Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Әлифбам – тәүге баскычым

Әлифба бәйрәме - кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәм-нәреннән берсе. Ул 1 нче сыйныф укучыларының күңелендә мәңге онытылмаслык булып калыр. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр тәүге җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар әлеге җиңүгә беренче укытучылары Гөлсия апалары белән килделәр. Әлифба бәйрәме - кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак...

Әлифба бәйрәме - кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәм-нәреннән берсе. Ул 1 нче сыйныф укучыларының күңелендә мәңге онытылмаслык булып калыр.

Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр тәүге җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар әлеге җиңүгә беренче укытучылары Гөлсия апалары белән килделәр.

Әлифба бәйрәме - кечкенәләрнең яртыеллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Беренче сыйныфта җиде бала белем ала. Аларның барысы да укырга, язарга, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә, җырларга, биергә, тәртипле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә өйрәнделәр. Укучыларның бу тырышлыкларында, әлбәттә, укытучылар бик зур ярдәм күрсәт-теләр.
Бәйрәм сценарие, классның бизәлеше, сыйныф җитәкчесе Гөлсия Әхәт кызы Исмәгыйлева тарафыннан бик уңышлы, эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Алар бу сценарийны 2 нче сыйныф укытучысы Зәйлә Сабит кызы Яруллина һәм аның укучылары белән берлектә үткәрделәр. Балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ә биюләргә килгәндә, ниндие генә юк: Шәрык биюе, дисеңме, "Гномики", "Кәрия-Зәкәрия", "Матрос" биюләре. Биюләрне өйрәтүгә Лилия Альберт кызы Сафиуллина да күп көч куйган.

Реклама

Без хөрмәтле укытучыларыбызның тырышлыкларына, сабырлыкларына, безнең балаларыбызны үзләренеке кебек күреп яратуларына сок-ланабыз һәм чын күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Без сезне бик хөрмәт итәбез.

Балаларыбызга сәламәтлек, укуларында зур уңышлар, тырышлык телибез. Мәктәбебезнең алдынгы, горурланырлык укучылары булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев