Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Шәп концерт булды

70 нче һөнәр училищесында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә ел саен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган төркемнәрдә үзешчән сәнгать смотры уздырыла. Быел андый смотр булачак тракторчылар, йөк машиналары шоферлары, аш пешерүчеләр, контролерлар, хисап хезмәткәрләре арасында оештырылды. Егетләр һәм кызлар конкурска сентябрьдән үк әзерләнә башладылар. Программага җырлар, сәхнәләштерелгән өзек-ләр, заман...

70 нче һөнәр училищесында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә ел саен авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган төркемнәрдә үзешчән сәнгать смотры уздырыла.

Быел андый смотр булачак тракторчылар, йөк машиналары шоферлары, аш пешерүчеләр, контролерлар, хисап хезмәткәрләре арасында оештырылды.

Егетләр һәм кызлар конкурска сентябрьдән үк әзерләнә башладылар. Программага җырлар, сәхнәләштерелгән өзек-ләр, заман биюләре, көлкеле номерлар кертелде. Концерт шәп килеп чыкты. Тамашачылар җирле артистлар чыгышын ике сәгать буена рәхәтләнеп карадылар. Олы Битаман мәктәбен тәмамлаучыларның "Сәгъ-диев хор"ын аерым билгеләп үтәсе килә. "Сайра, сайра, сандугач!" һәм "Эх, гомер итәбез!" җырлары тамашачыларны дәртле, күңелле итеп башкарылуы белән таң калдырды. Бу Олы Битаман мәктәбенең балаларга иҗади тәрбия бирүне игътибар үзәгендә тотуы турында сөйли. Моның өчен училище педагоглары коллективыннан әлеге мәктәп укытучыларына зур рәхмәт.

Музыкаль номерларда
21 нче төркем укучылары Алина Арисова һәм Ольга Платонова, 32 нче төркемнән Айрат Галиев, 31 нче төркемнән Анастасия Харитонова һәм аның туганы Мариянең чыгышлары бик матур булды.

Сәхнәләштерелгән көлкеле өзекләрдә 32 нче төркемнән әле генә район хуҗалыкларында эш тәҗрибәсе узып кайткан Ильмир Нуриев, Михаил Махов, Әхмәт Мифтеев бик оста чыгыш ясадылар. "Әби йоклый алмаганда" дип аталган өзектә 2 нче курс укучылары - булачак механизаторлар һәм электр-газ белән эретеп-ябыштыручылар Радик Батталов, Илдар Нәбиуллин, Денис Родионов, Роберт Сабиров, Тимур Никулин чын артистлардан бер дә ким булмадылар.

Смотрга йомгак ясалды. Катнашучыларга күчтә-нәчләр таратылды. Кү-ңелле аралашу-сөйлә-шүләр концерттан соң ашханәдә чәй табыны янында дәвам итте. Үзешчән сәнгать смотры дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев