Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Һөнәремне укытучыларым үрнәгендә сайладым

Илебездә октябрь башында билгеләп үтелә торган Укытучылар көне күптәннән инде гомумхалык бәйрәменә әверелде. Һәркем дә алган белеме һәм осталыгы, тормышта ирешкән уңышлары белән укытучы алдында бурычлы. Шуңа күрә бу көнне педагогларга иң җылы, иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә тырышабыз. Һәркайсыбыз да балачактан ук үзен булачак һөнәренә әзерли: кемнеңдер укытучы буласы...

Илебездә октябрь башында билгеләп үтелә торган Укытучылар көне күптәннән инде гомумхалык бәйрәменә әверелде.

Һәркем дә алган белеме һәм осталыгы, тормышта ирешкән уңышлары белән укытучы алдында бурычлы. Шуңа күрә бу көнне педагогларга иң җылы, иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерергә тырышабыз. Һәркайсыбыз да балачактан ук үзен булачак һөнәренә әзерли: кемнеңдер укытучы буласы килә, кемгәдер аш-су янында булу ошый. Үзләрен табиб яки шәфкать туташы һөнәренә багышларга теләүчеләр дә бар. Әмма еллар узу белән планнар да үзгәрә һәм кеше халык хуҗалыгының моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган тармагында эшли башлый. Әмма күпчелек әти-әниләре яки яраткан остазлары эзеннән китәләр. Минем өчен мондый кешеләр Шәпше урта мәктәбе укытучылары булды.

Мәктәп кешегә тормыш өчен кирәкле кыйммәтләрне бирә. Парта артында укучыларның өметләре кабына, алар шатланалар һәм борчылалар. Олы тормышка алар мәктәп ниләргә өйрәткән булса, шул байлыклары белән чыгалар. Балада фәнгә карата кызыксыну уяту җиңел түгел. Аларны гүзәллек дөньясы белән таныштыру, сәнгать киңлекләренә алып керү тагын да кыенрак. Укучылар нәкъ менә шундый оста, булдыклы кешеләрне хөрмәт итәләр, аларны яраталар. Һәм бу укытучыны заман фәне белән бергә атларга әйди. Шәпше урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сөмбел Мөхәммәт кызы Вәлиуллина, Әлфия Әбрик кызы Хәмидуллина, Фәридә Сәлимҗан кызы Нуретдинова, математика укытучысы Валентина Сергеевна Костратова, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Татьяна Альфред кызы Гарифьянова, Романова Татьяна Александровна, Ләлә Солтан кызы Нигъмәтуллина, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сидорова Мария Васильевна, химия һәм биология укытучысы Марфина Надежда Николаевна, биология һәм география укытучысы Миңнехәмәт Равил улы Гарифьянов, физика укытучысы Батыев Семен Иванович та үз һөнәрләренең дәрәҗәсен беркайчан да төшермиләр.

Мин балачактан ук дәрестә укытучыларны күзәтергә яраттым. Мәк-тәп тормышын алардан башка күз алдына китерүе дә кыен. Нинди генә тематик кичәләр, конкурслар, викториналар яки башка массакүләм чаралар оештырылмасын, алар укытучылардан башка гына узмый. Аларның бар нәрсәне булдыра алуына сокланмый мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев