Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Район мәгарифен – заман бурычлары югарылыгына

Быелгы август киңәшмәсе соңгы елларда гадәтләнгәнчә район үзәгендә түгел, ә Коркачыкта - яңа төзел-гән заманча авыл мәдәният йортында узды. Әмма төп гадәтләр элеккечә калды. Мәдәният йорты каршындагы мәй-данда яшелчә, җиләк-җимеш, техник иҗат һәм кул хезмәте әйберләреннән гаҗәеп бай күргәзмә оештырылды. Фойедагы өстәлләрдә дә бөтен районнан һәм республикадан килгән кунакларга карарлык...

Быелгы август киңәшмәсе соңгы елларда гадәтләнгәнчә район үзәгендә түгел, ә Коркачыкта - яңа төзел-гән заманча авыл мәдәният йортында узды.

Әмма төп гадәтләр элеккечә калды. Мәдәният йорты каршындагы мәй-данда яшелчә, җиләк-җимеш, техник иҗат һәм кул хезмәте әйберләреннән гаҗәеп бай күргәзмә оештырылды. Фойедагы өстәлләрдә дә бөтен районнан һәм республикадан килгән кунакларга карарлык һәм сокланырлык әйберләр байтак иде.

"Заман этабында Биектау муниципаль районында мәгариф үсешенең мөһим юнәлешләре. 2014-2015 нче уку елына алда торган бурычлар" - район педагогларының яңа уку елы башланыр алдыннан узган очрашуының төп темасы менә шушындый иде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашып, чыгыш ясадылар.

- Заман бездән үз иленең акыллы, сәламәт патриотларын тәрбияләүне таләп итә. Педагогларның ышанычлы командасы йөзгә кызыллык китерми. Тәмамланган уку елы йомгаклары буенча районның рейтингы 18 урынга күтәрелде. БДИ нәтиҗәләре буенча да рейтинг күрсәткечләре югарыга үрмәләде. Район мәктәп-ләрендә нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип ассызыклады Рөстәм Галиулла улы. - Муниципаль бюджеттан гына да мәктәпләр һәм балалар бакчаларына агымдагы ремонт ясауга 2 миллион сумлап акча бирелде.

Киңәшмәгә җыелучылар шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның чыгышын да зур игътибар белән тыңладылар. Ул республикада мәгариф системасының үсеш юлларын яктыртты, мәк-тәпкәчә балалар учреждениеләре төзү, база мәктәпләре булдыру, мәктәпләрне заманча технологияләр, спорт җиһазлары белән тәэмин итү турында тәфсилләп сөйләде.

Конференциядә төп докладны районның мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы ясады.

- Районның мәгариф системасында 920 педагог эшли һәм 5942 бала белем ала, - диде ул чыгышын башлап җибәр-гәндә. - 37 мәктәпкәчә учреждение, 35 гомуми белем, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Агымдагы елның сентябреннән психология-медицина-социаль юнәлеш тә булачак.

- Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2016 нчы елга без өч яшькә җиткән һәр баланы балалар бакчасында урын белән тәэмин итәргә тиеш. Чиратта торучы балалар саны Биектау авылында күп (708 бала). Биредә "Калинка" балалар бакчасында өстәмә группа ачылды. 2014 елның сентябрендә Биектау авылында 260 урынга исәпләнгән катнаш типтагы балалар бакчасын һәм Ямаширмә авылында 80 урынлы бакчаны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әмма моның белән генә проблема тулысынча хәл ителмәячәк. Район үзәгендә ясле яшендәге балалар өчен 1 учреждение эшли. Әлеге бина бик искергән, аны хәтта ремонтлап та булмаячак. Районда ел саен 45 мең метрдан күбрәк торак мәйдан файдалануга тапшырыла, яшь гаиләләр өчен ипотека төзелеше актив үсә. Ким дигәндә 200 урынлы тагын бер балалар бакчасы һәм мәктәп кирәк, - диде докладчы.

"Тәрбияне ике телдә алып баручы иң яхшы балалар бакчасы" дигән республика конкурсында безнең мәктәпкәчә учреждение-ләр икенче ел рәттән грант оталар. Быел аны Әлдермешнең "Умырзая" бакчасы алды.

Республика хөкүмәте кадрлар потенциалының сыйфатын күтәрүгә, гомуми белем инфраструктурасын үстерүгә бик зур акчалар сарыф итә. Олы Битаман, Мүлмә, Усад, Коркачык мәктәпләрендә капиталь ремонт ясалды. Агымдагы елда Бөреле, Чыпчык мәктәпләре ремонтланды. Федераль бюджеттан бирелгән акчага 19 фән кабинеты алынды. Районның 7 мәктәбенә спорт җиһазлары куелды. Бүген мәктәпләрдә 19 автобус бар, алар 30 авылдан 523 укучыны йөртәләр. Әмма кайбер үзгәртеп оештыру эшләренә бәйле рәвештә тагын 2 автобус таләп ителә һәм, тузу сәбәпле, 2 автобусны яңаларына алыштырырга кирәк.

Районда мәгариф учреждениеләренең нәтиҗәле челтәрен булдыру эше башкарылды. Алга куелган бурычларны исәпкә алып, 15 база мәктәбе билгеләнде. Үзгәртеп коруларның нәтиҗәсе белем бирүнең сыйфаты яхшыруда, үзгәртелгән мәк-тәпләрдә укучыларга башлангыч мөмкинлекләрне тигез итеп бирүдә, өстәмә укытуны тормышка ашырганда белем бирү хезмәтләрен арттыруда, профиль сыйныфлары челтәрен киңәйтүдә чагылырга тиеш.

Мәктәпнең уңышлы эшләвенең төп күрсәткече - чыгарылыш сыйныфларның йомгаклау аттестациясе. 2014 нче елда 221 кеше, имтиханнарын уңышлы тапшырып, тулы урта белем алганлыгы турындагы аттестатка ия булды. Биектауның 3 нче урта мәктәбе укучысы Эльвина Шакирова "Укуда аеруча уңышларга ирешкән өчен" медале белән бүләкләнде. Математикадан БДИны кабат бирү нәтиҗәләре буенча иң түбән бусаганы үтә алмаган 1 кеше урта белем турындагы аттестатсыз калды.

Рус теленнән иң зур уртача баллны Усад, Учхоз, Дөбъяз, Суыксу, Күлле, Биектауның 1 нче, 2 нче, 3 нче урта мәктәпләре укучылары җыйды. Бу мәктәпләрдә уртача балл республиканыкыннан югарырак. Биектауның 3 нче мәктәбе укучысы Алсу Хәсәнова 100 балл җыйды (укытучысы - Л.Ф.Фәләхова). Математикадан республиканыкыннан (ТР - 48,6) югарырак булган уртача балларны Усад (63,33), Суыксу, Күлле, Дөбъяз, Әлдермеш, Биектауның 2 нче мәктәпләре туплады. Иң яхшы шәхси нәтиҗә - 80 балл - Биектауның 2 нче мәктәбен тәмамлаучы Руфина Галиева, Ольга Моисеевада (укытучы - И.И.Аксанова). 2014 нче елда ике мәҗбүри предметтан БДИда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләр рейтингының югарыгы басмасында Биектауның 2 нче, Усад, Суыксу, Дөбъяз, Күлле мәктәпләре тора.

Гүзәл Илдус кызы милли мәгариф һәм юнәлешле укыту проблемаларына тәфсилләп тукталды.

Районда тәрбия системасын үстерүнең яңа мөмкинлекләрен эзләү бара. Шуңа күрә уку елы дәвамында район башлыгы, оешма җитәкчеләре мәктәпне тәмамлаган яшьләр, төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашулар уздыра. Очрашуларның максаты - аларның һөнәри үзбилгеләнеше. Мәктәпләрдә һөнәр сайлауга кагылышлы сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрелә. Укытучылары җитәкчелегендә, мәктәп укучылары авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларга баралар, районның үсеш перспективалары белән танышалар.

Традицион дин әһелләре белән бергәләп эшләү дә рухи-әхлакый тәрбиядә мөһим роль уйный.

Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү - районыбызда эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. 2013-2014 нче уку елында мәктәпләрдә 18 кадет сыйныфы, 5 хәрби-патриотик клуб, хәрби-патриотик юнәлештәге 14 түгәрәк эшләде. Ел саен кадет сыйныфларының конкурсы һәм парады, "Виктория" патриотик җырлар фестивале, массакүләм оборона эше айлыгы, күптөрле хәрби-спорт ярышлары, өлкән сыйныфларның кырда өйрәнү җыеннары, кадетлар өчен "Яшь парашютчы" хәрби-патриотик палаткалы лагеренда җәйге смена оештырыла. Дөбъяз, Суыксу, Айбаш мәктәпләренең кадет сыйныфлары республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Быел беренче тапкыр 9 Май көнне районда Җиңү парады булды. Анда оешмалар, мәктәп-ләр, балалар бакчалары катнашты. Мондый чаралар тарихның тирәнлеген аңларга аларга теләсә нинди уку китабыннан да яхшырак ярдәм итә. Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 30дан артык музей һәм музей почмаклары эшли, мәгариф оешмалары сайтларында "Сугыш ветераннары", "Тыл хезмәтчәннәре" электрон фотоальбомнар яңартылып тора.

Мәгариф өлкәсендә укучылар арасында массакүләм спортны киң җәелдерү эшнең мөһим юнәлеше булып тора. Март аенда РФ Президентының "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" (ГТО) дип аталучы яңа проект башланып китү турындагы Указы чыкты. Татарстан Республикасы бу комплексны 1 нче сентябрьдән кертүче пилот территорияләр исәбенә керә. Яңа уку елында районның мәгариф учреждениеләре алдында бу проектта, барлык балаларны колачлап, һичшиксез катнашу бурычы тора. Шуңа күрә, яңа уку елына эшне планлаштырганда, "Бер генә көн дә спортсыз үтмәсен!" дигән девизны истә тотарга кирәк. "Район башлыгы олимпиадасы" район-күләм физкультура-сәламәтләндерү конкурсында 4000гә якын бала катнашты.

Бу уку елында "Мәктәпкәчә учреждениеләр өчен район башлыгының мини олимпиадасы" дигән яңа проект башланачак. "6-7-8 нче сыйныф укучылары арасында "Мәктәп спартакиадасы" дип аталучы яңа республика проектында безнең район актив катнашты (12 нче урын). Әлдермеш урта мәктәбе укучылары Президент уеннарының республика этабында финалга чыктылар һәм республиканың иң яхшы 8 командасы рәтенә бастылар.

Балаларга хезмәт тәрбиясе, өстәмә белем бирү, фәнни-техник иҗат мәгариф бүлеге начальнигы докладында шулай ук ачык чагылыш тапты.

Биектауның 3 нче урта мәктәбе директоры Александр Шеваловскийның XXI нче гасырда белем бирүне Сингапур системасы үрнәгендә үзгәртеп кору кысаларында мәгариф учреждениесенә сыйфатлы идарә итү турындагы чыгышы зур кызыксыну уятты.

Милли мәгарифтә методик эшне оештыру мәсьәләләре буенча Шәпше урта мәктәбе укытучысы - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Сөмбел Вәлиуллина чыгыш ясады.

- Безнең район - күпмилләтле, - диде ул. - Бездә 12 милләт вәкиле бер тату гаилә булып яши. Бүген районда 18 татар балалар бакчасы эшли, аларда 365 бала тәрбияләнә. Рус балалар бакчаларында 168 балага 9 татар төркеме оештырылган. Районның барлык мәктәпләрендә татар теле туган тел яисә дәүләт теле буларак укытыла. Мәгариф учреждениеләрендә белем алучы 4146 баланың 2531 е - татар, 1297 се - рус, 19 ы - үзбәк, 14 е - таҗик, 13 е - чуаш, 11 е - әрмән, 5 - украин, 5 - мари, 5 - әзәрбайҗан милләтеннән, 1 удмурд, 1 чечен һәм 1 ингуш бар.

Район прокуроры Минакдас Шәрәповның мәгариф системасында законнарны үтәү, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ленар Сафиуллинның районда балаларның юлларда транспорт катнашында имгәнүләре турындагы чыгышларында гыйбрәтле мисаллар китерелде.

Йомгаклау сүзе белән Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул районның иң яхшы укытучыларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" дигән күкрәккә тагыла торган билгеләр, шулай ук Мактау грамоталары белән бүләкләде. Кайбер педагоглар район башлыгы һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарына лаек булдылар. Аларны Рөстәм Кәлимуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Илдарханова-Балчиклы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев