Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Көтелмәгән зур бүләк

"Мейкертон 3D-принтер" - компьютерда алдан күрсәтелгән теләсә нинди җисемнәрнең пластик модельләрен ясаучы чын станок. Бу җайланманың безнен мәктәпкә килеп керүе дә уйламаганда гына булды. 2014 нче елның март аенда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мейкертон 3D-принтер" мастер-классында катнашу өчен проектлар конкурсы игълан иткән иде. Безгә анда 3D-принтерны мәктәптә ничек...

"Мейкертон 3D-принтер" - компьютерда алдан күрсәтелгән теләсә нинди җисемнәрнең пластик модельләрен ясаучы чын станок.

Бу җайланманың безнен мәктәпкә килеп керүе дә уйламаганда гына булды. 2014 нче елның март аенда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "Мейкертон 3D-принтер" мастер-классында катнашу өчен проектлар конкурсы игълан иткән иде. Безгә анда 3D-принтерны мәктәптә ничек файдаланып була, шул турыда проект төзергә кирәк булды. Информатика укытучыбыз Сәгъдиев Илнур Вазих улы, безгә зур ышаныч белдереп, анда катнашырга, үз көчебезне сынап карарга тәкъдим ясады. Конкуренциянең шактый зур булачагын аңласак та, без, 11 нче сыйныф укучылары, бергәләп проектны төзедек тә, республиканың конкурс комиссиясенә җибәрдек. Конкурс шартлары нигезендә Татарстан буенча - 100, һәр зонадан 10ар мәктәп сайлап алынды. Безнең зонага Казан, Лаеш һәм Яшел Үзән районнары мәктәпләре керде. Комиссиянен фикерен бик озак көттек, ниһаять, май аенда, безнең Әлдермеш мәктәбе 9 Казан мәктәбе белән бергә җиңүчеләр арасына керде.

Шуннан соң, команданы беренче республика фестивале узган "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенә чакырдылар. "Мейкертон 3D-принтер" дип аталган мастер-класс та шуның кысаларында узды. Принтерны җыйган вакытта мастер-классның ничек узуын карап торырга, эшнең барлык этапларын күрергә мөмкин булды. Шунда ук 3D-принтерны көйләргә һәм анда эшләргә өйрәндек һәм 6 сәгать дәвамында 10 команда арасында үз кулларыбыз белән, шушы 3D-принтерны җыеп, укытучыларыбызның ышанычын аклап, беренче урынны яуладык. Әлеге фестивальдә техник иҗатта яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылардан торган зур делегация дә бар иде. Марафон белән бер үк вакытта республика укучыларының иң яхшы хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды, анда безнең укучылар ясаган модельләр дә урын алды. Әзерлек дәрәҗәбезгә югары бәя бирелде.

Әлеге конкурста катнашуыбызның максаты эш тәҗрибәбезне тарату гына түгел, ә бәлки мәктәбе-безнең техник базасын киңәйтү дә булды дип әйтер идек, чөнки без җыйган кыйммәтле 3D-принтер мәктәпкә тапшырылды. Шушындый зур матди ярдәм күрсәтүләре өчен, без конкурсны оештыручыларга рәхмәт әйтәбез. Чыгарылыш сыйныф укучылары буларак, бездән мәктәп өчен менә дигән истәлек калды дип уйлыйбыз. Киләчәктә нәни дусларыбыз табигать фәннәреннән алган белемнәрен тагын да ныгытып, кызыклы модельләр ясарлар, без башлаган эшләрнең лаеклы дәвамчылары булырлар дип ышанып калабыз. Яраткан укытучыларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткереп, эшләрендә иҗади уңышлар, сәләтле укучылар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев