Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Җәмгыятьтәге шартларга яраклаша белүче балалар тәрбиялибез

Соңгы вакытта балалар бакчасында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә игътибар сизелерлек көчәйде. Рухи-әхлакый тәрбия баланың үзенә һәм әйләнә-тирә мөхиткә кагылышлы барлык якларын үз эченә ала. Бу - гаиләдәге мөнәсә-бәтләргә, янәшәдә яшәүче яшьтәшлеренә һәм өлкәннәргә мөнәсәбәткә кагыла, шул рәвешле бала холкында һәм тәртибендә гуманлы булмаган чагылышларны кисәтү буенча эш юнәлешен билгели. Бу,...

Соңгы вакытта балалар бакчасында балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә игътибар сизелерлек көчәйде. Рухи-әхлакый тәрбия баланың үзенә һәм әйләнә-тирә мөхиткә кагылышлы барлык якларын үз эченә ала.
Бу - гаиләдәге мөнәсә-бәтләргә, янәшәдә яшәүче яшьтәшлеренә һәм өлкәннәргә мөнәсәбәткә кагыла, шул рәвешле бала холкында һәм тәртибендә гуманлы булмаган чагылышларны кисәтү буенча эш юнәлешен билгели. Бу, иң беренче чиратта, Ватанга, әти-әниләргә, туганнарга, тәрбиячеләргә, үзләре белән бергә бакчага йөрүчеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Күптән түгел безнең "Рябинушка" балалар бакчасы базасында Биектау муниципаль районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик советы утырышы үтте, аның темасы - "Мәктәпкәчә яшьтән социаль яктан белемле, җәмгыять шартларына җайлашкан кеше тәрбияләү". Безнең тәр-биячеләр килгән кунакларга күрсәтү өчен төрле темаларга багышланган шөгыльләр күрсәттеләр.
1 нче өлкәннәр төркемендә тәрбияче Елена Акимочкина юл кагыйдәләрен өйрәнү буенча "Кагыйдәләрне белүче җәяүле" дигән дәрес үткәрде. Балалар кызыклы уен формасында светофор, юл билгеләре һәм аларның ни өчен кирәклеге турында сөйләде-ләр. Балалар үзләре ЮХИДИ инспекторы сыйфатында кайсы кагыйдәләрнең бозылуын билгеләделәр. Юл макеты белән эшләгәндә, кайда нинди юл билгеләре торырга тиешлекне билгеләп, аларны урнаштырып чыктылар. Тирән эчтәлекле дәрес зур файда белән узды.
Татар телен өйрәтүче Флера Әхмәтшина 2 нче төркемдә рус балалары белән, уку-методик комплекттагы яңалыкларны файдаланып, "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп төзелгән "Шалканны кем тартып чыгарды" дигән дәрес күрсәтте. Балалар татарча җырладылар, әкият геройларының исемнәрен татар телендә әйттеләр, аннары әкият буенча инсценировка күрсәттеләр. Балалар белән бергә тәрбиячеләр Татьяна Шакирова һәм Светлана Никитина да уйнадылар, балаларның уеннар вакытында татар сүзләрен куллануда активлыкларын арттырырга ярдәм иттеләр. Дәрес барысына да ошады.
1 нче әзерлек төркемендә Юлия Золотова хокукый тәрбиягә багышланган "Минем хакым бар" дигән темага дәрес үткәрде. Балалар төрле сюжетлы рәсемнәргә карап, кайсында нинди хокукларның бозылуы турында сөй-ләделәр. Уен формасында алар Бала хокуклары декларациясе белән таныштылар.
Шушы ук төркем балалары белән тәрбияче Ил-сөяр Хәмидуллина "Әдәп-лелек иленә сәяхәт" дигән темага дәрес күрсәтте. Балалар янына кунакка Буратино килде, балалар аңа уеннар барышында әдәпле, матур сүзләр турында сөй-ләделәр. "Кәеф әлифбасы" нигезендә балалар бер-берсенең кәефе нинди булуын ачыкладылар, әдәплелек турында шигырьләр сөйләделәр, әдәплелекнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.
2 нче өлкәннәр төркемендә тәрбияче Алсу Галимуллина әхлакый тәрбиягә багышланган "Әдәплелек дәресе" үткәрде. Балалар культуралы кешенең нинди булуын аңлаттылар. Алар янына "шапшак малай" килде. Балалар аңа үз-үзеңне тотудагы мәдәниятлелек турында сөй-ләделәр. "Тылсымлы сүзләр" дигән уен барышында "шапшак малайны" шул тылсымлы сүзләрне кулланырга өйрәттеләр. Аннары автобуста сәяхәткә чыгып, җәмәгать транспортында үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.
Физик тәрбия инструкторы Гөлшат Шәрипова уртанчылар төркемендә "Айболит кунакка килде" дигән физкультура дәресе күрсәтте. Балалар туп белән күнегүләр ясадылар, багана буенча үрмәләделәр, билгеле бер ноктага тидерерлек итеп кечкенә капчыклар ыргыттылар, "кыяр" дигән хәрәкәтчел уен уйнадылар. Доктор Айболитка үзләренең нинди көчле, түзем һәм батыр булуларын күрсәттеләр. Гөлшат Зәкиевна барлык балаларның да күнегүләрне дөрес башкаруына ирешергә тырышты. Дәрес уңышлы узды, балаларның кәефләрен күтәрде.
Методик берләшмә утырышына килүчеләр уздырылган чаралар турында фикер алыштылар, үз бәяләрен бирделәр, "Рябинушка" балалар бакчасы коллективына күр-сәтмәле дәресләр үт-кәрүләре өчен рәхмәт әйттеләр.
Лилия ВАСИЛЬЕВА,
"Рябинушка" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев