Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Муравейник» балаларга бик ошады

Җәйге ял - балалар өчен укулар тәмамланган вакыт кына түгел. Бу - әйләнә-тирә мохиткә җайлашу, белемне арттыру өчен дә кулай чор. "Җәйге чорда Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенә караган гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның мәшгульлеген, ялын оештыру, сәламәтләндерү" комплекслы-максатлы программаны тормышка ашыру максатларында Чыпчык урта мәктәбендә 60 балага исәпләнгән "Муравейник"...

Җәйге ял - балалар өчен укулар тәмамланган вакыт кына түгел. Бу - әйләнә-тирә мохиткә җайлашу, белемне арттыру өчен дә кулай чор.
"Җәйге чорда Биектау муниципаль районы мәгариф бүлегенә караган гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның мәшгульлеген, ялын оештыру, сәламәтләндерү" комплекслы-максатлы программаны тормышка ашыру максатларында Чыпчык урта мәктәбендә 60 балага исәпләнгән "Муравейник" мәктәп яны сәламәтләндерү лагере оештырылды. Лагерь программасына балаларны актив ял иттерә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияли торган төрле спорт-танып-белү чаралары һәм уеннары кертелде. Лагерь педагоглары коллективының үзәген мәктәп укытучылары И.И.Костенюкова, Г.М.Фәйзиева, Г.И. Хәйруллина, Р.Р.Бакиева тәшкил итте. Аларның эшчәнлеге эшне куелган таләпләргә туры килерлек итеп оештыруга, коллективны туплауга юнәлтелде.
Лагерьның максатлары һәм бурычларын тормышка ашыру сюжетлы-рольле уен формасында тормышка ашырылды. Гадәттәгечә, катнашучылардан отрядлар оештырылды. Аларның бүлмәләрендә отряд почмагы ясалды: анда исеме, девизы, җыры язылды. Мәгълүмат стенды - лагерь почмагы да булды. Вожатыйлар булып 8 нче сыйныф кызлары Айгөл Миндубаева, Оля Логанина, Инга Логинова, Юля Бәйрәмова, Юля Дербенева, Вероника Варвас эшләде. Алар үз отрядларындагы һәр укучының холкын, гадәтләрен һәм кызыксынуларын өйрә-неп, аларны төрле конкурсларга әзерләделәр, уеннар уздырдылар.
Мәктәп яны лагерендагы кызыклы программа укучыларны үзенә җәлеп итте. Һәр көнне балалар сәхнәләштерелгән тамашаларда, спорт уеннарында, иҗади конкурсларда катнаштылар.
Лагерьда А.С.Пушкин туган көнгә багышлап, "А.С.Пушкин әкиятләре" дигән уен-викторина оештырылды, шагыйрьнең әкиятләре сәхнәләштерелде, рәсемнәр конкурсы булды. Аларда балалар тапкырлыкларын, хәтерләре яхшы булуны, артистлык сәләтен, рәсем ясау осталыгын күрсәттеләр. "Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне"нә "Табигатьне сакла" темасына экология викторинасы, рәсемнәр конкурсы уздырылды. Россия көненә багышланган чара кызыклы узды. "Россиянең алтын боҗрасы" («Золотое кольцо» России») викторинасында балалар тирән белемле булуларын да күрсәттеләр, шул ук вакытта Туган ил турында тагын күп яңа нәрсәләр дә ишеттеләр.
"Эзтабар", "Кара, ак, кызыл", "Хәзинәне эзләп тап", "Пәрәвез", "Яңа буын балалары", "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы", "Дару үләннәре" дигән уен-викториналар, "Алло, без талантлар эзлибез" уены, малайлар һәм кызлар өчен "Лагерь гүзәле", "Рыцарьлар турниры" дигән конкурс программалары уздырылды. Отряд вожатыйлары арасында "Иң яхшы вожатый" дигән конкурс оештырылды, анда кызлар тапкырлыкларын, балалар белән эшли белүләрен күрсәттеләр. Конкурс йомгаклары буенча Айгөл Миндубаева "Иң яхшы вожатый" дигән исемне яулады.
Балалар пионербол, футбол ярышларын, еш уздырылган күңелле стартларны бик ошаттылар. Аларны физкультура җитәкчесе И.И.Костенюкова бик оста уздырды.
Мәктәпнең уңган поварларына рәхмәт, алар балаларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Лагерь ябылышында анда ял иткән балалар арасында сораштыру уздырылды. Аның җавапларына карап фикер йөрткәндә балаларга лагерьда бик ошады, дигән нәтиҗә чыгарырга була.
Рәсемдә: лагерьда ял итүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев