Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәктәпкә бирелгән гомер

Беренче укытучы - дәресне балкыткан елмаю, яхшылык һәм яктылык тулы, һәркемгә урын табыла торган йөрәк ул. Башлангыч сыйныфлар укытучысының хезмәте бәяләп бетергесез: иң мәшәкатьлесе һәм иң җаваплысы. Кечкенә кеше алдында зур тормыш китабының беренче битләрен ачу хокукы аңа, беренче укытучыга бирелгән... Янәшәңдә кем атлау, бу гаҗәеп дөньяга тәрәзәне кем ачу...

Беренче укытучы - дәресне балкыткан елмаю, яхшылык һәм яктылык тулы, һәркемгә урын табыла торган йөрәк ул.

Башлангыч сыйныфлар укытучысының хезмәте бәяләп бетергесез: иң мәшәкатьлесе һәм иң җаваплысы. Кечкенә кеше алдында зур тормыш китабының беренче битләрен ачу хокукы аңа, беренче укытучыга бирелгән... Янәшәңдә кем атлау, бу гаҗәеп дөньяга тәрәзәне кем ачу бик тә мөһим.

Алат урта мәктәбендә балалар өчен 35 ел инде андый кеше бар, ул - Кадрия Нургаян кызы Мухина, педагог-ветеран.
Аның хезмәт биографиясе 1979 нчы елда башлана. Алат мәктәбенә эшкә юллама алганда, бу авыл һәм мәктәп гомерлеккә үз тормышына кереп урнашыр дип уйламагандыр да әле ул. Мәктәптәге беренче линейка, беренче укучылар, беренче чыгарылыш... Һәм фидакарь хезмәт белән тулы еллар.

Узган гасырның 80-90 нчы елларын Кадрия Нургаян кызы аеруча хәтерли. Аның яшьлек, иҗади хезмәт, уңышка ирешү еллары ул. Аның күңелендә һәрвакыт ялкын, актив рәвештә яңалык эзләү һәм дәрт тулып тора. Күпьеллык хезмәт нәтиҗәсендә тупланган гаҗәеп осталыкка ия ул. Дәресләре җентекләп уйланган булуы белән аерылып тора, укытучы һәм укучының хезмәттәшлеге күренә. Ул һәр дәрескә зур җаваплылык хисе белән керә. Кадрия Нургаян кызына хас сыйфатлар - ныклык һәм максатчанлык, камиллек-кә омтылу. Катгый һәм таләпчән, ләкин шул ук вакытта гадел, сабыр һәм йомшак күңелле ул.

Куйган максатларын дәрестә гамәлгә ашырырга аңа кабинетындагы җиһазлар да ярдәм итә. Ә кабинетында бай методик әдәбият, төрле-төрле дидактик һәм тарату материаллары тупланган.

Үзе укыта торган фәннәр, шулай ук мәктәп укучылары катнашындагы сыйныфтан тыш һәм җәмәгать эшләренең төрле формалары ярдәмендә тәрбияви бурычларны хәл итә. Болар: гражданин тәрбияләү, максатка омтылучанлык, йөкләнгән эшеңә карата җаваплылык формалаштыру. Шуңа күрә аның укучылары тормышта уңышларга ирешәдер дә.

Һөнәргә өйрәтеп булса да, талантка өйрәтеп булмый, диләр. Талант бит ул - Аллаһ Тәгалә сайлап кына биргән кадерле бүләк. Безгә менә шундый зат - гомерлек эшенә бирелгәнлек талантына ия кеше белән бергә эшләү мөмкинлеге насыйп булды.

Аның укытучылык хезмәте күп тапкыр район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән билгеләп үтелде.

Кадрия Нургаян кызы - бәхетле кеше. Аның гаиләсе дә бер дигән. Улы Руслан, кызлары Лилия һәм Алинә уңышлары белән сөендереп торалар. Оныклары турында да чиксез ягымлы итеп һәм яратып сөйли ул. Ире Таһир - һәрвакыт аның ышанычлы, ныклы терәге.

Үзен яраткан һөнәренә багышлап, зур хөрмәткә лаек булды Кадрия ханым. Укытучы өчен иң кыйммәтле бүләк - яраткан укучыларының рәхмәте, аларның күңелләрендә саклану. Аның укучыларының күбесе төрле җирләргә таралышты, үзләре дә ихтирамга лаеклы кешеләр булып җитлекте. Фидакарь хезмәте өчен, ата-аналар һәм укытучылар исеменнән, юбилее елында аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев