Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Сая мәктәбендә Белем көне

Зур мәктәпме ул, кечкенәме - 1 сентябрь - Белем көне һәркайсында да бертөсле тантаналы һәм бәйрәмчә уза. Сая башлангыч мәктәбендә «Беренче кыңгырау» бәйрәмендә булганнан соң, без моның нәкъ менә шулай икәнлегенә инандык. Иртән мәктәп ишегалдына балалар, аларның әти-әниләре һәм авыл кешеләре җыелган иде. Халык бик күп килгән, дип әйтә алмыйм,...

Зур мәктәпме ул, кечкенәме - 1 сентябрь - Белем көне һәркайсында да бертөсле тантаналы һәм бәйрәмчә уза. Сая башлангыч мәктәбендә «Беренче кыңгырау» бәйрәмендә булганнан соң, без моның нәкъ менә шулай икәнлегенә инандык.

Иртән мәктәп ишегалдына балалар, аларның әти-әниләре һәм авыл кешеләре җыелган иде. Халык бик күп килгән, дип әйтә алмыйм, тик 1 сентябрьне күңеленә якын кабул итүчеләр шушында иде. Кунаклар арасында «Татмедиа»ның Биектау филиалы директоры Резедә Мөбарәкова да бар иде. Мәктәбе кечкенә булса да, заманча техникасы да бар икән: укучылар җырлаган вакытта музыка бик ятышлы гына ярдәм итеп торды.

Сая башлангыч мәктә-бендә быел мәктәп парталары артына 13 укучы утыра, шулардан өч кызчык мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән. Хәер, болай дип әйтү бик үк дөрес булмас, чөнки алар алдагы уку елы дәвамында биредә әзерлек узганнар.

- Ноябрь аеннан алып, без беренче сыйныфка киләчәк балалар белән дәресләр уздыра башлыйбыз. Аларны мәктәп тормышына, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә ияләндерәбез, хәрефләр өйрәнәбез. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең әзерлек төркемнәрендә балалар ниләр белән шөгыльләнсәләр, без дә нигездә шуларны башкарабыз, - дип сөй-ләде башлангыч мәктәп мөдире Миләүшә Гайнетдинова.

Ул биредә инде чирек гасыр эшли, хезмәтен кү-ңел биреп башкара. Шуңа күрә әти-әниләр дә, авылдашлары да аны бик хөрмәт итәләр. Икенче укытучы Рамилә Ибраһимова да мәктәптә яңа кеше түгел. Аның педагоглык стажы 15 ел.

Мәктәп бинасы 1972 нче елда салынган. Яңа уку елына әзерләнгәндә бинаны тышкы ягыннан да, эчтән дә әйбәтләп буяганнар. Идәннәр, түшәм-нәр, стеналар ялтырап тора. Бу эшләрнең барысын да әти-әниләр ярдәмендә башкарганнар.

- Киң күңелле, юмарт спонсорлар яңа парталар сатып алдылар, суыткыч бүләк иттеләр, - дип, сөенече белән уртаклашты Миләүшә Әхмәтовна. - Мәктәп уку елын уңышлы башлап җибәрү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән. Безнең компьютерларыбыз да бар. Балаларны кайнар ризыклар белән тукландыру да оештырыла.

Сая мәктәбен киләчәге өметле мәктәп дияргә дә була. Биредә укучылар санында тотрыклылык саклана. Быел бу мәк-тәптән дүрт укучы чыккан, алар хәзер укуларын Әлдермеш мәктәбендә дәвам иттерәләр. Беренче сыйныфка өч баланы кабул иттеләр. Киләсе елга өч баланы укытып чыгарачаклар, дүрт баланы кабул итәчәкләр. Елның елында менә шулай дәвам итә. Авыл халкы арасында мәктәпнең дәрәҗәсе зур, саялылар аның җәмәгать тормышында нинди зур роль уйнавын аңлыйлар һәм әле озак еллар уңышлы эшләвен телиләр.

Мин бәйрәмнең үзеннән читкәрәк киттем, бугай. Аны тасвирлауга килгәндә исә, балалар мәктәп янындагы яшел чирәмлеккә тезелеп бастылар. Кызлар һәм малайлар матур эчтәлекле әдәби-музыкаль монтаж әзер-ләгәннәр. Алар мәктәп, балаларның шуклыклары, яраткан укытучылары, Туган илләре турында шигырьләр сөйлә-деләр, җырлар башкардылар. Һәр бала да, түгәрәк уртасына чыгып, ике-өч тапкыр төрле жанрда чыгыш ясады. Аларның һәммәсе дә җыелган халык алдында үзләрен тыныч, иркен тоттылар.

Быел беренче сыйныфка Алинә Габдуллина, Әл-финә Низамиева һәм Гөлинә Газизова килгән. "Укыйсыгыз киләме соң?" дигән сорауга алар бертавыштан:

- Әйе!!! - дип җавап бирделәр.

Кызлар өчесе дә бик активлар, кыюлар - җырлыйлар да, бииләр дә, шигырь дә сөйлиләр. Алар үзләренең осталыкларын, тантананың төп хуҗалары буларак, мәй-дан уртасына чыгып баскач күрсәттеләр. Һәм, табигый, алкышларга күмелделәр. Ә өлкән сыйныф укучылары алар өчен кызыклы музыкаль уен әзерләгәннәр. Алар өйгә гел "бишлеләр" генә алып кайтучылар, аеруча тырышлар, урын өстендә күбрәк аунарга яратучылар, колаклары юылмаганнар, әти-әнисен тыңламаучылар турында сораулар яудырдылар. Тиз генә әйтелгән сорауларга кызлар, бер дә югалып калмыйча, тиз-тиз җавап та бирделәр. Сүз күркәм гамәлләр турында барганда алар "Болар без, болар без, болар без бит, иптәшләр", - дип җырладылар, ә башка очракларда исә сүзсез генә кул чаптылар. Нәтиҗәдә алар иң яхшылар булып чыкты. Ходай кушып, һәрвакыт яхшылар арасында булсыннар иде.
Яңа 2015-2016 нчы уку елы башлануны белдереп, кыңгырау шалтырый. Алда балаларны мавыктыргыч белем дөньясына алып баручы озын юллар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев