Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Һәрчак яңалыкка омтыла

Гөлнур Зиннурова кайчандыр, моннан күп еллар элек укытучы булырга дигән карарга килә. Аның хыялы В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң тормышка аша. 1989 елда яшь гаилә, Гөлнур Исмәгыйль кызы белән Айрат Канәфи улы Зиннуровлар, ире - тарих, ә хатыны башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, Биектау районының Ямаширмә урта...

Гөлнур Зиннурова кайчандыр, моннан күп еллар элек укытучы булырга дигән карарга килә. Аның хыялы В.И. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң тормышка аша.

1989 елда яшь гаилә, Гөлнур Исмәгыйль кызы белән Айрат Канәфи улы Зиннуровлар, ире - тарих, ә хатыны башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбе бусагасын атлап керәләр.

Педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән елларда Гөлнур Исмәгыйль кызы гади укытучыдан төпле белемгә ия булган зирәк җитәкчегә әверелде. 1997 елда аны Ямаширмә урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр.

Талантлы кеше һәр нәрсәдә талантлы була. Гөлнур Исмәгыйль кызы иҗади сәләте, хезмәтен һәрвакытта җиренә җиткереп башкарырга тырышуы, һөнәри үсешкә, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен казанырга омтылуы белән аерылып тора. Безнең өчен ул беренче тапкыр 2000 нче елда "Ел укытучысы" район конкурсында катнашып, 1 нче урынны яулагач, үзенчәлекле шәхес буларак ачылды. Без аның көче-энергиясе ташып торуына, ялкынланып эшләвенә һәм сөйкемлелегенә сокландык. Язмыш безне якыннанрак 2002 елда, Гөл-нур Исмәгыйль кызы мәгариф бүлегенә район методик кабинеты мөдире итеп билгеләнгәч таныштырды. Без бергә эшләгән бу елларны җылы хисләр белән сагынып искә алабыз.

Гөлнур Исмәгыйль кызы районда методик хезмәтне 12 еллап җитәкләде. Аның тормышта да, җитәкчелек итүендә дә башкаларныкын кабатламый торган алымнары бар. Әмма иң мөһиме: куелган максатның асылын аңлавында, үзенең мөмкинлекләрен дөрес бәяләүдә, мәгарифтәге төп стратегик бурычларны тормышка ашыру өчен ихтыяр көче һәм белеме җитәрлек булуда.

"Ялгышлык эшләүдән курыкма, бер нәрсә дә эшләмәүдән курык", дигән зирәк гыйбарә бар. Болар Гөлнур Исмәгыйль кызының тормышында да, һөнәри эшчәнлегендә дә юл күрсәткеч булып торучы сүзләр. Ул һәрдаим яңалыклар белән кызыксынып торырга бер дә иренми. Һәр педагогка белемеңне һәм һөнәри хәбәрдарлыгыңны арттырып торуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату эше җиңел генә бармый. Әмма Гөлнур Исмәгыйль кызы бу җаваплылыкны үз өстенә ала һәм инандыра, исбатлый, рухландыра.

Сөйкемлелек, үзен табигый тоту, үткенлек, аралашуда гадилек - аның холкына менә шундый күркәм сыйфатлар хас. Ул хезмәтен янып-ялкынланып башкара, яңалыкка бик сизгер, аны бик тиз күреп ала һәм яшьләргә ярдәм итәргә һәрвакытта да әзер. Ул, тырышып һәм дәртләнеп эшләп, иҗтимагый-сәяси карашларын тормышка ашыра.

Гөлнур Исмәгыйль кызы җылы мактау сүзләре генә әйтәсе килгән хезмәттәшебез генә түгел, ул гаиләсендә сөекле тормыш иптәше, ана, җылылык, яктылык сирпүче нур да. Ире Айрат Канәфи улы белән бергә алар өч бала үстерәләр. Мәхәббәт, бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү рухы сөргән гаиләдә үскән балалар тормышта уңышларга ирешәләр. Олы кызлары Алия Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлап, IТ-паркта юрист булып эшли, Гөлназ - медицина университетының 2 нче курс студенты, ә кече уллары Алмаз әти-әнисен фән олимпиадаларында һәм иҗади конкурсларда нә-тиҗәле катнашуы белән сөендерә.

2014 елда Биектау авылында 260 урынлы "Сандугач" балалар бакчасы ачылды. Һәм Гөлнур Исмәгыйль кызы, ике дә уйлап тормыйча, бакчага җитәкчелекне үз өстенә алды. Заман җәмгыятендә җитәкчедән эшлекле инициатива, хезмәт активлыгы һәм белемнең төрле тармакларында: һөнәри, коммуникатив, мәгълүмати һәм хокукый хәбәрдарлык, зәвык, заман сулышын тоя белә торган алдынгы карашлы хатын-кыз булып калу таләп ителә. Балалар бакчасы мөдире җитди, әмма һичничек тә моңсу булмаска тиеш. Елмаю, шаяру, юмор кайвакытта әллә нинди җитди кисәтүгә караганда да яхшырак нәтиҗә бирә. Бу сүзләр Гөлнур Исмәгыйль кызына бик тә туры килеп тора. Бу ханымның йөрәге ярдәмгә мохтаҗ һәркем өчен ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев