Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Биектау районы үз укытучылары белән горурлана ала

Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында булды. Укытучы - барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус...

Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында булды. Укытучы - барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын, киңәш-нәсихәтләрен кызганмыйча укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!

Бүген без районыбызның яшь буынына белем бирүче мөгаллимнәребез турында кыскача статистик мәгълүмат биреп китәргә булдык, гәрчә үз гомерен иң фидакарь эшкә - мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Район мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 969 кеше хезмәт куя. Шулар арасыннан 523 кеше укытучы хезмәтен башкара (2015 - 518).

341 укытучы квалификацион категориягә ия (2015 - 406). Бу барлык укытучыларның 65% дигән сүз. 442 укытучы (86%) югары белемгә ия.

Укытучы үзенең укучыларына гыйлем һәм тәрбия бирә, мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлын табарга, сәләтен ачарга ярдәм итә. Укытучы һәрвакыт югары әхлаклылык, зыялылык үрнәге булды. Укытучы кулында - ил язмышы, аның киләчәге. Шул нисбәттән дәүләт иң актив, алдынгы һәм үз эшенә җаваплы караган укытучыларга һәрвакыт ярдәм итте, кызыксындыру чараларын күрде.

7 октябрьдә, Мәгариф хезмәткәрләре көненә багышланган республикакүләм тантаналы чарада Дөбьяз урта мәктәбендә тормыш куркынычсызлыгы дәресләрен алып баручы Җиһаншин Радик Равил улына "Татарстанның халык укытучысы" дигән мактаулы исем биреләчәк. Районыбызда "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 69 укытучы (2015 - 62), "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән 38 укытучы (2015 - 38) бар. 12 кеше "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исемне йөртә. Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә - 66 укытучы (2015 - 62), Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазенә 158 (2015 - 148) укытучы лаек булды.

Район мәктәпләрендә 30 яшькә кадәр 68 (2015 - 50) укытучы хезмәт куя. Районда "Яшь мөгаллимнәр Ассоциациясе" төзелде. Ул үзенә 30 (2015 - 24) укытучыны туплый. Быел 6 (2015 - 8) кеше яшь белгеч буларак килеп, үз урыннарында төпләнеп калды.

Реклама

Районда 446 (2015 - 473) хатын-кыз укытучы исәпләнә.

Безнең укытучылар республика грантларында актив катнаша. "Укытучы - оста" грантына 11 укытучы, "Укытучы - остаз" грантына 5 укытучы лаек булды.

Районда "Белем" өстенлекле милли проекты чаралары да тормышка ашырыла. Аерым алганда, ел йомгаклары буенча ике яшь укытучыга проектның "Талантлы яшьләргә дәүләт ярдәме" дигән юнәлеше буенча 60 мең сум акча бүлеп бирелде.

Быел Суксы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сәйфуллина Гүзәл Нурислам кызы "Белем" өстенлекле милли проекты грантына лаек булды. Аңа федераль бюджеттан 200 мең сум акча бирелде.

Белемнең сыйфаты республика һәм бөтенроссия олимпиадаларында чагыла. Агымдагы елда 1 укучы бөтенроссия олимпиадасында, 3 укучы бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында, 16 укучы республика олимпиадаларында катнашып, җиңүче исемен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев