Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Сингапурча укытабыз

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сингапурның "Educare" компаниясенең уртак проекты кысаларында 2014 нче елның гыйнварында Татарстанда Өстенлек мәктәпләре булдыру проекты эшли башлады. Татарстанда 50 Өстенлек мәктәбендә балаларны хәзерге заман өчен ки-рәкле алдынгы белемнәр һәм күнекмәләргә өйрә-тәчәкләр. Андый типтагы мәктәп һөнәри үсешне системалы рәвештә гамәлгә ашырырга, яңа-лык алып килүче программалар...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сингапурның "Educare" компаниясенең уртак проекты кысаларында 2014 нче елның гыйнварында Татарстанда Өстенлек мәктәпләре булдыру проекты эшли башлады.

Татарстанда 50 Өстенлек мәктәбендә балаларны хәзерге заман өчен ки-рәкле алдынгы белемнәр һәм күнекмәләргә өйрә-тәчәкләр. Андый типтагы мәктәп һөнәри үсешне системалы рәвештә гамәлгә ашырырга, яңа-лык алып килүче программалар кертергә һәм, XXI гасырның уңышка ирешәчәк укучыларын тәрбияләп чыгару өчен, үзе дә даими камилләшеп торырга тиеш.

Биектау муниципаль районында Биектауның 3 нче номерлы урта мәктәбе инновацион Өстенлек мәктәпләре рәтенә кертелде. Мәктәпне сайлаганда, 3 нче мәктәпнең укытуда алдынгы методикалар һәм технологияләрне актив кулланучы югары квалификацияле укытучылары белән аерылып торуы исәпкә алынды. Мәктәбебез укучыларның БДИ тапшыру нәтиҗәләре, олимпиадаларда җиңүләре буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә, балаларның белем сыйфаты дәрәҗәсе дә югары. Безнең мәктәптә баш мие эшчәнлеген активлаштыруга юнәлтелгән укыту (BBL) нигез итеп алынды. BBL - белем бирүдә максатчан рәвештә баш миенең эшләү үзенчәлекләреннән файдаланучы стратегияләрне җәлеп итү дигән сүз. BBL укытучыларга шәхси эмоциональ тәҗрибәне, укучыны сыйфатлаучы күрсәткечләрне һәм укытуның зарури стильләрен бербөтен итеп тупларга мөмкинлек бирә, белем бирүнең нәтиҗәле стратегияләрен һәм когнитив неврология принципларыннан алынучы укыту материалларын булдырырга ярдәм итә.

3 нче мәктәпнең укытучылар коллективы укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген арттыручы сингапур методикасы структураларын алдан үзе өйрәнде. Узган уку елы дәвамында барлык укытучылар да Сингапурдан килгән белгечләр уздырган тренингларда катнашты. Җәй көне биология укытучысы М.И. Варакина һәм мәктәп директоры А.В.Шеваловский Сингапурда махсус курсларда укып кайттылар. Күп кенә халыкара рейтинглар күрсәткәнчә, Сингапур - мәктәптә белем бирүне алга җибәрү өлкә-сендә лидер дәүләт.

Методиканың асылы нидән гыйбарәт соң? Дәреснең һәр этабында укучыларның мөстәкыйль, парлы һәм командада эшләвенә басым ясала. Нигезен совет педагогы Л.С.Выготский системасы - үстерешле укыту, укучы белән укытучының хезмәттәшлеге идеясе тәшкил итә. Тик ул ныклы системага салынган һәм күбрәк структуралаштырылган.

Укыту процессы барышында барлык укучылар да бер-берсенә уңай хисләр белән бәйле, һәрберсе шәхси җаваплылыкка һәм бертигез катнашу мөмкинлегенә ия. Берьюлы баручы үзара хезмәттәшлек көчсез укучыга читтә калырга ирек бирми. Дәрес вакытында һәр укучының чыгыш ясау, үз билгесен алу мөмкинлеге бар. Шулай итеп, укыту процессы үзе үзгәрә, укучыларда кызыксынучанлык, эмо-циональлек, тактлылык уяна, төркемдә, командада, парда кешеләр белән аралашу культурасы үсә. Балалар логик яктан төзек, дәлилле, эзлекле, кыска фикер йөртергә өйрәнә. Укытучыдан бер генә нәрсә таләп ителә: профессионал һәм яхшы психолог булу. Бу вакытта уку "кооператив" булып чыга: һәр укучы үзенә тиешле эшне башкара, ләкин дәрес барышын күз уңында тотмаса, ул аны башкарып чыга алмый һәм уртак нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Тренингларда алган белемнәренә таянып, һәр укытучы үз эшенең мөһим өлешләрен билгеләп куйды, киләчәктә эшендә гамәлгә ашырасы планын төзеде. Теоретик материал инде гамәлдә дә ныгытыла. 2013-2014 нче уку елында безнең мәктәптә район укытучылары өчен ике семинар үткәрелде. Аларда Сингапур кунаклары миссис Джая Дасс, мисс Юма һәм республика проекты җитәкчесе Лилия Мөхәммәтшина катнашты.

4 нче сыйныфта - әйләнә-тирә мохит (укытучы - Л.Р.Газизҗанова), инглиз теле (А.В.Зыязетдинова) дәресләре, 10 нчы профильле сыйныфта - химия (О.А.Тимохина),
11 нче профильле сыйныфта - тарих (Л.Г.Олькова), 6 нчы сыйныфта - татар теле (Л.Р.Мияссарова һәм Г.Д.Зарипова), география (И.Г.Гыймадиева), 5 нче сыйныфта рус теле (О.В.Кузнецова) дәресләре күрсәтелде. Математика укытучыларының "Биектау районында математикадан заманча белем бирү: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары" дип аталган форумы кысаларында Э.И.Зарипова 1 нче сыйныфта "7, 8, 9 ны кушу", О.А.Петрова 2 нче сыйныфта "Кабатлы чагыштыруга мәсьәләләр чишү", З.И.Дмитриева
3 нче сыйныфта - "Калдыклы бүлү", Р.И.Газимова "Хәрәкәткә карата мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез" дигән темаларга математика дәресләре күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен "XXI гасыр башлангыч мәктәбе" УМК мисалында белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында укытуның системалы эшчәнлек ысулын гамәлгә кертү теориясе һәм методикасы" дигән темага семинар уздырылды. Анда, укытуның сингапур технологиясен кулланып, укытучылар А.М.Мөхәммәтҗанова - 2 нче сыйныфта "Геометрик фигураларның мәйданнары", Е.Ф. Морозова - 3 нче сыйныфта "Җәяле аңлатмаларда гамәл тәртибе" темаларына ачык дәресләр бирде. Химия, биология укытучыларының район киңәшмәсендә 9 нчы сыйныфта О.А.Тимохина һәм 11 нче профильле сыйныфта М.И.Варакина уздырган ачык дәресләрдә педагоглар бу технология структураларын химия һәм биология дәресләрендә куллану мөмкинлекләре белән таныша алды. Апрель аенда мәктәптә районның педагогик хезмәткәрләре өчен "Балалар техник иҗатының модельле төрләрен үстерү" мәсьәләсе буенча фәнни-гамәли конференция оештырылды. Сингапур технологиясе структураларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген кунаклар 3 нче һәм 4 нче сыйныфларда - технология (укытучылар - Е.Ф.Морозова, Л.Р.Газизҗанова), 10 нчы профильле сыйныфта - берләштерелгән химия һәм информатика (укытучылар - О.А.Тимохина, Т.Н.Шутраева), 11 нче профильле сыйныфта - физика (укытучы - В.Р.Борисова) дәресләрендә күрделәр.

Сингапур методикасының дәресләрендә кулланылучы структуралары укучыларның баш мие эшчәнлегенең актив рәвештә үсүенә ярдәм итә, иң яхшы әхлак сыйфатлары тәрбияли. Биектауның
3 нче номерлы урта мәктәбенең актив, талантлы, эшчән, креатив укытучылар коллективы яңа уку елында белем бирүнең сыйфатын арттыру буенча нәтиҗәле эшчәнлеген яңа көчләр белән дәвам иттерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев