Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәктәпләргә яңа сулыш өрделәр

Әлеге фоторәсем 1970 нче елларда район мәктәпләре директорлары семинарларының берсендә төшерелгән. Бу кешеләрнең язмышлары төрлесе төрле булса да, аларны ике нәрсә бер-ләштерә. Беренчесе - алар барысы да сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр, араларында сугышта катнашканнар да, тыл хезмәтчәннәре дә, "сугыш чоры балалары" да бар. Икенчесе - Туган ил...

Әлеге фоторәсем 1970 нче елларда район мәктәпләре директорлары семинарларының берсендә төшерелгән. Бу кешеләрнең язмышлары төрлесе төрле булса да, аларны ике нәрсә бер-ләштерә. Беренчесе - алар барысы да сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр, араларында сугышта катнашканнар да, тыл хезмәтчәннәре дә, "сугыш чоры балалары" да бар. Икенчесе - Туган ил алдында киләчәк өчен җаваплылык хисе, чөнки алар барысы да халык мәгарифе өлкә-сендә озак еллар намус белән эшләгән кешеләр.

Бөек Ватан сугышы Җиңү белән тәмамланганнан соң мәктәпкә сугышлар белән бөтен Европа аша узган ир-ат укытучыларның яңа буыны килде. Алар хатын-кыз директорларны алыштырдылар, сугыштан соңгы мәктәп тормышына яңа сулыш өрделәр. Бу педагогларның укучыларга да, яшь хезмәттәшләренә дә әйтер сүзләре булды. Без шушындый зирәк, төпле акыллы, тәҗрибәле, үз дигәннәрендә нык тора белә торган, тормыш сөючән җитәкчеләр буынын яхшы хәтерлибез. Аларга кырыс таләпчәнлек һәм мәрхәмәтлелек, кешене кимсетми торган юмор һәм итагатьлелек, педагоглык эшчәнлегендәге казанышлар һәм үз хезмәтләрен бәяләүдә тыйнаклык хас булды.

Фоторәсемдә дүрт район халык мәгарифе бүлеге (роно) мөдире:

Николай Еврюжихин район мәгариф бүлеген, сугыш азагыннан алып, 1958 елга кадәр җитәкләде; Борис Туркин - 1958-1960 елларда; Җиһангир Фазылов - 1960-1974 елларда; Александр Корольков мәгариф бүлегенә 1976 елдан 1984 елга кадәр җитәкчелек итте.

Алар барысы да фронтовиклар, сугышчан офицерлар, халыкның хөр-мәтен казанган абруйлы кешеләр.
Әлеге фоторәсемдәге 39 мәктәп директорының 36сы - ир-атлар, шул исәптән 16 сы фронтовик. Алар арасында Николай Горбунов, Александр Корольков, Петр Белотелов, Михаил Терентьев, Илья Бажанов, Анатолий Филиппов, Фатыйх Фәт-тахов, Кадыйр Туктамышев, Клим Косолапов бар. Алар тырышлыгы белән мәктәптә белем бирүнең, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсе артты.
Шушы тырыш җитәкчеләр һәм талантлы педагогларның язмышы турындагы тулырак язмаларны газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев