИ) ачылган 1 нче Бөтенроссия инженерлар фестивалендә катнаштылар. Инженерлык белеме алу һәм инженерлык фәннәрен тирәнтен өйрәнү-нең соңгы вакытта әһәмияте арта бара. Шуңа күрә республикадагы иң абруйлы уку йортларының берсендә Белем...

Районның алты мәктәбе - Күлле, Шуман, Мүлмә, Суыксу, Айбаш һәм Биектауның 3 нче мәктәпләре 2 сентя-брьдә Казанның фәнни-тикшеренү техник университетында (КАИ) ачылган 1 нче Бөтенроссия инженерлар фестивалендә катнаштылар.

Инженерлык белеме алу һәм инженерлык фәннәрен тирәнтен өйрәнү-нең соңгы вакытта әһәмияте арта бара. Шуңа күрә республикадагы иң абруйлы уку йортларының берсендә Белем көненең балаларның техник иҗат күргәзмә-сеннән башлануы да бер дә очраклы түгел. Күргәзмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, техник университет ректоры Альберт Гыйльметдинов, Германия университетлары ректорлары килде.

Биектау районы укучылары күргәзмәдә Мейкертон, суднолар, машиналар, очкычлар, ракеталар модельләштерү, роботлар техникасы, уйлап табучанлык юнәлешләре буенча экспонатларын тәкъдим иттеләр.

- Безнең районда балаларның техник иҗаты 2013 нче елда, Биектауның 3 нче урта мәктәбе фәнни-техник иҗатның база мәйданчыгын булдыру буенча муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңү яулаганнан соң тагын да активрак үсеш алды. Әлеге конкурс "Мәктәп дәресләрдән соң" проекты кысаларында уздырылды, - дип сөйләде районның мәгариф бүлеге методисты Галина Низамова. - Беренче җитди уңыш районның агымдагы елның маенда Республика күләмендәге техник иҗат конкурсында катнашуы булды.

Күлле урта мәктәбе командасы, "Мейкертон 3D-принтер" төбәк технологик мастер-классында проектлар конкурсындагы катлаулы көндәшлекне узып, җиңүчеләр сафына керде. Бу аңа балалар техник иҗатына ярдәм һәм аны үстерү буенча 1 нче республика фестивалендә катнашырга юл ачты. Мәктәп директоры - физика укытучысы Айрат Сафин җитәкчелегендә укучылар әзер тупланмадан үз куллары белән 3D-принтер, санлы 3D моделе буенча физик объектны катламлы итеп ясау алымын файдалана торган җайланма җыйдылар. Нәтиҗәдә файдаланырга яраклы җиһаз килеп чыкты.

Әлеге җайланманы 1 нче Бөтенроссия инженерлар фестивалендә укытучысы Айрат Ринатович белән бергә 9 нчы сыйныф укучысы - ракета модельләре ясау буенча район конкурсында җиңеп чыккан Айдар Вәлиев күрсәтте. Күлле мәктәбе фестивальдә шулай ук ретроавтомобильләр моделен дә тәкъдим итте. Әмма игътибарны барыннан да күбрәк җәлеп итүче экспонат, мөгаен, кулдан ясалган туфрак йомшарткыч булгандыр. Аны укытучысы Исмәгыйль Рәхим улы Сабиров җи-тәкчелегендә шушы мәктәп укучысы Иван Бычков ясаган. Техник иҗат һәм уйлап табучылык өлкәсендә авыл укучыларына иҗат өчен эш мәйданы киңрәк. Фестиваль моны тагын бер кат исбатлады. Шуман урта мәктәбе командасы Бөтенроссия фестиваленә бер олау диңгез кораблары алып китте. "Суднолар модельләштерү" юнәлеше буенча экспонатлар әзерләү белән технология укытучысы Николай Иванович Корчагин җитәкчелегендә 6 нчы сыйныф укучылары шөгыльләнә. Шуман укучылары әзерләгән "Белые паруса" корабле, "Стрела" торпеда катеры, "К-19", "Курск" су асты көймәләре, "Орел" җил-кәнле судносы, "Индевор" шхунасы, "Русь" корабле һәм хәтта Англия короле корабле модельләре башта район фестивалендә, аннары республика күләмендәге техник иҗат фестивалендә призлы урынга лаек булды. 1 нче Бөтенроссия фестивалендә әлеге экспонатларны 6 нчы сыйныф укучысы Артем Горячев күрсәтте. Ә "Машиналар модельләштерү" классында укытучы Илшат Һидият улы Хәйруллин әзерләгән прогулка автомобиле моделе тәкъдим ителде. Аны Салават Хәбибуллин күрсәтте.

Роботлар техникасы һәм авиамодельләштерүдә лидерлар - Биектауның 3 нче мәктәбе укучылары. Үзләрен район һәм төбәк конкурсларында күрсәткәннән соң, Биектау укучыларының хезмәтләре балалар техник иҗатының Бөтендөнья олимпиадасының сайлап алу этабына да узды. 3 нче Биектау мәктәбе директорының фәнни-техник иҗат буенча урынбасары Таһир Рәшит улы Хәмитов җитәкчелегендә 8 нче сыйныфлар фестивальдә катнашырга каршылыкларны җиңү өчен ике зур робот ясадылар. Аларны Казанның фәнни-тикшеренү техник университетындагы күргәзмәдә Хәмит Ногъманов күр-сәтте. 4 нче сыйныфтан Азат Сәхибуллин лабиринтлар буйлап йөри ала торган кечкенәрәк роботларны тәкъдим итте.

3 нче Биектау мәктәбе укытучысы Айрат Альфред улы Хәйруллин сигезенчеләрдә авиамодельләштерү белән шөгыль-ләнә. Фестивальдә катнашу өчен балалар эчке яну двигательләрендә радио аша идарә ителә торган, шулай ук электр двигательләрендә эшли торган модельләр, радиодан идарә ителүче планерлар, ике самолет һәм ракета моделе җыйганнар. Болар - техник иҗат түгәрәгендә мәктәп укучылары иҗат иткән иң яхшы хезмәтләр. Модельләр ясауда 8 нче сыйныф укучылары Владислав Яковлев, Марат Гайнетдинов, Андрей Бычков, Хәмит Ногъманов тырышып эшләгәннәр.

Суыксу һәм Айбаш мәктәпләре командалары фестивальдә хәрби техника модельләре белән катнаштылар. Булат Низамиев данлыклы "Т-34" танкы моделен, ә Ильяс Хәйруллин "Катюша" БМ-13 моделен тәкъдим итте. Мүлмә урта мәктәбе укучысы Инсаф Әхмәтханов әзерләгән "КамАЗ" йөк машинасын чын машинадан аерып алырлык түгел иде. Фестивальдә республиканың барлык районнарыннан, Татарстан башкаласыннан яшь уйлап табучылар катнашты. Балаларның үзләре кебек үк мавыккан хезмәттәшләре белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу мөм-кинлеге булды. Үз вакыты белән тормышка ашачак яңа идеяләр, фикерләр барлыкка килде.

Безнең республикада 2010-2015 нче елларга «Киләчәк» дип аталучы мәгарифне үстерү стратегиясе кабул ителде. Аның төп бурычларыннан берсе - югары технологияле инженерлык производствосы өлкәсендә һөнәрне төптән уйлап сайларга әзер иҗади шәхес тәрбияләү. Безнең район укучыларының Бөтенроссия инженерлар фестивалендә катнашуы әлеге бурычларны тормышка ашыруга лаеклы өлеш булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев