Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Осталык – хезмәт җимеше

Хәзерге заман мәктәбе - укытучылар белән укучылар бер-берсен хөрмәт итеп, яхшы нәтиҗәләргә омтылып эшли торган мәктәп ул. Өстәвенә, анда кызыклы тормыш гөрли һәм барган саен барасы килеп тора. Кем соң ул - укытучы? Тормыш дигән иң төп фәнне өйрәтүче зат ул, минемчә. Беркем дә профессионал булып тумый, тора-бара өйрәнә. Осталыкның...

Хәзерге заман мәктәбе - укытучылар белән укучылар бер-берсен хөрмәт итеп, яхшы нәтиҗәләргә омтылып эшли торган мәктәп ул. Өстәвенә, анда кызыклы тормыш гөрли һәм барган саен барасы килеп тора. Кем соң ул - укытучы? Тормыш дигән иң төп фәнне өйрәтүче зат ул, минемчә.

Беркем дә профессионал булып тумый, тора-бара өйрәнә. Осталыкның озакка сузылган иҗади хезмәт җимеше булуы һәркемгә мәгълүм. Рәшидә Гыйниятуллина да, математика укытучысы булып, Коркачык мәктәбендә 30 елдан артык эшли инде. Тиздән ул юбилеен билгеләп үтәчәк. Рәшидә Хөсәен кызы - чын укытучы булырга теләүчеләр өчен менә дигән үрнәк. Ул дәресләрнең максатын һәм проблемасын дөрес итеп куя, балаларның фикерләвен кирәкле якка юнәлтә белә. Дәресләрендә эшнең төрле ысулларын куллана. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен, күрсәтмә әсбаплар, тестлар, кызыклы мәсьәләләрдән файдалана.

Тел-теш тидермәслек эмоциональ сөйләм, кызу темп, эшкә һәрчак әзер булу бу укытучыны башкалардан аерып тора. Рәшидә Хөсәен кызы - яшь укытучыларга тәҗрибәле остаз да, үз белгәннәрен хезмәттәшләре белән бик юмарт бүлешә. Эшләү дәверендә ул хезмәттәшләре арасында абруй казанды, ихтирамга лаек булды, балаларның яратуын, ата-аналарның хөрмәтен яулады. Менгән үрләрендә генә туктап калмый, ул һәрвакыт - иҗади эзләнүдә.

Мәктәбебез укучыларына егерме ел, армый-талмый, җан җылысын өлә-шүче тагын бер юбилярыбыз бар. Акыллы, хисчән, игътибарлы, сөйкемле Фидания Галиәхмәтова - тарих укытучысы. Педагоглык эшчәнлеген балалар бакчасында тәрбияче булып башлады ул, аннары татар теле укытты. Ләкин аның күңеле тарткан фән - тарих. Фидания Әһлулла кызы искиткеч сыйфатларга ия: эрудицияле, гади, аралашучан, ярдәмчел, иң мөһиме - үзенә карата бик таләпчән. Аның эш принцибы - яшь талантның ачылуына сак кына ярдәм итәргә, үз-үзенә ышаныч уятырга.

Ул һәр укучының үсешен игътибар белән күзәтеп бара, аннары, баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыксынучанлык, мөстәкыйльлек тәрбияли. Аның йомшак сүзе, назлы җылы карашы балаларның кәефен күтәрә, уку, яңа белемнәр алу теләген үстерә. Ул - үзен тулысынча балаларга багышлаган тынгы белмәс эшсөяр.

Коркачык мәктәбе коллективы чын йөрәктән бу укытучыларга нык сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм күңел күтәренкелеге тели. Тауларның иң биегенә менәргә насыйп булсын аларга, ә иң кыю уйлары тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев