Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Кул эшләре җанга рәхәтлек бирә

Элеккерәк заманнарда безнең илдә кыз балаларны кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәтеп үстергәннәр. Алар тегә, бәйли, чигә белергә тиеш булганнар. Энә һәм җеп белән эш итү осталыгын крестьян хатын-кызларыннан алып, патшабикәгә кадәр камил белгән. Бу, әлбәттә, тормыш-яшәеш өчен кирәкле зарурлык кына булып тормый, ә бәлки тик ятмау, вакытны бушка уздырмас өчен...

Элеккерәк заманнарда безнең илдә кыз балаларны кечкенәдән үк кул эшләренә өйрәтеп үстергәннәр.

Алар тегә, бәйли, чигә белергә тиеш булганнар. Энә һәм җеп белән эш итү осталыгын крестьян хатын-кызларыннан алып, патшабикәгә кадәр камил белгән. Бу, әлбәттә, тормыш-яшәеш өчен кирәкле зарурлык кына булып тормый, ә бәлки тик ятмау, вакытны бушка уздырмас өчен мөһим максат та булып тора.

Реклама

Мондый шөгыльләрнең ни дәрәҗәдә файдалы булуын безнең район кызлары да белеп алды. "Балкыш" Балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү педагогы Наталья Рябова җитәкчелегендә "Шкатулка" дигән түгәрәк ачылды. Ул тиз арада балаларның яраткан түгәрәгенә әверелде. Кул эшләренә өйрәнүне кызлар иң кирәкле әйберләр: энә мендәрчеге, кулланыласы әйберләрне салу өчен савыт ясаудан башладылар. Кул эшләре белән шөгыльләнергә җыенган кешенең кирәкле бөтен әйберсе үз янында булырга тиеш. Шуннан соң түгәрәктә киемнәрне, сумкаларны, чәч кыстыргычлар, каймаларны матурлау, атлас тасмалардан чәчәкләр, бизәнү әйберләре, уенчыклар ясарга керештеләр.

Алда әле "Экостиль" материалы, кул астындагы әйберләр белән эшләү, курчаклар, уенчыклар тегү, күннән милли бизәкләр ясау да планлаштырыла. Яшь кул осталары монда тупланган тәҗрибәне бизәнү әйберләре ясаганда, киемнәрен матурлаганда, көнкүрештә һәм башкаларда файдалана алачаклар. Кызларның кайберләре әле өйрәнә генә башласалар, икенчеләре инде балалар иҗат конкурсына әзерләнәләр. Ул "Балкыш" Балалар иҗат йортында агымдагы елның декабрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X