Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

SMS-балалар тагын халык арасында

"SаMоSтоятельные дети" проектында катнашучылар "Без сәламәт Россия яклы" дигән акция уздырды ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча Россия Федераль хезмәтенең ТРдагы Идарәсе наркотикларга каршы "SаMоSтоятельные дети" республика проектын үтәү кысаларында эчкечелеккә каршы "Без сәламәт Россия яклы" дигән акция уздырылуы турында игълан иттеләр. Әлеге акциядә Бөреле урта...

"SаMоSтоятельные дети" проектында катнашучылар "Без сәламәт Россия яклы" дигән акция уздырды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча Россия Федераль хезмәтенең ТРдагы Идарәсе наркотикларга каршы "SаMоSтоятельные дети" республика проектын үтәү кысаларында эчкечелеккә каршы "Без сәламәт Россия яклы" дигән акция уздырылуы турында игълан иттеләр. Әлеге акциядә Бөреле урта мәктәбе укучылары да актив катнашты.
9 нчы сыйныф укучыларыннан торган төркемнәр:
"Мы - за здоровье,
мы - за счастье!
Мы - против боли
и несчастья!
За трезвый разум,
за ясность мысли,
За детство, юность,
за радость жизни!"
("Без - сәламәтлек, бәхет яклы! Без - авыртулар һәм бәхетсезлеккә каршы!
Аек акыл, ачык фикер, Балачак, яшьлек, тормыш яклы!") дигән өндәмәләр белән бердәм рәвештә поселок урамнарына чыктылар.
Укучылар поселок кешеләре белән аңлату эшләре алып бардылар, сәламәт яшәү рәвешен сайлап, агач колгага беркетелгән кадакка үзлә-ренең исерткеч эчемлекләргә карата мөнә-сәбәтен гәүдәләндерә торган мәгълүм төстәге тукыма бәйләргә тәкъдим иттеләр. "Мин - нинди генә күләмдә булса да, алкогольгә каршы!" дип уйласа, кызыл тасма, "мин - исерткеч эчемлекләрне күп куллануга каршы" булса - зәңгәр, "Эчкечелеккә - юк! Сәламәтлеккә - әйе!" булса - яшел. Гомумән алганда кызыл тасмалар 37, зәңгәрләре - 28, яшелләре 24 данә җыелды.
Ә сез сәламәт яшәү рәвеше яклымы?
Шулай булса, безнең акциягә кушылыгыз!
Е.НОВИКОВА, Бөреле мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев