Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Оста тәрбиячеләр

Мин, Чыпчык авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында көзге бәйрәмдә булып, бик сөенеп кайттым. Тәрбиячеләрнең осталыгына, балаларны биергә һәм җырларга өйрәтү-ләренә, бәйрәмдә үзлә-ренең дә ихластан катнашып йөрүләренә, аны һөнәри яктан югары дәрәҗәдә уздыруларына сокланып утырдым. Боларның барысын да музыка җитәкчесез оештырганнар. Монысы аларның белемнәре, әзерлекләренең нинди югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Кызым...

Мин, Чыпчык авылындагы "Ромашка" балалар бакчасында көзге бәйрәмдә булып, бик сөенеп кайттым.

Тәрбиячеләрнең осталыгына, балаларны биергә һәм җырларга өйрәтү-ләренә, бәйрәмдә үзлә-ренең дә ихластан катнашып йөрүләренә, аны һөнәри яктан югары дәрәҗәдә уздыруларына сокланып утырдым. Боларның барысын да музыка җитәкчесез оештырганнар. Монысы аларның белемнәре, әзерлекләренең нинди югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

Кызым Лилиянең нәкъ менә шушы бакчага йөрүенә мин бик канәгать. Аның мавыгып биюен, ятлаган шигырен дә тизрәк сөйләргә омтылуын күреп тордым.

Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр үз-ләре дә әниләр. Чын күңелемнән аларны Әниләр көне белән котлыйм һәм катлаулы хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтәм. Аларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим.

"Ромашка" балалар бакчасы мөдире Алсу Илдус кызының хезмәтен аерым билгеләп үтәсем килә. Ул нинди генә кыенлыклар булса да, бакчаны тиешле югарылыкта сакларга тырыша. Аңа хезмәтендә, тормышында зур уңышлар телим.

Айгөл ФӘТХУЛЛИНА, Чыпчык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев