Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәктәп һәм гаилә хезмәттәшлеге

Хәзерге заман шартларында вәзгыять шундый: яшь буынны тәрбияләүгә бәйле барлык уңышсызлыклар өчен төп җаваплылык гаилә һәм мәктәпкә йөкләнә. Бүген балалар, кызганычка, әллә бәхеткәме, объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, иртәрәк җитлегә. Мәк-тәпләр укучыларның җитлегүенә бәйле проблемаларның югары сыйныфларга гына түгел, кече-рәк яшьтәге үсмерләргә дә кагылу факты белән очраша. Бүген күп кенә...

Хәзерге заман шартларында вәзгыять шундый: яшь буынны тәрбияләүгә бәйле барлык уңышсызлыклар өчен төп җаваплылык гаилә һәм мәктәпкә йөкләнә.

Бүген балалар, кызганычка, әллә бәхеткәме, объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, иртәрәк җитлегә. Мәк-тәпләр укучыларның җитлегүенә бәйле проблемаларның югары сыйныфларга гына түгел, кече-рәк яшьтәге үсмерләргә дә кагылу факты белән очраша. Бүген күп кенә укытучылар 10-11 нче сыйныфларда түгел, ә 5-7 нче сыйныфларда эшләү кыенрак дип әйтә. Чөнки нәкъ менә җитлегүгә күчү чорында баланың үз гаиләсендәге кыйммәтләргә карашы үзгәрә. Бу - баланың укуында гына түгел, бөтен тормыш рәвешендә, кылган гамәлләрендә һәм үз-үзен тотышында чагылучы бик мөһим проблема.
Яшүсмер гомеренең бу чорында гаилә нинди роль уйнарга тиеш соң? Ул үзенең баласына җитлегү этапларын үткәндә ничек ярдәм итә ала?
Ата-ананың үз баласына карата иң беренче һәм иң әһәмиятле хисе аңа бик нык, ихластан һәм чын-чынлап ышану булырга тиеш. Бу ышаныч баланың сабый чагыннан ук формалаша, ә аның билгеләре үсмерлек яшендә күренә башлый. Яшь буынны тәрбияләгәндә, мәктәп белән ата-аналарның һәрвакыт бер сүздә булуы шарт. Сыйныф җитәкчесе гаи-лә белән мәктәпне бәйләүче төп буын булып тора. Күлле мәк-тәбендә әти-әниләр белән хезмәттәшлек итү һәм бергәләп гамәл кылу педагогик системага салынды. Хезмәттәшлектә ике як катнаша: мәктәп һәм гаилә. Без мәктәп һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне формаль түгел, ә эчкерсез һәм җылы итәргә, бу мөнәсәбәтләрдә психологик уңайлылык тудырырга омтылабыз.
Мәктәпнең гадәткә кергән эш формаларыннан берсе - ата-аналарны балалар белән бергә үтә торган чараларга җәлеп итү. "Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә", "Әбием пешергән бәлеш", "Татар егете", "Кызлар - әниләр", "Сугыш балалары", "Әбием сандыгы серләре", "Балачак көне" проектларын әзерләү күп идеяләр, тәкъдимнәр тудырды, бергәләп иҗат итүне шатлыкка әверелдерде. Бергәләп уздырылучы бәйрәмнәр һәм чаралар башланыр алдыннан һәммәсе дә, сөенә-сөенә, үзләренең иҗади хезмәте нәтиҗәләрен көтә: сценарийлар төзиләр, концерт костюмнары, тәкъдим итүләр (презентацияләр) әзерлиләр. Шундый чаралар барышында кызыксынулары күренеп торган, вакытлары булган, мәктәп тормышында - сәяхәтләр, экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыруда, бизәү эшләрендә катнашырга әзер торучы актив әти-әниләр барлыгы ачыклана. Бер-гәләп Санкт-Петербургка, Мәскәү, Бөек Устюг, Болгарга барулар һич онытылырлык түгел. Иң мөһиме - әти-әниләрнең мәктәпкә мөнәсәбәте үзгәрә.
Бездә "Мәктәп һәм гаи-ләнең бергәләп эшләве", беренче сыйныфка керергә җыенучы балаларның әти-әниләре өчен "Тиздән мәктәпкә!", ата-аналар өчен наркотикларга каршы "Уңышка илтүче юл" дигән программалар эшли, алар кысаларында ата-аналарга психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә.
Составына укытучылар, әти-әниләр, укучылар кергән мәктәп советы, профилактика советы, ата-аналар комитеты да эшләп тора. Ата-аналар һәм укучылар белән бергәләп, социаль-хокукый, финанс-икътисади юнәлештәге мәсьәләләр хәл ителә.
Мәктәпнең укытучылар коллективы тәрбия процессының зуррак өлешен укучылар һәм аларның ата-аналары белән берлектә оештыруны максатка ярашлы дип саный. Ә килеп туган проблемаларны һәм бурычларны киңәшеп, ризалык белән, бер-береңнең хокукларын кысып түгел, тагын да зуррак нәти-җәләргә ирешү өчен тырышлыкны берләштереп хәл итү хәерле булыр.
Фәния Әмирова,
Күлле урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев