Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Шигъри күңелле математик

Төгәл фәннәргә мәхәббәт Маргарита Владимировнага ана сөте белән кергән, дисәң дә була, чөнки аның әнисе Биектау мәктәбендә математика укыткан. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлап, бер ел эшләгәннән соң, Маргаританың Казан дәүләт педагогия институтына физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керүенә дуслары да, туганнары да гаҗәпләнми. Уку, мәктәптә практика үтү студент кызны тулысынча...

Төгәл фәннәргә мәхәббәт Маргарита Владимировнага ана сөте белән кергән, дисәң дә була, чөнки аның әнисе Биектау мәктәбендә математика укыткан. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлап, бер ел эшләгәннән соң, Маргаританың Казан дәүләт педагогия институтына физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керүенә дуслары да, туганнары да гаҗәпләнми. Уку, мәктәптә практика үтү студент кызны тулысынча «йота», сайлаган һөнәре аңа тагын да ныграк ошый башлый.

Дәүләт имтиханнарын тапшыргач, Маргарита Владимировна диплом белән бергә, Константиновка мәктәбенә юллама да ала. Тәҗрибәле педагоглар яшь математикны җылы каршылый, үз канатлары астына ала. Лукина, мәктәп укучыларының йөрәкләренә ачкыч яратып, алар белән уртак телне тиз таба. Аның дәресләрендә балалар катлаулы мисаллар чишеп кенә калмыйча, нәтиҗәләр ясарга, анализларга да өйрәнә.

1989 нчы елның сентябрендә Маргарита Владимировна Биектауның 1 нче номерлы мәктә-бенә күчте. Туплаган тәҗрибәсе аңа яңа коллективка тиз кушылып китәргә ярдәм итте. Яңа математика укытучысын балалар да яратты, чөнки ул аларга ачылып китәргә ярдәм итә, үз көчләренә ышаныч уята, аларның үзбәяләрен күтәрә. Шул ук вакытта ул үзенә карата да таләпчән булды, таркауланып китәргә мөмкин-лек калдырмады. Маргарита Владимировна педагогиядәге яңалыклардан хәбәрдар булып торуга вакытын кызганмый, үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән бик теләп бүлешә.

- Маргарита Владимировнаның дәресләре - үрнәк алу өчен өлге, - ди коллегалары. - Ул дәреснең бурычларын һәм проблемаларын дөрес формалаштыра, балаларның фикерләвен кирәк якка юнәлтә, дәрес үткәрүнең төрле формаларын куллана, новатор укытучылар, методист галимнәр тәҗрибәсеннән файдалана белә. Дәрес вакытында балаларның үз-үзләрен тикшереп, үз-ләренә бәя бирүләренә, алда торган эшнең мөһимлеген аңлауларына, эшләнгәненә йомгак ясауга зур әһәмият бирә.

Реклама

Укучыга бөтен нәрсә аның үз кулында икәнлеген, киләчәге бары тик үзеннән генә торуын аңлату һәр очракта да җиңел генә булып чыкмый. Маргарита Владимировна киңәше белән ярдәм итә, индивидуаль шөгыльләнә. Аның кул астында укып чыккан бик күп кеше моның өчен рәхмәтле аңа. Аның дәресләрендә үзара ышаныч, ихласлык һәм мөлаемлек хөкем сөрә.

Аның укучылары: табиблар, укытучылар, журналистлар, икътисадчылар, хәрбиләр, энергетиклар, банкирлар, эшкуарлар, төзүчеләр, эшчеләр - барысы да менә дигән әйбәт кешеләр булып, төрле тармакларда хезмәт куя.

Эш-мәшәкатьләр белән беррәттән Маргарита Лукина үзенең гаиләсе - ире, кызы, улы турында да онытмый, аларны ярата һәм кайгырта. Улы Владимир, Казан педагогика университетының физика-математика факультетын тәмамлап, укытучылар династиясен дәвам иттерә.

Маргарита Владимировнаның шигырьләр, мәк-тәптәге юбилей очрашуларына, КВНнар, чыгарылыш кичәләренә сценарийлар язуын күпләр белми дә әле. Ул - 1 нче номерлы Биектау урта мәктәбенең гимны авторы. Мәктәп тарихы турында мәгълүматлар эзләүгә, мәктәпнең елъязмасын булдыруга да күп көч куя ул. Аның армый-талмый эшләве нәтиҗәсендә, мәктәп тарихының моңарчы билгесез булган битләре ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев