Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәктәп экология патруле

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы укучыларны әйләнә-тирә мохитне тазарту буенча гамәли эшкә тарту, аларда актив тормыш позициясе тәрбияләү һәм дәүләт, муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатында 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр "Мәктәп экопатруле" конкурсы уздыра. Ул баллар системасы нигезендә "Иң актив укучы", "Иң актив сыйныф", "Иң актив...

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы укучыларны әйләнә-тирә мохитне тазарту буенча гамәли эшкә тарту, аларда актив тормыш позициясе тәрбияләү һәм дәүләт, муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру максатында 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр "Мәктәп экопатруле" конкурсы уздыра.

Ул баллар системасы нигезендә "Иң актив укучы", "Иң актив сыйныф", "Иң актив мәктәп" номинацияләре буенча уздырыла. Мәгариф порталы - "Татарстан Республикасында электрон белем бирү порталы" https/edu.tatar/ru/.
Анда Татарстан Республикасының мәгариф порталында һәм мобиль өстәмәдә теркәлгән гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен iOS яки Android операция системасын эшләтүче корылмага мобиль өстәмә куярга; мобиль өстәмәдә теркәлергә, моның өчен теркәлү формасының тиешле тәрәзәсендә мәгариф порталы логинын кертергә (катнашучының шәхси кабинеты белән "ТРда электрон белем бирү" мәгълүмат системасыннан укучы логины арасындагы элемтәне тәэмин итү өчен); катнашучыларның категориясенә туры килә торган фото яки видеохәбәрләр җибәрергә кирәк.

Модератор фото яки видеохәбәр килгәннән соңгы өч көндә әлеге фото яки видеохәбәрне конкурста катнаштырыргамы, әллә анда катнаштырмаскамы дигән карар кабул итә һәм бу турыда катнашучыга аның шәхси кабинетында хәбәр җиткерә.
Конкурста катнаштырмау турындагы карар түбәндәге очракларда кабул ителә:
фото яки видеохәбәр калдыкларның ярамаган урынга ташлануын күрсәтмәсә; тиешле срогында җибәрелмәсә; фото яки видеосурәтнең сурәтләнүе, урыны яки төшерү вакыты моннан алдагысы төсле булса; раса, этник, җенси, дини, социаль билгеләр буенча күрә алмаучылык һәм дискриминацияне пропагандалауга, азчылыкның, балигъ булмаганнарның хокукларын кысуга, аларга теләсә нинди формада зыян китерүче яки китерергә өндәүче мәгълүмат булса; башка катнашучылар, яки кешеләр һәм оешмаларга карата мыскыллау сүзләре әйтелсә.

Фото яки видеомәгълүматны конкурста катнаштырырга дигән карар кабул ителгән очракта катнашучыга 1 балл языла.
Конкурсны уздырганда фото яки видеомәгълүматларга автомат режимда мониторинг уздырыла һәм Татарстан Республикасы укучылары, сыйныфлар һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең конкурсны оештыручылар гына файдалана торган рейтингы төзелә.

Баллар саны бертигез булганда җиңүче конкурсны оештыручылар тарафыннан төзелгән эксперт комиссиясе тарафыннан билгеләнә. Конкурска йомгакны эксперт комиссиясе 2015 елның 1 июнендә ясый. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар: смартфоннар, планшетлар, санлы фотоаппаратлар, велосипедлар һәм башка бүләкләр тапшырыла.

Фото http://graninow.ru/news/2013-07-25/2269/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев