Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Лидер булырга өйрәнәләр

Биектау районында балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары слеты булды. Усад мәктәбенә районның 27 мәктәбеннән балалар берләшмәләре вәкилләре килде. Иң шат күңелле, энергияле, ярдәмчел, һәр мәсьәләгә карата үз фикерләре, киләчәккә ышанычлары булган, алга таба ни белән шөгыльләнәчәкләрен белеп торган малайлар һәм кызлар икенче ел рәттән бергә җыела. Республикада ике ел элек «Татарстан...

Биектау районында балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары слеты булды. Усад мәктәбенә районның 27 мәктәбеннән балалар берләшмәләре вәкилләре килде.

Иң шат күңелле, энергияле, ярдәмчел, һәр мәсьәләгә карата үз фикерләре, киләчәккә ышанычлары булган, алга таба ни белән шөгыльләнәчәкләрен белеп торган малайлар һәм кызлар икенче ел рәттән бергә җыела. Республикада ике ел элек «Татарстан варислары берлеге» программасы башланып киткән иде, хәзер сизелерлек нәтиҗәләр дә бар инде. Балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерларының быелгы слеты тагын бер мөһим датага - пионерлар оешмасының 90 еллыгына туры китерелде.

- Слетның программасы тыгыз, - ди «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр Үзәге директоры Наталья Владимирова. - Педагог-оештыручылар һәр юнәлеш буенча осталык дәресләре әзерләде: рольле уеннар да, тренинглар да, гамәли эшчәнлек тә бар. Районда сәламәт тормыш рәвеше өчен көрәшүче «Мөстәкыйль балалар» берләшмәсе, «Закон һәм тәртип» хокук тәртибе отрядлары эшли, кадетлык хәрәкәте яхшы үсеш алган. Әле быел гына хәрби-патриотик 5 клуб ачылды, тимурчылар, волонтерлар да әйбәт эшли. Бу эш тагын да җәелдерелсен, балалар актив булсын, үзләренең җәмгыятьтәге әһәмиятен, актив тормыш позициясен күрсәтсен иде. Балалар булдыклы, тырыш, шулай булгач, бу эш алга таба да дәвам итәр әле.

«XXI гасыр волонтеры» - яшьләр хәрәкәтендә яңа юнәлеш әле. Бу эшне оештыру буенча осталык дәресен Биектауның
2 нче урта мәктәбе педагог-оештыручысы Надежда Захарова үткәрде. Волонтерлык - күңелнең аерым бер төрле халәте, холык үзенчәлеге ул. Бу балалар игелек кылырга ашкынып тора, төрле акцияләрдә һәм чараларда катнаша.

Лидер булмаса, бер эш тә уңышлы килеп чыкмас иде. Үзеңдә әйдәманлык сыйфатларын ничек үстерергә икәнлеген «Без - лидерлар командасы» дип аталган осталык дәресендә Коркачык мәктәбе педагог-оештыручысы Ләйсән Шабакаева сөй-ләде. Кайчандыр популяр булган тимурчылык хәрәкәте дә тернәкләнеп килә. «Игелекле йөрәкләр» дигән осталык дәресен үткәргән Олы Битаман мәктәбе педагог-оештыручысы Фәнзия Баһавиева тимурчылык эшен ничек җайга салырга икәнен күрсәтте. Биектауның 3 нче урта мәктәбе педагог-оештыручысы Энҗе Гыймадиева оештырган «Куркынычсыз старт», «Без сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз» (SMS-балалар - Бөреле мәктәбе педагог-оештыручысы Ләлә Камаева), «Хокук тәртибе мобиль отряды» (Биектауның
1 нче мәктәбенең хокук саклау отряды җитәкчесе - Ленара Халитова) дип аталган осталык дәресләре дә мәгълүматка бай булды һәм кызыклы узды. Дөбъяз мәктәбенең район һәм республика конкурсларында еш кына җиңүче булган кадетлар сыйныфы укучыларының да горурланырлык эшләре бар. Бу мәктәп укучылары белән педагог-оештыручы Ләйсән Галимова башкалар хөкеменә «Ватан сагында» дигән эшләрен тәкъдим иттеләр. Хәзерге заманда әйләнә-тирә мохитне саклау темасы беркайчан да булмаганча актуаль. Шуңа күрә Алан-Бәксәр мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Елена Һидиятуллина үзе уздырган «Без - Җирнең як-лаучылары» дигән осталык дәресе вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашты. Туган як тарихын белүнең зарурлыгы турында сөйләп торасы да түгел, чөнки үткәннән башка киләчәк юк бит. Туган якны өйрәнү эше Усад мәктәбендә югары дәрәҗәдә алып барыла: педагог-оештыручы Татьяна Коробкова танып белергә өйрәтүче «Туган ягыбыз серләре» осталык дәресен тикмәгә генә уздырмады бит инде.

Кызык тоелган юнәлешләрне балалар үзләре сайлый. Һәрбер балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсенең вәкилләре, үз берләшмәләренең эшчәнлеге турындагы материалларны сайлап, гадәти булмаган, аларга гына хас рәвештә тәкъдим итте. Агитбригадаларга йөрүчеләр оригиналь чыгышларын, башка балаларда да алар хәрәкәтенә кушылу теләге уянсын, дигән максатны күздә тотып әзерләгән иде.

Киләсе елга слетның программасы тагын да киңрәк булыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев