Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Сагынып кайттык мәктәпне

Олы Битаман урта мәктәбендә бик күңелле очрашу кичәсе узды. Бу матур традиция дүрт ел дәвам итә инде. Быел да мәктә-бебезне 20, 25, 30, 35, 40 һәм 45 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Зал очрашуга кайткан кунаклар белән тулды. Очрашу кичәсен мәктәп директоры Фәрит Мө-хәрләмов бик...

Олы Битаман урта мәктәбендә бик күңелле очрашу кичәсе узды. Бу матур традиция дүрт ел дәвам итә инде. Быел да мәктә-бебезне 20, 25, 30, 35, 40 һәм 45 ел элек тәмамлап чыккан укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты.

Зал очрашуга кайткан кунаклар белән тулды. Очрашу кичәсен мәктәп директоры Фәрит Мө-хәрләмов бик җылы hәм күңелләргә үтәрлек итеп ачып җибәрде. Нурания Баһавиева кичәне дәвам итеп, иң беренче сүзне мәктәбебезне моннан 45 ел элек тәмамлаган кунакларга бирде. Алар һәркайсы үзләренең тормышлары белән кыскача гына таныштырып чыктылар.

- Инде гомер көзенә кереп барсак та, йөрәкләр бүген унсигез яшькә төште. Без яшьлегебезгә кире кайткан кебек булдык. Укытучыларыбыз биргән ныклы белем, тәрбия безнең тормышыбызны гомер буе алга алып барды, - дип, кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

40 еллык очрашуга кайткан кунаклар, А, Б, В классларына бүленеп, 90 бала укыганнар икән. Барысы да кайтмаса да шактый җыйналганнар иде. Алар да үзләре белән таныштырдылар, хәтирәләре белән уртаклашып, үзләренең укытучыларына мең-мең рәхмәтләр әйтеп, сәла-мәтлек теләделәр.

- Әти-әни, укыган мәктәп, укытучылар, Туган як истән чыкмый, сагындыра, - дип башладылар сүзләрен мәктәпне моннан 35 ел элек тәмамлаган укучылар. Укыган елларында концертларда биеп йөрүләрен искә төшереп, төрле халык бию көйләренә биеп, үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр.

Эстафетаны мәктәпне моннан 30 ел элек тә-мамлаганнар кабул итте. - Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы - беркайчан да онытылмый икән, - диештеләр алар. Сыйныф җитәкчесе Карнаева Гөлфия апага очрашу истәлеге итеп бик матур картина бүләк иттеләр.

Кичәбездә ветеран укытучы Хидиятуллина Наҗия Вәлиулла кызы да бар иде. Булмаска, ул бит 25 еллык очрашуга кайтучыларның беренче укытучылары. Укучылары аның алдында башларын иеп, үзләрен олы юлга бастырган укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Үзләре укыган вакытта уздырылган чаралар, күңелле вакыйгалар турында сөйләделәр.

20 еллык очрашуга кайтучылар да үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, аллы-гөлле чәчәкләргә күмделәр.

Укучыларының тормышы, тәртибе һәм укулары өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, мәктәп елларында терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс, киңәшче һәм сер-дәш булган ветеран укытучыларыбыз да бәйрәмгә кунакка чакырылганнар иде.

Ветеран укытучыларыбыз Маликов Нияз Малик улы, Маликова Рәхилә Габдулла кызы, Хидиятуллина Наҗия Вәлиулла кызы, Заһидуллина Рәмзия Әдһәм кызы (ни кызганыч, мәктәп белән соңгы очрашуы булган икән, ул безнең арадан китеп барды), Сафина Сөмбелә Малик кызы, Карнаева Гөлфия Газиз кызы, Хәмидуллина Разыя Җамали кызы, Сафин Рәшит абый, һәркайсы кадерле, истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар.

Бакыйлыкка күчкән мө-гәллимнәребезне дә искә алдык.

Кичәне - "Битаман яшьләре" КВН командасының чыгышлары тагын да ямьләндереп җибәрде. Ә 11 нче сыйныф укучысы, Шәйхетдинова Гөлинәнең җырлавын тын да алмыйча тыңладык.

Бәйрәм азагында очрашуга кайтучылар ветеран укытучылар белән төшкән фотоларын кулларына алып, "Безне яшьлеккә алып кайткан, дусларыбыз белән кавыштырган, бу кичәне оештырган мәктәп директорына һәм укытучыларга бик зур рәхмәт", - дип, таралыштылар.

Очрашу кичәсен әзерләү һәм үткәрү укытучылар коллективыннан да, укучылардан да бик күп хезмәт таләп итә. Шулай булса да, без бу матур традицияне сакларбыз һәм дәвам итәрбез дип ышанып калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев