Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

МИН УКЫТУЧЫЛАРЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ

Мәктәп еллары бик тиз узып китә. Әле күптән түгел генә беренче сыйныфка килгән идем, ә инде сигезенчегә күчкәнмен. Бу елларда күпме яхшы мизгелләр, күңелле көннәр булды һәм алар гомергә хәтергә сеңеп калды. Гомеремдәге иң истәлекле вакыйга - мәктәпкә килгән беренче көн, аны онытырлык түгел. Үзеңне зур кеше, укучы итеп тоюдан...

Мәктәп еллары бик тиз узып китә. Әле күптән түгел генә беренче сыйныфка килгән идем, ә инде сигезенчегә күчкәнмен. Бу елларда күпме яхшы мизгелләр, күңелле көннәр булды һәм алар гомергә хәтергә сеңеп калды. Гомеремдәге иң истәлекле вакыйга - мәктәпкә килгән беренче көн, аны онытырлык түгел.
Үзеңне зур кеше, укучы итеп тоюдан күңелне шатлык хисе биләп ала. Минем беренче укытучым - Венера Шакир кызы Сабирова. Гаҗәеп кеше ул. Ул безгә карата һәрвакытта да шәфкатьле булды, күңелләребезне аңлады, үз балалары кебек кайгыртты. Ул безнең өлкән сыйныфларга киң белемле һәм акыллы булып китүебезне теләде.
Минем яраткан фәннәрем күп. Чөнки мәктәбебездә талантлы педагоглар эшли. Лилия Хәйдәр кызы Гыйлаҗева география һәм җәмгыять белемен укыта. Бик шәфкатьле һәм якты күңелле кеше. Ул безгә беркайчан да кычкырмый. Үз фәннәре белән һәркемне кызыксындыра ала. Биология дәресләрендә тереклек дөньясы белән танышабыз, аны яратырга өйрәнәбез. Моның өчен Эльмира Рафаэль кызы Прокопчукка рәхмәт. Узган тарихыңны белмичә киләчәкне төзеп булмый. Аны без нәкъ менә тарих дәресләрендә өйрәнәбез. Безне тарих сукмаклары буйлап Фидания Әһли кызы Галиәхмәтова алып бара. Зирәк акыллы һәм сизгер педагог.
Тәнәфес. Дәрескә чакырып, кыңгырау шылтырый. Керәбез. Класста тынлык. Һәркемнең йөзендә тәвәккәллек. Математика дәресе башлана. Класска Фәрдия Мидхәт кызы Борһанова керә. Дәрес темасын аңлатуын барыбыз да игътибар белән тыңлыйбыз. Ул зур тәҗрибәгә ия һәм аннан бик күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Безнең математика укытучылары барысы да талантлы педагоглар. Укучылар тырыш хезмәтләре һәм сабырлыклары өчен Р.Х. Гыйниятуллинага һәм Р.Х. Хәбибуллинага зур рәхмәт әйтәләр. Безнең мәктәптә эшләүче башлангыч сыйныф укытучыларының барысына да: Р.Х.Исмәгыйлевага, А.Ю.Сәмигуллинага, Р.Р.Әхмәтсафинага рәхмәт. Белем һәм ачышлар дөньясына юл нәкъ менә алардан башлана бит.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев