Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Менә үзенең алтын яфраклары белән көз дә килеп җитте

Бар табигать елның шушы фасылына хас булган алтынсу төсләргә күмелде, ләкин бу матурлык озак тормады. Салкын көннәр башланып, яңгыр яварга тотынды. Бакчаларда күптән инде эшләр тәмамланды. Һәркем, салкыннар башланганчы дип, тырышып-тырмашып, уңышны җыеп, бакчасын чистартып калдыра. Кешеләр бакча эшләрен тәмамласалар, җәнлекләр, кышка әзерләнеп, үзләренә азык табып, аларны җыеп куялар. Көз...

Бар табигать елның шушы фасылына хас булган алтынсу төсләргә күмелде, ләкин бу матурлык озак тормады. Салкын көннәр башланып, яңгыр яварга тотынды. Бакчаларда күптән инде эшләр тәмамланды. Һәркем, салкыннар башланганчы дип, тырышып-тырмашып, уңышны җыеп, бакчасын чистартып калдыра. Кешеләр бакча эшләрен тәмамласалар, җәнлекләр, кышка әзерләнеп, үзләренә азык табып, аларны җыеп куялар.

Көз - елның моңсу фасылы, тик безнең мәктәптә күңелсез түгел. Мәктәбебездә әледән-әле күңелле, бай эчтәлекле чаралар булып тора. Чираттагысы - "Уңыш бәйрәме" егерме беренче октябрь көнне узды. Бәйрәмнең беренче өлеше иртән мәктәп ашханәсендә ярминкә үткәрүдән башланып китте. Һәркем үзе пешереп алып килгән ризыгын сатты. Аннан соң, күңелле итеп, шул тәмледән-тәмле нигъмәтләр белән чәй эчтек. Икенче өлеше дәресләрдән соң актлар залында әдәби-музыкаль композиция, уеннар рәвешендә дәвам итте. Кечерәк класслар көз һәм яшелчәләр турында шигырьләр сөйләсәләр, зурлар җырладылар, биеделәр, сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәттеләр. Өченче өлеше Сөмбеләләр конкурсы иде. Монда 7 сыйныф кызлары, ягъни биш кыз катнаштык. Конкурс биш бәйгедән торды. Катнашучылар беренче бәйгедә кызыклы формада үзләре белән таныштырырга тиеш иделәр. Икенчесе - "тапкырлар бәйгесе"ндә мәкальнең ахырын әйтеп бетерергә кирәк булды. Өченче бәйге - үзеңнең һөнәреңне күрсәтү, дүртенчесе - көзгә багышланган рәсем ясау. Соңгы бишенче бәйге салат ясау һәм аңа исем бирү булды. Конкурска нәтиҗә ясау өчен билгеләнгән жюри тырыш, ягымлы, сөйкемле Сөмбеләләрне сайлады.

Сөмбеләләрнең берсе дә сынатмады, без бик тырыштык, үзебезнең уңганлыгыбызны, җитез һәм зирәк булуыбызны күрсәттек. Шулай ук концерт номерларына, "Көзге муллык" композициясенә дә урыннар билгеләнде. 1 нче урында - башлангыч сыйныфлар арасында 4 нчеләр (сыйныф җитәкчеләре - Э.Хәмитова ), 5-7 нчеләр арасында - 7 нче сыйныфлар, ягъни без (җитәкчебез - А.Шакирова). Менә шулай безнең сыйныф гел беренче урында булды бу көнне. Бәйрәм барлык катнашучыларның "Мин яратам сине, Татарстан" җырын җырлавы белән тәмамланды. Күңелле чара үткәреп, безне шатландырган, бездә тырышлык тәрбияләгән сыйныф җитәкчеләребез һәм педагог-оештыручы Рахманова Гүзәл апага без чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев