Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Республикада сынатмадылар

Безнең Ямаширмә мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмыйлар, һәрвакыт актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Менә республика күләмендә уздырылган "Хәрби спорт уеннары" слетында да катнашу насыйп булды. Мондый спорт ярышларында укучыларыбызның беренче тапкыр катнашуы. Слетка республиканың 18 район мәктәпләреннән командалар килде. Ярышлар программа нигезендә 12-15 яшьлек...

Безнең Ямаширмә мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмыйлар, һәрвакыт актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Менә республика күләмендә уздырылган "Хәрби спорт уеннары" слетында да катнашу насыйп булды. Мондый спорт ярышларында укучыларыбызның беренче тапкыр катнашуы. Слетка республиканың 18 район мәктәпләреннән командалар килде. Ярышлар программа нигезендә 12-15 яшьлек укучылар өчен иде. Мәктәбебезнең "Яшь патриотлар" клубы: 6 малай һәм 4 кыз катнаштылар. Программа үз эченә бик күп ярыш төрләрен алган иде: туризм, автомат җыеп-сүтү, аркан тартышу, төрле араларга йөгерү һәм тагын берничә төрле спорт ярышларыннан торды. Бу слет балаларның өлгерлеген, зирәклеген, тапкырлыгын сынау максатыннан оештырылган иде. Безнең команда укучылары да сынатмады. Үзләренең уңганлыкларын вакытында күрсәтә белделәр. Укучыбыз Миңнуллин Айрат 60 м арага йөгерүдә 2 нче урынны яулады. Шулай ук "Туризм ярышлары"нда команда 2 нче урынга лаек булды. Республика күләмендә үткәрелгән мондый слетта катнашып, шундый дәрәҗәләргә ирешү безнең өчен зур куаныч.

Сүз уңаеннан, 9 нчы сыйныф укучылары, район күләмендә уздырылган "Район башлыгы олимпиадасы"нда катнашып та, ике ел рәттән 1 нче урыннарны яулаган иде. Билгеле инде, спорт ярышларына әзерләүдә укытучылар коллективының да зур өлеше керде.

Менә шундый тырыш укучылар бездә, чыннан да, алар белән горурланырлыгыбыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев