Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Сәләт» лагеренда бик күңелле булды

Җәйнең өч ае, үзе турында матур хати-рәләр калдырып, үтте дә китте. Минем өчен быелгы җәй аеруча күңелле булды. "Сәләт-Болгар" палаткалы лагеренда уздырылган атна исә хәтердә аеруча озак сакланыр. Бик кыска смена булса да, ул төрле вакыйгаларга бай булып, күңелдә якты истәлекләр калдырды. Без өч көн Болгарда булдык. Лагерьдагы һәр көн...

Җәйнең өч ае, үзе турында матур хати-рәләр калдырып, үтте дә китте. Минем өчен быелгы җәй аеруча күңелле булды.

"Сәләт-Болгар" палаткалы лагеренда уздырылган атна исә хәтердә аеруча озак сакланыр. Бик кыска смена булса да, ул төрле вакыйгаларга бай булып, күңелдә якты истәлекләр калдырды.

Без өч көн Болгарда булдык. Лагерьдагы һәр көн кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылды. Вожатыйлар һәрдаим ниндидер кызыклы уеннар тәкъдим иттеләр, безнең буш вакыт бөтенләй калмады. Күп вакытыбызны яңа башкарачак биюне өйрәнүгә сарыф иттек. Аны өч көндә өйрәнеп, форумга чыгыш ясарга киттек. Биредә оештырылган аланнарда биюдә генә түгел, ә бәлки төрле спорт һәм интеллектуаль уеннарда да көч сынаштылар. Без барлык ярышларда да әйбәт чыгыш ясадык һәм тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә үз аланыбызның дәрәҗәсен төшермәдек.

III нче Халыкара яшьләр форумы "Сәләт"тә белем туплау ягыннан бик кызыклы программа тәкъ-дим ителде. Анда теләге булган һәркем катнаша алырлык мастер-класслар һәм лекцияләр уздырылды. Шундый шәп лагерьда ял итә алуыма мин бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев